(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июнь, Алсу Сафина). Казанда, Россиядә беренчеләрдән булып, калдыклар белән эш итүнең тулы циклын булдыру планлаштырыла. Бүген Ратушада узган киңәшмәдә Казан Мэры Илсур Метшин, «Россия экология операторы» гавами хокукый компаниясе генераль директоры Денис Буцаев һәм «РТ-Инвест» ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Андрей Шипелов өч яклы меморандумга кул куйдылар.
Калдыкларны җыю һәм утильләштерүнең заманча инновацион системасын булдыру ишегалларын җыелган һәм чыгарылган калдыкларны исәпкә алуны оештырырга һәм аларга факттагы түләүгә күчәргә мөмкинлек бирә торган тирәнгә урнаштырыла торган контейнерлар белән җиһазландыруны, шәһәрнең сәүдә үзәкләрендә фандоматлар – эчемлекләрдән бушаган савытларны кабул итү өчен аппаратлар урнаштыруны күздә тота. Моннан тыш, Казанда тагын бер чүп-чар аралау станциясен төзү һәм пыяла, пластик, металл һәм органика эшкәртүгә юнәлдерелгән җитештерүләрне үстерү планлаштырыла. Денис Буцаев фикеренчә, Казанда булдырылган калдыклар белән эш итү системасы ил территориясендә бу өлкәдә иң яхшыларның берсе булып тора.
Меморандумны имзалау алдыннан кунаклар Казанда чүпне аерым төрләргә бүлеп җыюның ни рәвешле гамәлгә керүен өйрәнделәр. Алар шәһәр Мэры белән бергә «ART-City» торак комплексы, Большая Красная урамы, 65, Әпсәләмов урамы, 29а һәм Декабристлар урамы, 100 адреслары буенча урнашкан йорт ишегалларында булдылар.
Исегезгә төшерәбез, бер ел элек Татарстан башкаласында коммуналь калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю буенча пилот проект старт алды: беренче этапта Авиатөзелеш районының 109 контейнер мәйданчыгы эшкәртелә һәм эшкәртелми торган калдыклар өчен 428 контейнер белән җиһазландырылды. Нәтиҗәдә, чүплеккә каты коммуналь калдыклар чыгару күләмен 30-35%-ка киметүгә ирешелде. Бүген чүпне дуаль җыю өчен контейнерлар белән торак фонд ишегалларында 850-дән артык мәйданчык җиһазландырылган, каты коммуналь калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю Казанның барлык районнарында оештырылган.
Әйтик, Декабристлар ур., 100 адресы буенча калдыклар 4 фракциягә аралана: пыяла, картон, пластик, шул исәптән ПЭТ (полиэтилентерефталат), һәм араланмый торган чүп-чар. Узган елның августында урнаштырылган мәйданчык койма белән әйләндереп алынган территориядә урнашкан һәм аның диварларының берсендә төрле төрдәге чүп-чар өчен «мишень» дип аталган кечкенә генә тәрәзәләр ясалган. «Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгының идарәче компаниясе» директоры Олег Калимов сүзләренә караганда, халык калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыюга актив кушылды. Ул бүгенге көндә чыгарыла торган каты көнкүреш калдыкларының күләме уртача 30%-ка кимегән, дип сөйләде. Ә ПЭТ җыюдан килгән акчага идарәче компания үз районының 8 ишегалдында таганнар урнаштырган.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, бүгенге көндә Казан ишегалларының 54%-ы аерым төрләргә бүлеп җыю өчен мәйданчыклар һәм контейнерлар белән тәэмин ителгән. Шәһәрдә контейнерлар урнаштыру эшен җәй дәвамында төгәлләү планлаштырыла.
Калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю яшь казанлыларны экологик тәрбияләү программасының бер өлеше булып тора, дип сөйләде кунакларга Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов 179-нчы номерлы гимназиядә. Казан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында 200 меңнән артык бала тәрбияләнә. Аларның әти-әниләрен, әби-бабаларын исәпкә алып, программа шәһәр халкының яртысыннан артыгын колачлый.
Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен бердәм эко-дәресләр үткәрелә. Шәһәрнең барлык мәктәпләре калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыю өчен чүплек савытлары һәм урам евроконтейнерлары белән тәэмин ителгән. Моннан тыш, макулатура җыю оештырылган – бу уку елында гына да 2 мең тоннага якын җыелган.
«Төргәкнең икенче тормышы» дигән тагын бер мәктәп проекты - балалар эшләнмәләре хәйрия ярминкәләрендә сатыла. Җыелган акчага «Мин урманны сайлыйм» проекты өчен үсентеләр сатып алына.
Илнар Һидиятов файдаланылган батарейкаларны җыю һәм утильләштерү буенча «Дюраселл Раша» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте компаниясе белән хезмәттәшлек турында сөйләде. Иң актив укучы булып 121-нче номерлы лицейның 3-нче сыйныф укучысы Әмир Вәлиев табылды, ул 180 кг кулланылган батарейка җыйган. Компаниядән бүләк буларак ул смартфон алды. 1211,5 кг җыйган 143-нче номерлы мәктәп иң актив дип табылды. Мәктәп «Пчелка» экологик лабораториясе белән бүләкләнде. 2 ай эчендә барлыгы 10,5 тонна файдаланылган батарейкалар җыелган.
«Россия экология операторы» гавами хокукый компаниясе генераль директоры Денис Буцаев билгеләп үткәнчә, биредә күргәннәр, бигрәк тә калдыкларны аерым төрләргә бүлеп җыюны гамәлгә кертүнең барлык юнәлешләр буенча да – ишегалларында, мәгариф оешмаларында - алып барылуы гаҗәпләндерә. «Бүген мәйданчыкларны, шул исәптән калдыкларны дуаль җыю гамәлгә ашырылган мәйданчыкларны, карау вакытында калдыклар туплану урыннарына, шулай ук чүп чыгару өчен төбәк операторы тарафыннан кулланыла торган бакларга нисбәтле кертелгән стандартларга игътибар иттек. Без күргән нәрсәләр ил территориясендә иң яхшы тәҗрибәләрнең берсе булып тора – башкаруның сыйфаты буенча да, технологик озата бару буенча да, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Денис Буцаев. – Һәм бу система ишегалларында калдыклар туплану урыннарын гына түгел, мәгариф учреждениеләрен дә үз эченә ала».
«Россия экология операторы» гавами хокукый компаниясе генераль директоры араланган калдыкларны, аерым алганда пластик шешәләрне чыгаруга аларны эшкәртү белән кызыксынучы эшкуарлар җәлеп ителүенә игътибар итте. «Без муниципалитет һәм төбәк ягыннан системалы ярдәм булганда, кече һәм урта бизнесның хәзерге вакытта базарның башка катнашучылары тарафыннан колачланмаган секторларга баруын һәм калдыклар эшкәртү белән шөгыльләнүен күрәбез».
Гомумән, Денис Буцаев сүзләренә караганда, Татарстан башкаласында берничә инвестицион проект карала.
Калдыкларны җыю һәм утильләштерүнең заманча инновацион системасын булдыруга илткән адымнарның берсе шәһәренең сәүдә үзәкләрендә фандоматлар - эчемлекләрдән бушаган савытларны кабул итү өчен аппаратлар урнаштыру булачак. Шул ук вакытта залог принцибы кулланыла – савыттагы товарның бәясенә депозит кертелгән, ул сатып алучыга фандоматка буш савытны тапшырганда кире кайтарыла. Бу аппаратлар дөньяның төрле илләрендә уңышлы кулланыла.
Россиядә Казанның Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе белән беррәттән әлеге проектны гамәлгә ашыруда пилот шәһәр булуы турында Петербург халыкара икътисади форумында билгеле булды, анда тиешле меморандум имзаланды. «Без Казанның бу системаны гамәлгә керткән беренче шәһәрләрдән булачагына өметләнәбез», - дип ассызыклады «Россия экология операторы» гавами хокукый компаниясе директоры. Аның аңлатуынча, якындагы берничә айда төргәк, савытларга карата гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кертү эше көтелә, адар фандоматларга җыелачак һәм эшкәртүгә җибәреләчәк. Моның белән беррәттән технологик чылбыр эшләнәчәк, системаның тулы канлы эше өчен күпме аппарат кирәк булачагы анализланачак. Шуннан соң проектны тормышка ашыра башлау мөмкин булачак.
Тагын бер яңалык буларак тирәнгә урнаштырылган контейнерлар булырга итеш. Ачык һавада мәйданчыклар атмосфера явым-төшемнәре, югары температура йогынтысына дучар ителә, шуның нәтиҗәсендә калдыклар яраксыз хәлгә килә. Яңа контейнерлар җир астында, бетонланган чокырда булачак. Контейнер үзе тукылмаган материаллардан эшләнгән капчыктан яисә металл яки пластик конструкцияләрдән гыйбарәт булырга мөмкин. Җир өстендә пластик карта белән ачыла торган өслеге генә булачак. Шул рәвешле, система калдыкларның күләмен һәм авырлыгын һәм кем чүп-чар ташлаганын теркәп барачак. Калдыклар басылачак һәм контейнерда чүп җыю машинасы килгәнчегә кадәр сакланачак, сүз уңаеннан ул да хәзергеләреннән аерылып торачак. Манипулятор ярдәмендә капчык җир астыннан күтәреләчәк һәм кузовларга бушатылачак яки чүп-чар белән тулган кассетаны буш кассета белән алыштырачаклар.
«Мондый система гамәлдә җыелган һәм чыгарылган калдыкларны исәпкә алуны оештырырга мөмкинлек бирәчәк, моны әлегә тормышка ашыру мөмкин түгел һәм гамәлдә чыгарылган калдыклар өчен түләүгә күчәргә мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин һәм чүпне аерым төрләргә бүлеп җыю вакытында калдыкларның күләме кимиячәк, дип өстәде.
Проектның инвесторы буларак «Россия экологик операторы» гавами хокукый компаниясе чыгыш ясаячак. «Хәзер җир участокларын сайлыйбыз, закон таләпләрен, санитар нормаларны һәм кагыйдәләрне исәпкә алырга кирәк булачак, - дип сөйләде И.Гыйниятуллин. - Россиядә әлегә мондый проектларны гамәлгә ашыру мисаллары юк». Тирәнгә урнаштырылган контейнерлар бөтен шәһәр буенча куелыр дип көтелә.
Шуның белән беррәттән, Казанда эшләп килгәннәренә өстәп тагын бер чүп аралау станциясе төзеләчәк, ул калдыклар белән эш итүнең территориаль схемасында каралган. Яңа станциянең урнашу урыны әлегә билгеләнмәгән.
Бүген имзаланган меморандум шулай ук тулысынча эшкәртү производстволарын төзүне күздә тота, алар аралау барышында аерылган икенчел чималны ахыргы продукциягә эшкәртәчәк. Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, пластик, пыяла, металл һәм органиканы компостлау принцибын кулланып эшкәртү планлаштырыла.
Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласына башка шәһәрләр шактый озак вакыт эчендә үткән мөһим юлны якындагы берничә елда узарга туры киләчәген искәртте. Бүген төзелгән меморандум бу юнәлештә яңа этәргеч бирәчәк, дип ышана шәһәр башлыгы.
«Бу Казан үсешендә зур адым. «Россия экологик операторы» җитәкчесе фикеренчә, шәһәр ил лидерлары арасында, чөнки Казанда инфраструктура булдыру буенча сорауларның күп өлеше хәл ителгән, - дип билгеләде Илсур Метшин. - Зур эш башкарылды. Бу әлеге яңа мөһим бурыч та безнең хәлебездән килер, дип санарга нигез бирә».
Киңәшмәдә шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов, район администрацияләре башлыклары, Казанда чүп чыгару буенча регоператор компаниясе «УК ПЖКХ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Сергей Богатов катнашты.