(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май, Ксения Швецова). Казан укучылары Халыкара олимпиадаларда республика һәм Россия данын лаеклы яклый. Бүгенге көндә Казан укучылары арсеналында 22 җиңү исәпләнә. Ел башыннан алар 5 алтын, 4 көмеш, 6 бронза медаль яуладылар. Ә Бөтенроссия олимпиадасы нәтиҗәләре буенча Казан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән бергә, лидерлар өчлегенә чыкты. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов хәбәр итте.
Олимпиадаларның төбәк этабында барлыгы 1843 укучы катнашты. Быел Казан укучыларыннан республика олимпиадаларында 520, ә Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында 459 укучы җиңүче һәм призер булды, – дип хәбәр итте И.Һидиятов. Бөтенроссия олимпиадаларының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча Казан, гадәттәгечә, Мәскәү һәм Санкт Петербургтан гына калышып, лидерлар өчлегенә керде.
«Казан җиңүчеләре һәм призерларының чагыштырма күләме Санкт-Петербургтан 2 тапкыр диярлек югары, - дип билгеләп үтте спикер. - Татарстанның 9 абсолют җиңүчесенең җидесе - Казан укучылары. Финал этабының барлык җиңүчеләре һәм призерлары олимпиаданың профиленә туры килә торган юнәлешләргә Россиянең теләсә кайсы югары уку йортына имтихансыз керә ала». Тагын 7 укучы халыкара олимпиадаларда җиңү яулады, дип өстәде ул.
Быел Казанның 99 мәктәбе, шуларның 23-е – Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабына, Олимпиада хәрәкәте җиңүчеләрен һәм призерларын әзерләде.
Олимпиадаларның йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча 12 фән буенча нәтиҗәләр яхшырды. Әмма шул ук вакытта француз теле, технология, физик культура буенча җиңүчеләр юк.
«Барлык педагогларга, укытучыларга, директорлар корпусына алар башкарган гаять зур эшләре өчен рәхмәт әйтәсем килә. Нәтиҗәләр үзләре турында үзләре сөйли, - диде Казан Мэры Илсур Метшин. - Балаларны тәрбияләү - авыр хезмәт. 100 меңнән артык бала безнең мәктәпләргә көн саен белем алырга килә, һәм укытучы алар тормышында мөһим роль уйный».
Нәтиҗә ясап, Мэр быел 24-нче майдан йомгаклау аттестациясенә керешәчәк Казан укучыларына уңышлар теләде.