(Казан
шәһәре KZN.RU, 14-нче июнь, Алинә Бережная). Казанның Мактау китабына яңа
исемнәр кертелде. Тиешле карар Ратушада Казан шәһәр Думасы Президиумы
утырышында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин рәислегендә кабул ителде.
Шулай итеп, La Primavera Казан камера оркестры директоры һәм сәнгать җитәкчесе
Рөстәм Абязовның, «В.И.Шимко исемендәге «Радиоэлектроника» фәнни-җитештерү
берләшмәсе» акционерлык җәмгыятенең һәм «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең
хезмәтләре билгеләп үтелде.
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары
Людмила Андреева искәртеп үткәнчә, бүген Казанның Мактау китабына аерым
гражданнарның исем-фамилияләре, Татарстан эшчәнлегенең төрле өлкәләренә зур
өлеш керткән предприятие, оешма, учреждение, иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр
исемнәре кертелә.
La Primavera Казан камера оркестры директоры, сәнгать
җитәкчесе Рөстәм Абязов шәһәрнең Мактау китабына кертелүгә кандидат булды, ул
мәдәният өлкәсендә күп еллар хезмәт итә. Бүгенге көндә оркестр күп кенә
халыкара конкурсларда катнаша. «Рөстәм Абязов – оркестр белән җитәкчелек итеп
кенә калмый, төрле зур фестивальләр оештыра һәм хәйрия концертлары үткәрә
торган бик талантлы кеше», – дип билгеләп үтте Л.Андреева.
Мактау китабына шулай ук «В.И.Шимко исемендәге
«Радиоэлектроника» фәнни-җитештерү берләшмәсе» акционерлык җәмгыятен кертү
тәкъдиме булды. Предприятие 70 елга якын эшли һәм югары тактик-техник
характеристикалары булган дәүләт системаларын һәм чараларын эшләүдә әйдәп баручы
булып тора. «Предприятиедә Россия һәм БДБ илләренең Кораллы көчләрен заманча
тану аппаратлары белән тәэмин итә торган эшләнмәләр алып барыла», - диде
Л.Андреева. Бүген учреждение А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ белән хезмәттәшлек
итә, студентларга предприятиедә эшнең ничек җайга салынганын практикада
күрсәтә.
Шулай ук «Водоканал» муниципаль унитар
предприятиесенең шәһәрнең торак-коммуналь комплексы үсешенә керткән өлешен
билгеләп үтәргә тәкъдим ителде. Людмила Андреева предприятиенең стратегик
әһәмияткә ия булуын - бөтен шәһәрнең яшәешен тәэмин итүен ассызыклады. Моннан
тыш «Водоканал»да әһәмиятле проектлар гамәлгә ашырыла, әйтик, чистарту
корылмаларының начар исен бетерү буенча эш алып барыла.
Казан Мэры билгеләп үткәнчә, барлык кандидатуралар да
иң югары бәягә лаек һәм Казанның Мактау Китабына кертелергә тиешләр. Президиум
әгъзалары Мактау китабына яңа исемнәр кертү өчен тавыш бирделәр.