(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче июнь, Алинә
Бережная). Казан шәһәр Думасының XXXIV сессиясе 20-нче июньдә башкала
Ратушасында узачак. Мондый карар Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә узган
Казан шәһәр Думасы Президиумы утырышында кабул ителде. Утырышта Президиумның
барлык 11 әгъзасы да катнашты, карар кабул итү өчен кворум бар иде.
Казан шәһәр Думасы Президиумы карары буенча, булачак
сессиядә депутатлар түбәндәге мәсьәләләрне караячак:
Казан шәһәренең Мактаулы гражданины турында;
Казан шәһәре территориясендә реклама эшчәнлеген
тәртипкә салу турында;
Казан шәһәр Думасының «Казан шәһәре муниципаль
берәмлегенең 2019 елга һәм 2020-2021 елларның планлы чорына бюджеты турында»гы
карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының «2017-2019 елларга Казан шәһәре
муниципаль милкен хосусыйлаштыруның прогноз планы (программасы) турында»гы
карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының «Казан шәһәре муниципаль милкен
арендага бирү тәртибе турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының Казан шәһәре Башкарма
комитетының структур бүлекчәләре турындагы аерым карарларына үзгәрешләр кертү
турында;
Казан шәһәре муниципаль органы һәм җирле үзидарә
органнары муниципаль хезмәткәрләрен мәҗбүри дәүләт иминиятләштерүе турындагы
нигезләмәне раслау турында;
Казан шәһәр Думасының аерым карарларына үзгәрешләр
кертү һәм үз көчләрен югалткан дип тану турында;
Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш
кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү
турында;
Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш
кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының «Җирле үзидарә органнарына
гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибен һәм срокларын раслау турында»гы
карарына үзгәрешләр кертү турында»;
Территориаль иҗтимагый үзидарәләр чикләрен билгеләү
турында;
Төрлесе:
Һөнәри осталык буенча WorldSkills 2019 дөнья
чемпионатына әзерлек барышы турында.
Сессия
эшенең башлануы 10:00 сәгатькә планлаштырылган.