(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июнь, Ксения Швецова). «Замбези елгасы», Казан зоопаркының Африка җәнлекләре урнаштырылачак беренче өлешен төзү буенча төп төзелеш эшләре тәмамланган. Африка җәнлекләре яши башлаганчы санаулы айлар кала – план буенча зоопарк август азагында үз ишекләрен ачачак. Бу вакыт эчендә төзүчеләргә бизәкләү эшләрен башкарырга кирәк, бүген алар буенча кызу эш бара. Казан Мэры Илсур Метшин матбугат туры барышында шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән бергә зоопарк бүгенге көндә нинди хәлдә булуын, филләр, жирафлар, арысланнар һәм башка җәнлекләр ничек яшәячәклеген бәяләп кайтты. Шәһәр башлыгы Татарстан башкаласында Россиядә беренче Африка зоопаркы булдырылуын искәртеп үтте, һәм ул дөньяда иң яхшыларның берсе булырга мөмкин дип ассызыклады.
Казанга дүрт Африка филе кайтарылачак
Кунаклар зоопаркка кергәндә үк Африка атмосферасына чума алачаклар: керү төркеме алдында территорияне филләрнең зур сыннары һәм гадәти булмаган тропик үсемлекләр бизәячәк. Бүген, зоопарктагы кебек үк, бу тирә-юньдә дә эш кайный – төзүчеләр вак таш җәя, уңайлы парковка киңлеге ясый, рәссамнар вольерларның диварларын җәнлек рәсемнәре белән бизи.
«Замбези елгасы»н төзү эшләре финиш сызыгына җитте. Зоопарк территориясендә алып барыла торган бизәү эшләре төзүчеләрдән зур игътибарлылык һәм профессиональлек таләп итә, дип билгеләп үтте Казан зооботаника бакчасы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов. «Хәзер вак-төяк эш башкарыла, болар вакыт һәм төгәллек таләп итә. Безнең ялгыш җибәрергә хокукыбыз юк. Килүчеләрнең һәм җәнлекләрнең иминлеге өчен барысын да эшләргә кирәк. Шуңа күрә хәзер ашыгырга кирәкми», - диде ул.
Илсур Метшин җәнлекләрне кабул итүгә әзерләнә торган вольерларны карап чыкты. Аларның иң зурысы шунда ук килүчеләрнең игътибарын җәлеп итә – бу Африка филләренең яшәү урыны. Фәнис Нурмөхәммәтов сүзләренә караганда, биредә дүрт фил яши: 3 ана фил һәм бер ата фил. Вольерның күләме җәнлекләрне күбрәк тә кабул итәргә мөмкинлек бирә, ләкин алар үрчи башлар дип планлаштырыла. Вольер ком белән күмелгән инде, ян-яклары буенча су канаулары төзеләчәк, ә бу картинаны һаман яшел килеш кала торган ылыслы үсемлекләр тулыландырачак. Ф.Нурмөхәммәтов билгеләп үткәнчә, бу - Россия климаты өчен иң кулай вариант, биредә пальма кебек тропик үсемлекләр утыртып булмый. Сүз уңаеннан, шул ук вольерда иң эрерәк җәнлекләр белән бергә 19 гамадрил яшәячәк – маймылларны инде Казанга алып катйканнар.
«Без төзелеш вакыты белән тоткарландык, әмма моның сәбәпләре бар иде: моңа кадәр белмәгән әйберләр белән очраштык, – дип билгеләде Казан Мэры. - Шулай да бу Россиядәге беренче Африка зоопаркы булачак, үз алдыбызга шундый катлаулы бурычлар куйганда, без кыенлыклар булачагын аңладык, ләкин мондый күләмдә булыр дип уйламадык. Татарстан Президенты җитәкчелегендә зур максат куйдык, аңа ирешү җиңелләрдән түгел. Әмма бөтен дөнья белән, Президентыбыз җитәкчелегендә, без моны эшләдек. Хәзер безгә җәнлекләрне сатып алу, алып кайту һәм биредәге шартларга яраклаштыруны ахырына кадәр эшләп бетерергә кирәк».
«Без җәнлекләрне Африканың үзеннән кайтартабыз»
«Замбези елгасы» территориясендә барлыгы 11 объект төзелгән, аларның күбесе – вольерлар һәм җылытылган павильоннар, аларда җылы ярата торган җәнлекләр кышлаячак. Шәһәр башлыгы гепард, арыслан, Бразза маймылының яшәү урыннарын карап чыкты. Мэр кыргый җәнлекләрнең коймалар һәм вольерларның диварлары аша сикерә алу куркынычы юкмы дип кызыксынды. Зоопарк директоры аңлатып узганча, бу хәл булмасын өчен зоопаркта куркынычсызлык системасы каралган. Аерым алганда, барлык вольерларда һәм кураларда диярлек югары булмаган көчәнеш узачак челтәр урнаштырачаклар. «Бу - зоопарклар өчен гадәти тәҗрибә. Көчәнеш нибары 12 вольт кына булачак, әмма бу җәнлекләрне койма янына китертмәү өчен җитә, – дип аңлатты ул. - Шулай ук су канаулары, автомат рәвештә ишек ачу-ябу - тулы куркынычсызлык системасы булачак».
Биредә бары тик Африка җәнлекләре генә яшәячәк, дип ассызыклады Мэр. «Әйтик, Африка филе. Ата филнең зурысы 12 тонна авырлыкта, ә аның Азиядагы "туганы" нибары 4-5 тонна гына, ягъни 3 тапкыр кимрәк була, – диде И.Метшин. – Без үрчетү һәм үзебез өчен генә түгел, дөньяның башка зоопарклары өчен дә кыйммәтле булган чын Африка токымындагы филләрне генә алабыз».
Зоопарк территориясендә шулай ук фәнни база төзеләчәк, биредә КФУ белән хезмәттәшлек итү буенча тикшеренүләр үткәрү планлаштырыла, дип билгеләде Мэр.
Исегезгә төшерәбез, бүген Казанга 41% җәнлек кайтарылган, алар әлегә зоопаркның иске өлешендә яшиләр. Алар арасында гамадриллар, тәвә кошлары, пантер ташбакалары, Бразза маймыллары, сурикатлар, даманнар, дикдики, арысланнар, зәңгәр гну һәм башкалар бар. Җәнлекләрнең 70%-ын Казанга агымдагы елның октябрендә ук алып кайтырлар дип көтелә, ә йөз процентлы комплектлауга 2021 елда ирешелер дип планлаштырыла.
«Зоопаркның дусты» программасы зур роль уйнады, аның буенча меценатлар Африка җәнлекләрен сатып алуга 114 млн сумга якын акча бүлеп бирде, дип искәртте И.Метшин.
«Без Мадагаскарга эләккән кебек!»
Август башында, Ф.Нурмөхәммәтов сүзләренә караганда, Казанга горилла һәм шимпанзеның кураторлары киләчәк, алар вольерларны карап, яңа җәнлекләрне кабул итүгә әзерлеген бәяләячәкләр. «Без аларны уңай җавап бирерләр дип ышанып көтеп калабыз. Проектлаштырганда аларның бөтен кисәтүләрен дә исәпкә алдык», - ди зооботаника бакчасы директоры һәм мондый тикшерүчеләр барлык җәнлекләрнең дә вольерларын карый алачак, шуңа күрә төзелгән зоопаркка урнашу процессы шактый озак дәвам итә дип ассызыклады.
«Җәнлекләрнең һәр төренең кураторы бар, алар бик катгый, таләпчән, һәм бу дөрес тә. Җәнлекләрне кайтару гына түгел, зоопаркның һәр өлешен эшләтеп җибәрү дә акрынлап башкарылачак. Зоопаркның теге яки бу өлеше кайчан ачылуын без түгел, җәнлекләрне саклау җәмгыяте хәл итә», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
«Шуны аңларга кирәк: филләр, гориллалар, шимпанзе, мөгезборыннар, жирафлар – бик катлаулы экспозиция, озак итеп әзерләнүне, кураторлар, белгечләр белән килештерүне таләп итә. Барлык авиакомпанияләр дә мондый җәнлекләрне бортына алмый. Проблемалар килеп чыга, без аларны хәл итәбез», - дип өстәде Ф.Нурмөхәммәтов.
Африка кунакларының яшәү урыннарыннан тыш, зоопарк территориясендә уңайлы җәмәгать киңлеге булдырылачак. Биредә балалар өчен уен мәйданчыклары, ана һәм бала почмаклары, медицина амбулаториясе, рестораннар, кафе, сувенир кибете, парковка барлыкка киләчәк. Болар барысы да мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылган.
Шәһәрлеләр маймыл, лемур, фил, жираф һәм башка куркыныч тудырмый торган җәнлекләрне сыйпап карый һәм ашата алачак. Моның өчен зоопаркта махсус азык сатып алырга кирәк булачак.
Зоопаркның яңа өлешенә билетлар өлкәннәр өчен 250 сум, балалар өчен 150 сум һәм ташламалы категория кешеләр өчен 100 сум булачак. Халыкның якланмаган катламнарыннан, әйтик, күп балалы гаиләләрдән балалар зоопаркка бушлай йөри алачак.
Эш барышында проектны еш кына камилләштерергә, тәүге планнарны үзгәртергә туры килә. Әмма барлык тырышлыклар да нәтиҗә күрсәтә, Африка җәнлекләре булган зоопарклар – дөньяда кешеләр иң күп йөри торган зоопарклар бит, дип билгеләде И.Метшин.
«Бүген барысыннан да уңай тәэсир алдык, – дип бәяләде Мэр башкарылган эшләрне. - Әйтерсең лә без Мадагаскарга эләктек. Хәтерлисезме шундый исемдәге мультфильмны? Арыслан, фил бар, минем зебраларым монда килү өчен өченче елларын көтәләр. Король-лемур өчен мәйданчык әзер инде. Чын Мадагаскар, Африка үзе Казан йөрәгендә диярсең! Бу эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә. Боларның барысын да шәхси контрольдә тотучы Рөстәм Миңнехановка аерым рәхмәт, ул зоопарк шәһәр халкы өчен зур бүләк булсын дип борчыла һәм барысын да эшли».
Зоопаркны яңартуның икенче чираты зоопаркның иске өлешен реконструкцияләүне үз эченә ала. Ф.Нурмөхәммәтов сүзләренә караганда, эшкә техник карау ТР Төзелеш министрлыгына тапшырылган һәм киләсе елда иске зоопаркның хуҗалык өлешен реконструкцияләү башланачак. Шуннан соң реконструкциянең өченче этабына – Көньяк Америкада җәнлекләре яши торган «Амазонка елгасы» зоопаркының яңа өлешен төзүгә керешергә мөмкин булачак. Өч өлеш тә үзара күпер һәм тоннель белән тоташтырылыр дип планлаштырыла.
Пресс-турда шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры урынбасары Станислав Шырыбыров һәм башкалар катнашты.