(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май, Ксения Швецова). Бүген Казанда WorldSkills милли чемпионаты финалы башлана. Чемпионат ярышлары 21-23-нче майда «Казан Экспо» мәйданчыгында, шулай ук биш күчмә мәйданчыкта узачак. Аларда 1,5 мең конкурсант катнашачак, 14 меңнән артык кунак көтелә. Чемпионат «Татнефть-Арена» боз сараенда матур кереш өлеш белән ачылачак. Милли чемпионат Татарстан башкаласы өчен WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты алдыннан генераль репетиция булачак, дип билгеләде бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин.
Милли чемпионат ярышлары алты һөнәр блогы компетенцияләре буенча узачак: төзелеш, мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр, иҗат һәм дизайн, җитештерү һәм инженерлык технологияләре, хезмәт күрсәтү, шулай ук транспорт һәм логистика өлкәләре, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.
Мәйданчыкларда барлыгы 92 WorldSkills компетенциясе, шул исәптән 56 дөнья чемпионаты компетенциясе, 48 WorldSkills Junior чемпионаты компетенциясе һәм тагын 26 – WorldSkills «50+ хикмәт ияләре күнекмәләре» тәкъдим ителәчәк. Чемпионатта илнең 85 субъектыннан 1,5 меңнән артык конкурсант, 1,5 меңнән артык эксперт һәм 1800 волонтер катнашачак. Ярышларны карарга 14 меңнән артык кунак килер, дип көтелә.
«Чемпионат ачык булганлыктан, ул инде халыкара катнашучыларның игътибарын үзенә җәлеп итте, һәм дөнья чемпионаты алдыннан аңа 23 илдән 164 конкурсант киләчәк», - диде И.Шакиров. Моннан тыш, чемпионатның эшлекле программасы кысаларында дәүләт хакимияте органнары, предприятиеләр һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре катнашында 20 тематик сессия планлаштырылган, дип өстәде ул. Алар милли җыелма команданы әзерләү, кадрлар стандарты, сәнәгать үсеше, төбәк чемпионатына йомгак ясау, экспертлар бергәлеге һәм яшьләр проектларын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышачак.
Чемпионатка әзерләнүдә ярдәм итү өчен Башкарма комитетка 5 компетенция беркетелгән: флористика, пешекче эше, кондитер эше, ресторан сервисы һәм чәчтараш сәнгате. Алар буенча чемпионат финалына 14 конкурсант узды.
Барлык теләүчеләр, алдан теркәлү үтеп, tickets.worldskills.ru сайтыннан билет алып, чемпионат барышын күзәтә алачаклар. Шул ук сайтта чара программасы белән танышырга мөмкин.
Милли чемпионатның ябылу тантанасы 24-нче майда «Татанефть-Арена» боз сараенда узачак.
Милли чемпионат - дөнья этабында катнашу өчен Россия җыелма командасы составына сайлану буенча соңгы этап, дип искәртте Казан Мэры Илсур Метшин. «Казан егет-кызларыбызга үз өеңдә диварлар, җанатарлар ярдәм итәр, алар осталыкларын күрсәтер, дип өметләнәбез, болар барысы да аларга югары күрсәткечле чыгыш ясарга һәм августта узачак дөнья чемпионатында Россия данын якларга мөмкинлек бирәчәк, - диде Мэр. – Безнең өчен милли этап - август дөнья чемпионаты алдыннан уза торган генераль репетиция. Ул катнашучылар составы буенча һәм илләр катнашуы буенча иң массалы булырга вәгъдә итә. Җаваплы кешеләрдән барысын да тикшереп торуларын, август аенда югары дәрәҗәдә булырга тиешле финиш катламын шомартып бетерүләрен тагын бер кат сорыйм. Бу - безнең Президентыбыз җитәкчелегендә республика Хөкүмәтеннән хезмәттәшләр командасы составында системалы җаваплы оештыру эше».
Милли чемпионатның финалы - Россиядә урта махсус уку йортлары студентлары арасында һөнәри осталык буенча 16 яшьтән алып 22 яшькә кадәр булган, һөнәри юнәлеш бирүгә һәм илнең мәгариф системасына иң яхшы халыкара тәҗрибәләр кертүгә ярдәм итә торган иң зур ярышлар. Быел төп чемпионат белән бергә уку йортлары базасында компетенцияләрнең махсуслаштырылган үзәкләрендә дә 50 яшьтән өлкәнрәк белгечләр өчен WorldSkills стандартлары буенча «50+ хикмәт ияләре күнекмәләре» һөнәри осталык ярышлары узачак.
Исегезгә төшерәбез, WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты 22-27-нче август көннәрендә узачак. Анда WorldSkills хәрәкәте тарихында рекордлы сандагы конкурсантлар һәм экспертлар – 67 илдән 1377 конкурсант катнашачак.
Анда 1,5 меңнән артык конкурсант, 14 меңнән артык карарга килүчеләр катнашыр, дип көтелә.