(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июнь, Алинә Бережная). 1-нче июньдә Казанда шәһәрне санитар чистарту буенча язгы икеайлык тәмамланды. Ике ай эчендә полигоннарга 283 мең кубометр төрле чүп чыгарылган - бу якынча 12,5 мең КаМАЗ дигән сүз. Гомумән алганда, Казанда җыештыру эшләрендә 140 меңнән артык кеше катнашты. Әлеге мәгълүматларны бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев китерде.
Икеайлык кысаларында Татарстан башкаласында урамнар, газоннар, парклар һәм скверлар чистартылды, кыш буена тупланган чүп-чар өемнәре чыгарылды. Ике ай эчендә 21 млн кв. м мәйданда урамнар җыештырылды. Урамнарның бер өлеше кышкы чордан соң бозлавыкка каршы реагент калдыкларын чистарту өчен махсус шампунь белән юылды. Моның өчен 60 литр концентрацияләнгән матдә һәм 72 мең куб метр су кулланылды.
1-нче апрельдән 120 км озынлыктагы куркынычсызлык коймалары чистартылды һәм юылды, 29 мең юл билгесе, 650-дән артык тукталыш павильоны тәртипкә китерелде. Шулай ук 17 млн.кв. метр мәйданда юл буе газоннары җыелды, Казанның 3800 ишегалды территориясе тәртипкә китерелде.
Яшел зоналарны җыештыруга зур игътибар бирелде. Шулай итеп, чистартылган парклар һәм скверлар мәйданы 360 га тәшкил итте, моннан тыш, урманнардагы, урман сызыкларындагы, шәхси сектор чокырларындагы чүп-чар өемнәре һәм санкцияләнмәгән 50-дән артык чүплек бетерелде. И.Куляжев сүзләренә караганда, Зәңгәр күл, Каенлык, Родина урамы, Киндери, Кадышево торак массивлары тирәсендә аеруча зур чүплекләр ачыкланды. Уртача алганда полигоннарга көн саен 5 мең кубометрдан артык төрле калдык чыгарылды, ә күмү полигоннары ике ай дәвамында башка айларга караганда 20%-ка күбрәк чүп-чар кабул итте.
И.Куляжев хәбәр иткәнчә, шәһәрне җыештыруга 20-нче апрельдә гомумшәһәр җыештыру өмәсенә чыккан битараф булмаган казанлылар зур өлеш керткән. Бу көнне шәһәрне җыештыруга 48 меңнән артык казанлы җәлеп ителгән. Көнгә 20 мең кубометр чүп чыгарылган.
«Икеайлыкның барлык планлаштырылган чаралары да тулы күләмдә башкарылган. Шәһәр халкының актив һәм җайга салынган эше ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган «Экологик яз 2019» конкурсы кысаларында югары бәяләнде, анда Казан «Иң яхшы шәһәр округы» номинациясендә беренче урынны алды, - дип билгеләде И.Куляжев һәм хәзерге вакытта Казанда төзекләндерү объектларын агымдагы карап тоту, кунак маршрутларын һәм кунакчыллык зоналарын әзерләү буенча эшләр алып барылуын өстәде.
Казан мэры И.Метшин шәһәрне санитар чистартуда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде. «Бүләк алу һәрвакытта да күңелле, әмма безнең өчен иң мөһим бүләк - чисталык мәсьәләләрендә шәһәр халкының аңлылыгы үсә бару. Узып барган машина тәрәзәләреннән буш шешәләр, тәмәке төпчекләре ташлану күренешләренең кимүен күзәтү сөендерә. Әмма бу юнәлештә эшлисе бар әле. Шәһәр халкы шәһәрне төзекләндерүдә, яшелләндерүдә катнаша. Шәһәрне санитар чистарту моңа дәлил булып тора. Икеайлыкта катнашкан һәркемгә рәхмәт», - дип билгеләде И.Метшин. Әмма, шәһәрлеләрнең активлыгына карамастан, проблемалар кала, дип дәвам итте Казан Мэры. «Аз күләмдә, әмма санкцияләнмәгән чүплекләр әле дә барлыкка килә, шуңа күрә бу даими рәвештә безнең игътибар астында булырга тиеш. Без «Төзекләндерелгән шәһәр» дигән югары исем өчен көрәшәбез һәм бу юнәлештә чисталык безнең өчен беренче чиратта», - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.