(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май, Ксения Швецова). 30-нчы июньдә Горки-Әмәт урманында беренче масштаблы маркет үткәрү планлаштырыла, анда 200-дән артык үзмәшгуль катнашыр, дип көтелә. Татарстан башкаласында бу вазифада барлыгы 3804 кеше теркәлгән. Бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин үзмәшгульләрне массакүләм чараларга активрак җәлеп итәргә һәм алар исәп тота ала торган кораллар һәм ярдәм чаралары турында сөйләргә кушты.
Бүген Татарстан территориясендә үзмәшгульләр сыйфатында 10 меңнән артык кеше теркәлгән, шуларның 3804-е Казанда эшли, дип хәбәр итте Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов. Соңгы айда легаль рәвештә эшләргә карар кылган казанлылар саны 800 кешегә арткан.
«Безгә күләгәдән чыгу аларга Казанда эшләнә торган төрле социаль ташламалар һәм ярдәм чаралары системмалары белән файдаланырга мөмкинлек бирәчәген күрсәтү мөһим», - диде А.Вәлиәхмәтов. Аның фикеренчә, әлеге чаралар үзмәшгуль гражданнарга ярдәм итү шәһәр программасы проектын эшләү нигезенә салыначак, аның аерым нигезләмәләре шәһәр хезмәтләре эшчәнлегендә инде чагылыш тапкан. Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә үзмәшгульләр продукциясен һәм хезмәтләрен сату буенча маркетларның системалы эш графигы эшләнә, аларны шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә төрле массакүләм чараларга җәлеп итәләр.
30-нчы июньдә Горки-Әмәт урманы территориясендә үзмәшгульләр катнашында беренче масштаблы маркет үткәрү планлаштырыла. Ул төрле өлкәләрдәге 200-ләп эшмәкәрне үзенә җыяр, дип көтелә: фитнес, матурлык, репетиторлык, балалар өчен күңел ачу хезмәтләре, хендмейд, кондитер эше һәм фермер продукциясе. Аларга продукция сату һәм күрсәтелә торган хезмәтләр белән таныштыру өчен урыннар биреләчәк. Шулай ук үзмәшгульләрне паркларда һәм скверларда шәһәр масштабындагы башка зур вакыйгаларга җәлеп итү дә планлаштырыла.
25-нче һәм 26-нчы майда Казанда узачак җәмәгать туклануы, хезмәт күрсәтү һәм күңел ачу өлкәсендәге Open Space Market креатив проектларны алга этәрү буенча чираттагы зур төбәк мәйданчыгында да үзмәшгульләр өчен чаралар уздырачаклар. Ярминкә кысаларында салым органнары вәкилләрен, «Опора России» гомумроссия иҗтимагый оешмасы экспертларын, Үзмәшгульләргә ярдәм үзәге вәкилләрен һәм башка белгечләрне чакырып, иң мөһим сораулар буенча лекторийлар, мастер-класслар узачак, дип сөйләде А.Вәлиәхмәтов. «Актуаль мәсьәләләр буенча консультация бирү үз бизнесын легальләштерергә карар кылган кешеләр өчен дә, бу хакта уйлаучылар өчен дә оештырылачак, - дип өстәде спикер. - Шулай ук без чарага ташламалы кредитлауның шәһәр программасы турында фикер алышу өчен банкларны да чакырдык».
Ярминкәдә үзмәшгульләр эшчәнлегенә кагылышлы мәгълүмат белән стендлар урнаштырылачак, анда катнашучыларны шәһәр паркларында булачак чараларга аккредитацияләү һәм анонслау каралган. Әйтик, шәһәрлеләр 30-нчы июньдә Горки-Әмәт урманында узачак масштаблы маркетта катнашу өчен үзмәшгульләр теркәлүен үтә алачаклар.
«Бер-бер артлы үзмәшгульләр эше өчен аңлаешлы һәм ачык шартлар тудырырга кирәк, алар күбрәк күләгәдән чыгып, федераль, республика һәм муниципаль норматив документлар бирә торган мөмкинлекләрдән, инструментлардан файдалана алсын, - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. - Даими рәвештә «температураны үлчәп торуыгызны» һәм бу елда безнең өчен өстенлекле бурычларның берсе булуын истә тотуыгызны сорыйм».
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Россия Федерациясенең өч субъекты (Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре) белән беррәттән яңа махсус салым режимын – һөнәри керемгә салым кертү буенча сынап карау проектында катнаша. Проектта үзмәшгуль гражданнар ирекле катнаша. Үзмәшгульләр сыйфатында яңа статуста махсус салым режимында, сизелерлек өстенлекләр алып эшләячәк шәхси эшмәкәрләр дә, физик затлар да теркәлә ала.