(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июнь, Алена Мирошниченко). Татьяна Прокофьева Казанның баш архитекторы вазифасыннан китә. Шул ук вакытта ул шәһәр өчен мөһим карарлар кабул итүдә катнашуын һәм архитектор сыйфатында шәһәр төзелеше комиссияләрендә эшләвен дәвам итәчәк. Бу хакта Юныс мәйданын һәм Фаткуллин урамы буенча урнашкан бульварны төзекләндерү концепциясен тәкъдир итү барышында билгеле булды. Казан Мэры Илсур Метшин Татьяна Прокофьевага Казанның баш архитекторы сыйфатында нәтиҗәле эше өчен рәхмәт белдерде.
«Барысы да ага, барысы да үзгәрә, һәм Татьяна Георгиевна, иҗат элементларына ия булса да, чиновник эшен калдырырга карар кылды һәм архитектор булып эшләвен дәвам итәчәк», - дип билгеләде Казан Мэры.
Татьяна Прокофьева җитәкчелегендә заманча законнар таләпләре нигезендә шәһәр төзелеше документларын, шул исәптән шәһәрнең яңа генпланын формалаштыру башланды, сәнәгать зоналарын реновацияләү һәм шәһәрнең тарихи үзәген торгызу башланды, шәһәрдә күп территорияләрне планлаштыру проектлары эшләнде, җәмәгать киңлекләрен, шулай ук юл челтәрен проектлауга һәм төзекләндерүгә якын килүне яңадан уйлап таптылар, халыкара ачык архитектура конкурслары оештыру һәм дөньяның әйдәп баручы архитекторларын шәһәр төзелеше мәсьәләләрен хәл итүгә җәлеп итү практикасы кертелде, дистәләгән истәлекле объектлар төзелде, шул исәптән спорт объектлары, «Казан» үзәге, Казансу елгасының уң як ярының архитектур йөзе формалаштырылды, социаль инфраструктура һәм паркинглы торак комплекслар төзелешенең яңа стандартлары кертелде.
«10 ел элек без якындагы 5 елга эшләнәчәк уртак эш турында килештек. Ул вакытта Татьяна Георгиевна Америкада эшли иде, әмма мин аны Казанга - Универсиада, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, футбол буенча дөнья чемпионаты, шулай ук иҗтимагый киңлекләрне һәм тарихи үзәкне төзекләндерүдә туган шәһәренә ярдәм итәргә күндерә алдым, - дип искә төшерде шәһәр башлыгы. - Ул вакытта Мин Татьяна Георгиевнага моның тарих булачагын әйттем, чөнки бу 10 ел эчендә Казан Америка 100 ел эчендә үткән шундый зур үсеш кичерәчәк, дидем. Һәм мин аны алдамадым».
«Бөтен командабыз һәм шәһәр халкы исеменнән мин сезгә армый-талмый иҗади хезмәт иткәнегез һәм Казанга мәхәббәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде Илсур Метшин.
Үз чиратында Казанның баш архитекторы шәһәр Мэрына үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде. «Мин сезгә мөнәсәбәтегез, аңлавыгыз, ярдәмегез һәм ул чакта миңа ышануыгыз өчен рәхмәт белдерәм», – дип билгеләп үтте Т.Прокофьева.