(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июнь, Ксения Швецова). Казанда быел «Заречье», «Восток», «Юнитур» һәм«Молодежный» лагерьларына капиталь ремонт ясалачак. Бу максатларга республика бюджетыннан 470 млн сум бүлеп бирелгән. Ремонт тәмамланганнан соң лагерьларның кабул итү мөмкинлеге сезонга мең кешегә артачак. Лагерьларны капиталь ремонтлау программасы Татарстан башкаласына әлеге өлкәдә дистә еллар дәвамында тупланган проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин. Ул Казан лагерьларының күбесенең төзелүенә инде ярты гасырдан артык ел булуын искәртте.
«Җәй – балаларга» лагерьларны капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү буенча республика программасын гамәлгә ашыру турында Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов сөйләде. Яңа программа Казанга лагерьлар инфраструктурасын үстерүдә җитди адым ясарга һәм балаларның ял итү шартларын берничә тапкыр яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте ул. «Без беренче тапкыр лагерь территориясендә биналарны ремонтлау һәм төзү генә түгел, программа чараларына спорт мәйданчыклары төзү һәм беседкалар, ял зоналары, урам сәхнәләре һәм амфитеатрлар төзүне кертү мөмкинлеге алдык», - диде А.Фәизов.
Быел Казанның 4 лагерен төзекләндерү планлаштырыла. Алар арасында - ел әйләнәсендә эшли торган «Заречье» лагере. Лагерьны модернизацияләү эшләре 2013 елгы Универсиада алдыннан башланды. Бу вакыт эчендә без беренче корпусны капиталь ремонтлауга, 400 кеше сыйдырышлы актлар залы булган яңа ике катлы ашханә төзүгә, ике җәйге корпусны үзгәртеп коруга һәм башка эшләр башкаруга ирештек. Быел лагерьда тулы ремонтны тәмамлау өчен 73,5 млн сум бүлеп бирелде.
«20-нче июньгә «Заречье»да калган ике корпуска капиталь ремонт ясалачак, - диде А.Фәизов. - Җәй һәм көз айларында башка эшләр, шул исәптән лагерь территориясен төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк». Моннан тыш «Заречье» территориясендә берьюлы 5 яңа урам җиңел янкормасын төзиячәкләр, алар балалар өчен чаралар үткәрүгә җәлеп ителергә мөмкин, ә ел ахырына кадәр 36 урынга исәпләнгән тагын бер җәйге йокы корпусы төзеләчәк, дип өстәде ул.
Лагерьның спорт инфраструктурасы да сизелерлек яхшырачак. Биредә Ачык футбол стадионын реконструкцияләү һәм ел әйләнәсендә файдаланылачак ябык футбол манежын төзү планлаштырыла.
1967 елда төзелгән «Восток» лагере тулы яңартуны көтә. «Казарма тибындагы» 4 иске корпус урынына биредә 5 кешегә исәпләнгән бүлмәләр белән 8 бер катлы корпус, гомуми кунак бүлмәсе, душ һәм санузеллар төзеләчәк. Моннан тыш, лагерьда 200 кеше сыйдырышлы заманча ашханә һәм клуб, футбол, волейбол мәйданчыклары, велосипед юллары барлыкка киләчәк.
Узган ел «Молодежный» лагерен төзекләндерү эшләре башланды. Бүген биредә барлык инженерлык челтәрләре алыштырылган, беренче корпус һәм ашханә капиталь ремонтланган, клуб төзелгән. Хәзер реконструкция эшләренең 2-нче этабы бара: ике корпусны ремонтлау, спорт мәйданчыклары төзү, территорияне төзекләндерү. «Барлык эшләрне дә агымдагы ел ахырына кадәр төгәлләү планлаштырыла. Нәтиҗәдә, без 400 кеше сыйдырышлы, заманча, ел әйләнәсендә эшли торган лагерь алачакбыз», - дип билгеләп үтте Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе.
«Юнитур» лагере да булган барлык корылмаларның тулы реконструкциясен көтә. Шунысы кызык, лагерь территориясендә бау паркы барлыкка киләчәк һәм балалар 3 кеше сыйдырышлы 10 заманча палаткада ял итә алачак.
«Шулай ук лагерьларда йорт җиһазлары һәм куллану җиһазлары тулысынча яңартылачак. Ремонт тәмамланганнан соң, 4 лагерьның кабул итү мөмкинлеге сезонга 1000 кешегә артачак», - дип өстәде А.Фәизов.
Лагерьларны яңартудан тыш, быел шулай ук 7 Казан муниципаль лагеренә керү юлларын ремонтлау планлаштырыла: «Молодежный», «Огонек», «Березка», «Татарстан пионериясе», «Экран», «Яшь гвардия», «Гагарин исемендәге» Республика бюджетыннан бу максатларга 60,8 млн сум бүлеп бирелде, дип сөйләде А.Фәизов һәм ремонтланган юлларның гомуми озынлыгы 4,3 км тәшкил итәчәк, дип өстәде.
Шәһәр читендәге балалар лагерьларын яңарту программасы Татарстан башкаласы тарафыннан аеруча көтеп алынды, дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. Республиканың башка шәһәрләре арасында иң күп лагерьлар - Казанда. «Без республикада күп кенә мәсьәләләрнең системалы рәвештә хәл ителүенә күнеккән - бу юлларны, ишегалларын, торакларны, социаль инфраструктураны капиталь ремонтлау. Әмма әлеге мәсьәләне хәл итүне без бик нык көттек, - диде И.Метшин. - Безнең лагерьлар ярты гасырдан артык хезмәт иткән, мораль яктан искергән. Без чын мәгънәсендә тишекләрне ямап яшәдек. Бүгенге көндә дүрт лагерьны ремонтлауга ярты миллиард сумга якын акча һәм тагын 60 миллион – подъезд юлларына бүлеп бирелде. Без коммуникацияләрдән иске корылмаларга кадәр лагерьларны тиешле хәлгә китерү генә түгел, ә аларны Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән балаларыбыз, яшьләр өчен лаеклы итәрбез».
Бүген лагерьларны 2020 елга капиталь ремонт программасына кертү өчен документлар әзерләнә. А.Фәизов сүзләренә караганда, алдан аңа 6 лагерь керәчәк, алар арасында – спорт «Экран» һәм «Яшь гвардия».