(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июнь, Ксения Швецова). 6-нчы июньдә, Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә, Казанның Лядской бакчасында алтынчы «Китап-фест» китап фестивале узачак. Фестиваль программасында - күргәзмәләр, танылган язучыларның чыгышлары, «ирекле микрофон» янында авторлык текстларын уку, конкурслар, уеннар, спектакльләр һәм башкалар бар. Китап фестивале Аксенов скверында ачык һавада кино күрсәтү белән тәмамланачак. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов хәбәр итте.
Фестиваль узачак көнне Лядской бакчасындагы Үзәк алеяда Лев Толстой дәүләт музее фондыннан уникаль материалларга нигезләнгән «Сакалсыз Толстой» күргәзмәсе ачылачак. Күргәзмә шәһәр халкын язучының икенче, дөньяви ягы белән таныштырачак. Паркка килүчеләр Лев Николаевич тормышының Казан чоры һәм бу вакытка багышланган әсәрләре турында белә алачаклар, дип билгеләп үтте А.Абзалов.
Фестивальнең төп вакыйгасы 11.00 сәгатьтә башлана – бу вакытта төп сәхнәдә быелгы «Китап-фест»ның танылган катнашучылары чыгыш ясаячак. Алар арасында, әйтик, халыкара прозаиклар конкурслары лауреаты - Арина Обух һәм режиссер-сценарист, әдәби күзәтүче Роман Либеров та бар.
Паркта барлык фестиваль мәйданчыклары быел театр елына багышланачак. Шулай итеп, парк аллеяләрендә арт-объектлар, китап күргәзмәләре һәм театраль Казаннан инсталляцияләр тәкъдим ителәчәк. Ә Казан театрлары актерлары миниатюралар күрсәтәчәк. Фестиваль кунаклары «Казан китапчылары» шигъри дуэтының сәхнәләштерүләрен күрәчәкләр, шулай ук театр мастер-классларында катнаша алачаклар.
Фестивальнең иң яшь катнашучылары өчен балалар китаплары мотивлары буенча әдәби-театральләштерелгән постановкасы, курчак бармак театры, балалар пьесаларын уку, интеллектуаль уеннар һәм башка күңел ачу чаралары белән «Балалар театры» аллеясы әзерләнәчәк.
Һәркем үзенең авторлык текстларын «Ирекле микрофон» мәйданчыгында укый алачак. Шулай ук теләге булганнар дөрес язу буенча белемнәрен тикшерәчәкләр һәм Александр Пушкин әсәрләре буенча әдәби диктант язачаклар.
Сәнгать иҗаты аллеясында аппликацияләрнең төрле техникаларында мастер-класслар үткәреләчәк. Аларда һәркем китап, театраль битлек яки котлау хаты ясый алачак.
Моннан тыш, ТАССР оешуга 100 ел тулу алдыннан паркта Татарстан Республикасы барлыкка килү тарихына багышланган китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителәчәк.
20.30 сәгатьтә фестиваль Аксенов бакчасында Осип Мандельштам истәлегенә багышланган Роман Либеровның «Минем сөйләмемне мәңгегә сакла» дигән авторлык фильмын күрсәтү белән дәвам итәчәк.
«Фестивальнең төп максаты - китапка карата кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү. Барлык казанлыларны һәм башкала кунакларын вакытны файдалы итеп үткәрергә һәм ялларын төрлеләндерергә чакырабыз», - диде А.Абзалов.
Татарстан башкаласы халкын һәм кунакларын Лядской бакчасында узачак китап фестиваленә чакыруга Казан Мэры Илсур Метшин да кушылды. «Шәһәрнең мәдәни тормышы зур вакыйгалар белән генә түгел, мондый рәхәт фестивальләр белән дә матур, - диде ул. - Мондый чараларның бездә узуы бик мөһим. Халыкны әлеге чараларда катнашырга чакырабыз».