(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май, Ксения Швецова). 24-нче майдан тугызынчы сыйныф укучылары өчен, ә 27-нче майдан 11-нче чыгарылыш сыйныф укучылары өчен имтиханнар тапшыру вакыты башлана. Дәүләт йомгаклау аттестациясендә Казанның 17 меңгә якын укучысы катнашачак. Быел югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар бирә торган уку алдынгысы аттестатын алу таләпләре катгыйланды: әйбәт йомгаклау билгеләреннән тыш, чыгарылыш сыйныф укучысының мәҗбүри фәннәр буенча БДИ нәтиҗәләре 70 баллдан да ким булмаска тиеш (база дәрәҗәсендәге математиканы «5»кә). Уку алдынгысы аттестатын алуга Казанның 640 чыгарылыш укучысы дәгъва итә. Татарстан башкаласы Мэры бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә имтиханнар тапшыру алдыннан чыгарылыш сыйныф укучыларына стресс ситуацияләре тудырмаска чакырды.
Имтиханнар үткәрү өчен 131 имтихан үткәрү пункты әзерләнгән, шул исәптән 51 пункт сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен өй шартларында, дип хәбәр итте Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов. «Барлык пунктлар да Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек департаменты тарафыннан оештырылган әзерлек тикшерүе узды, - дип сөйләде ул. - Куркынычсызлык таләпләрен исәпкә алып, укучыларны йөртү логистикасы уйланылды, имтиханнар тапшырганда хокук бозуларны булдырмау буенча чаралар күрелде».
Казан Мэры Илсур Метшин үз чиратында әлеге чараларның еш кына артык кырыс үткәрелүенә игътибар итте һәм БДИ тапшыру алдыннан мәктәп укучыларын тикшерүләрне йомшартырга чакырды. «Бездә бик кырыс тикшерү очраклары булды. Балаларда болай да стресс, зур җаваплылык. Дисциплина, тәртип булырга тиеш, әмма фанатикларча түгел һәм чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар өчен стресс ситуацияләре тудырмыйча», - диде Мэр һәм үз урынбасарларын, район башлыкларын һәм прокуратура хезмәткәрләрен, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгын, Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментын бу эшкә игътибар итәргә чакырды.
Быел дәүләт йомгаклау аттестациясенә үзгәрешләр кертелде, дип искәртте Мәгариф идарәсе җитәкчесе. Әйтик, 11-нче сыйныфны тәмамлаучылар быел математика буенча БДИның бары бер генә – база яки профиль дәрәҗәсен сайларга хокуклы. Моннан тыш, чит телләр исемлегенә кытай теле кертелгән. Сүз уңаеннан, быел Казан укучыларының берсе дә кытай теленнән имтихан тапшырырга җыенмый.
Тагын бер үзгәреш 9-нчы сыйныфны тәмамлаучыларга кагыла - аларга имтиханнарга кертелү өчен рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсен узарга кирәк булачак.
9-нчы сыйныф укучылары арасында популяр фәннәрдән - җәмгыять белеме һәм информатика. Бу фәннәрне катнашучыларның 50% чамасы сайлап алды. Ә 11-нче сыйныф укучылары арасында - җәмгыять белеме һәм физика. Мәҗбүри имтиханнар - рус теле һәм математика.
Фәннәрдән минималь чикләрнең тотрыклылыгы йомгаклау аттестациясенә сыйфатлы әзерлек булдыруга ярдәм итә, дип саный И.Һидиятов. «Аттестат алу һәм югары уку йортына керү өчен рус теле буенча 36 балл һәм математика буенча 27 балл җыярга кирәк», - дип хәбәр итте ул.