(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче июнь). Бүген Казанда Татарстан башкаласында Үзбәкстан Республикасының Генераль консуллыгын ачу тантанасы узды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, Үзбәкстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ботиржон Асадов һәм Үзбәкстанның Казандагы генераль консулы Фәриддин Насриев катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Казанда Үзбәкстан Генераль консуллыгын ачу - Татарстан өчен дә, тулаем Россия өчен дә әһәмиятле вакыйга. «Болар барысы да Россия – Үзбәкстан стратегик партнерлыгы кысаларында эшләнә. Бу бик җитди ярдәм, шул исәптән безнең республика өчен дә», - дип билгеләп үтте ТР Президенты. Ул билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Татарстан үзбәк партнерлары белән эшне активлаштырды. Үзбәкстан төбәкләре һәм төрле компанияләр белән тыгыз хезмәттәшлек алып барыла, делегацияләр алмашу оештырылды.
Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Россия Федерациясендәге илчесе Ботиржон Асадовка, Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиеевка һәм Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Ариповка рәхмәт белдерде. «Безнең үзара эшебез сәүдә-икътисади, мәдәни һәм мәгариф өлкәләрендә уңай нәтиҗәләр бирә», - дип белдерде ТР Президенты.
Р.Миңнеханов искәрткәнчә, бүген көннең беренче яртысында ул Үзбәкстанның Россия Федерациясендәге илчесе белән очрашты. Әңгәмә барышында ике яклы хезмәттәшлекне алга таба үстерү перспективалары турында фикер алыштылар. «Без Үзбәкстанда яшәүче татарлар белән яхшы элемтәдә торабыз. Алдарак без Ташкентта узган Сабантуй турында телеграмма алган идек. Бәйрәмдә 50 меңнән артык кеше катнашкан. Үзбәкстан һәм төбәкләр җитәкчелеге ярдәменнән башка бу мөмкин булмас иде. Без үз чиратыбызда үзбәкләрнең милли-мәдәни автономиясенә ярдәм итәбез, алар шулай ук безнең барлык чараларда да актив катнашалар», - диде Татарстан Президенты.
Ул үзбәк һәм татар халыкларын бай тарих бәйли, дип өстәде. «Бүген без мөнәсәбәтләрне ныгытырга тырышабыз. Без бер-беребезгә якын булырга һәм ярдәм итәргә телибез. Соңгы елларда Үзбәкстан бу юнәлештә җитди адымнар ясый - ачыла, зур проектларны тормышка ашыра. Үзбәк халкына һәм ил җитәкчелегенә куелган барлык бурычларны гамәлгә ашыруларын телисебез килә», - дип йомгаклады Р.Миңнеханов.
Ботиржон Асадов күрсәтелгән ярдәм өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Генераль консуллык бөтен Идел буе федераль округы буенча эш алып барачак. «Генераль консуллыкны ачу безгә төбәкара элемтәләребезне шактый активлаштырырга мөмкинлек бирәчәк», - дип өстәде ул.
Фәриддин Насриев Татарстан Республикасы Президентына даими ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Генконсуллык алдында сәүдә-икътисади һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтүгә юнәлдерелгән зур бурычлар тора.
Шулай ук бүген Казан Ратушасында Үзбәкстанның Казандагы Генераль Консуллыгы ачылуга багышланган тантаналы кабул итү узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.