(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май, Алена Мирошниченко). Ел башыннан бирле Казан пенсионерлары 62 мең тапкыр «Тормышны яратучылар» проекты кысаларында оештырылган дәресләрдә һәм чараларда булдылар. Узган ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч шундый ук чорда өчтән бер өлешкә кимрәк иде. Бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов клубның уңышлары, шулай ук җәйге сезонны ачачак Тормышны яратучылар көне турында сөйләде.
25-нче майда «Крылья Советов» паркында Тормышны яратучылар көне билгеләп үтелә
Татарстан башкаласында икенче тапкыр Тормышны яратучылар көне узачак. Аны 25-нче майда «Крылья Советов» паркында үткәрәчәкләр. Бәйрәмдә шәһәр пенсионерлары клубта уза торган барлык дәресләр юнәлешләрен дә тәкъдим итәчәк. Монда ук проектның иң актив катнашучыларын һәм иң популяр укытучыларны бүләкләячәкләр.
Моннан тыш, иң актив тормышны яратучылар үзләренең иҗатларын паркның төп сәхнәсендә тәкъдим итәчәкләр, анда шулай ук «Алтын бикә» шәһәр матурлык һәм зирәклек конкурсының финалы да узачак. Алтын яшьтә булган кызлар сәнгатьнең төрле өлкәләрендә үзләренең иҗади сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәтәчәкләр.
Күңел ачу программасы балалар өчен дә, өлкән яшьтәге казанлылар бәйрәмгә гаиләсе белән бергә килә алсын өчен әзерләнгән. А.Абзалов моңа кадәр Казанда узган Тормышны яратучылар көнендә 6 меңнән артык кеше булуын искәртте.
«Тормышны яратучылар» проекты кысаларында чаралар шәһәрнең 55 мәйданчыгында уза
Бүгенге көндә «Тормышны яратучылар» проекты кысаларында чаралар 55 шәһәр мәйданчыгында уза – бу мәдәният йортлары, китапханәләр, ә җәйге чорда - парклар. Дәресләр өчен мәйданчыклар арасында быел кушылган яңа локацияләр дә бар: «Константиновка» мәдәният йорты һәм муниципаль учреждениеләр челтәренә кушылган Тимерьюлчылар мәдәният йорты, дип сөйләде спикер.
Проектта катнашучылар масштаблы шәһәр чараларында даими катнашалар. Әйтик, яңа ел бәйрәмнәрендә тормышны яратучылар «Халык Кыш бабае» шәһәр конкурсында үзләренең театраль сәләтләрен күрсәттеләр, анда тамашачылар мәхәббәте призын алдылар, 9-нчы май көнне алар Меңьеллык мәйданында концерт программасында чыгыш ясадылар. Моннан тыш, Казанның актив пенсионерлары җитәкчелегендә яшь буын уңыш җыюда катнаша һәм Горки-Әмәт урманындагы җәмәгать бакчасында үсемлекләрне карый. Биредә алар үзләренең мастер-классларын үткәрәләр, шуның белән балаларда җир һәм табигатькә мәхәббәт тәрбиялиләр.
А.Абзалов шәһәр мәдәният йортларында, клубларда һәм китапханәләрдә пенсионерлар өчен дәресләр әлеге учреждениеләрнең 85 хезмәткәре тарафыннан уздырылуын билгеләп үтте. Хәер, кызыксынулар буенча 33 клуб берләшмәсен актив пенсионерлар үзләре җитәкли. Мондый берләшмәләр арасында гимнастика, менталь арифметика, бакчачылык һәм башка бик күп нәрсәләр бар.
Җәй көне 10 юнәлеш буенча дәресләр көн саен диярлек узачак
Спикер шулай ук хәзердән үк җәйге сезонга актив әзерлек баруын хәбәр итте, чөнки июнь аеннан тормышны яратучылар Казанның иң популяр һәм кирәкле иҗтимагый киңлекләренә дәресләргә чыгачак: Урицкий, «Крылья Советов», «Сосновая роща» паркларына, Дәрвишләр бистәсенә һәм Горки-Әмәт урманына. «Дәресләр атна саен гамәлдә булган барлык ун юнәлеш буенча һәр көнне диярлек уздырыла», - дип ышандырды А.Абзалов һәм «Тормышны яратучылар» клубы дәресләре җәдвәлен һәм башка кызыклы мәгълүматны кайнар линия телефоны аша белергә була, дип искәртте: 8 (843)236-42-93 яки KZN.RU порталында.
«Тормышны яратучылар» проекты иҗади күнекмәләрне үстерү һәм яңа белемнәр алу, шулай ук фикердәшләр белән аралашу һәм тормыш тонусын саклап калу мөмкинлеге бирә. «Тормышны яратучылар» клубының меңләгән катнашучысы пенсиядә дә актив, кызыклы һәм тулы кыйммәтле тормыш алып барырга мөмкин булуын үз мисалларында күрсәтә», - дип ассызыклады үзенең чыгышында Мәдәният идарәсе җитәкчесе һәм казанлыларны хәрәкәткә кушылырга чакырды.
Казан Мэры Илсур Метшин проектның мөһим функция алып баруына, тирә-юньдәге фикердәшләрне үзендә берләштерүенә ышана. «Без бу проектны кыюсыз гына башлап җибәрдек, ләкин бүген ул шәһәр буенча ышанычлы адымнар белән атлый, географиясен киңәйтә һәм катнашучылар санын арттыра. Бу кешеләр үзләренең энергиясе, актив яшәү рәвеше алып бару теләге белән таң калдыра», - диде шәһәр башлыгы.
Шәһәр башлыгы шулай ук тормышны яратучыларга ярдәм итәргә һәм очрашырга мөмкин булган урыннар санын арттырырга кирәклеген ассызыклады. «Мәдәни тормышта бөтенләй бушлай катнашу мөмкинлеге - бу өлкән кешеләргә хезмәтләре өчен хөрмәт билгесе. Пенсионерларның һәркайсы эшләгән һәм без бүген күргән Казанга җан җылысын керткән», - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.