(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июнь, Ксения Швецова). Быел Казанның балалар лагерьларында, шул исәптән мәктәп яны лагерьларында 40 меңнән артык укучы ял итәчәк. Җәйге чорда оештырылган ял белән 30265 кешене колачлау планлаштырыла, дип сөйләде бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов.
Казанның 10 балалар сәламәтләндерү лагерьларына кабул итүләр 1-нче июньнән башланды. Шәһәр читендәге лагерьларда быел барлыгы 14520 бала ял итәчәк. Бүгенге көндә беренче смена тулысынча тулган, икенче сменага юлламаларны броньлау бара.
Лагерь инфраструктурасы, смена тематикасы белән танышу, гариза калдыру һәм муниципаль лагерьга юллама алу буенча ата-аналар яңа yal-kzn.ru сайтына мөрәҗәгать итә ала. Параллель рәвештә балалар сәламәтләндерү лагерьларына юлламаларны онлайн-сатып алу өчен республика сервисы кертелә, дип искәртте А.Фәизов.
Шәһәр яны лагерьларында бер балага ял итүне финанслау нормативы быел 6%-ка арткан һәм көненә 776,52 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта муниципаль лагерьда 18 көнлек смена өчен ата-аналар кертеме, нинди лагерьны сайлауга карап, 4 500 сум һәм аннан югарырак бәяне тәшкил итәчәк.
Авыр тормыш хәлендә калган балаларга шәһәр яны лагерьларына юлламалар бушлай бирелә. Быел, А.Фәизов сүзләренчә, «Җәй» республика үзәге бүлеп биргән квота буенча 1050 бала республика лагерьларында һәм шифаханәләрендә бушлай ял итәчәк һәм сәламәтлекләрен ныгытачак.
Алдагы елдагы кебек лагерьлар профильле сменалар буенча эшләячәк. Шулай итеп, «Олимп» спорт сменасын, Funny English балалар белән инглиз телендә сөйләшүчеләр аралашачак лингвистик сменаларын, Россиядә театр елына багышланган һәм «Закулисье» сменасын үткәрү планлаштырыла. Ә «Проф-кидс» сменасы Казанда WorldSkills чемпионатын уздыруга багышланачак.
«Барлык сменалар да балаларны коммуникатив күнекмәләргә өйрәтүне үз эченә ала, психологик киеренкелекне киметү буенча балалар белән профилактик чаралар планлаштырылган», - дип аңлатты А.Фәизов. «Ышаныч» үзәге психологлары коммуникатив күнекмәләрне үстерү буенча тренинглар, шулай ук интернет челтәрендә куркынычсызлык турында лекцияләр үткәрәчәк, дип өстәде ул.
«Казанның 2030 елга кадәр үсеш стратегиясендә мәгариф өчен шартлар тудыру, спорт белән шөгыльләнү, яшьләрнең сәламәт яшәү рәвешен алып бару буенча аерым бүлек язылган, - дип билгеләде үз чиратында Казан Мэры Илсур Метшин. - Безнең бурыч – балаларны белем алу һәм ял итү өчен барлык шартлар белән тәэмин итү».
Исегезгә төшерәбез, быел республикада оештырылган җәйге ял белән барлыгы 200 меңнән артык бала колачланачак.