(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май, Алена Мирошниченко). Рекордлы сумма – 4 млн 455 мең сум акча Казан мәктәп ярминкәләрендә җыелган, алар 36 балага ярдәм итүгә юнәлдереләчәк. Узган шимбәдә, 18-нче майда, игелек ярминкәләре Казанның меңләгән битараф булмаган гаиләләрен берләштерде, алар мәктәп укучылары әзерләгән кул эшләнмәләрен һәм тәм-томнарны сатып алдылар. Казан Мэры Илсур Метшин Игелек ярминкәләрендә катнашканнары һәм оештырганнары өчен балаларга, аларның ата-аналарына һәм укытучыларына рәхмәт белдерде. Узган чара турында бүген традицион аппарат киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров хәбәр итте.
Ярдәм алачак балалар арасында «дегенератив миопия» диагнозы куелган 13 яшьлек Карина һәм беренче типтагы шикәр диабеты белән авыручы 12 яшьлек Илья бар. Моннан тыш, акчаларның бер өлеше сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 61-нче номерлы Казан мәктәбенә интерактив җиһазлар сатып алуга юнәлдереләчәк, дип сөйләде спикер. «Барлык 36 мохтаҗ балага үз кул эшләре белән аларны яхшы белгән, аралашкан яшьтәшләре ярдәм иттеләр, алар игелекле эшнең ни өчен эшләнүен яхшы аңлыйлар. Хәйриячелекнең Казан укучылары өчен нормага әверелүе бик мөһим. Узган чара казанлыларның йөрәкләре яхшылык эшләр өчен ачык булуын тагын бер кат күрсәтте», - дип ассызыклады Р.Гафаров.
Казан Мэры Илсур Метшин үз вакытында игелек ярминкәләрен үткәрүне нәкъ менә балалар башлап җибәргәнлеген искә төшерде. Бу Идел Буе районының 19-нчы номерлы гимназиясеннән башланды, аннары катнашучы мәктәпләр саны 9-га җитте, ә бүген язгы һәм көзге игелек ярминкәләре киң колач белән уза – аларда балалар катнаша, алар үзләренең ата-аналарын, әбиләрен, бабайларын, күршеләрен җәлеп итә, диде шәһәр башлыгы. «Бу Казанда кечкенә генә инештән игелек елгасы барлыкка килгән очрак. Чын ярдәм алачак 36 бала - бу бик зур сан һәм бик яхшы нәтиҗә. Әмма иң мөһиме, яшьләр кечкенәдән үк якыннарга ярдәм күрсәтүнең әһәмиятен аңлый. Мәктәп эскәмиясеннән салынган меценат хисе аларны гомер буена озата барсын иде. Ул вакытта без куйган бурыч – Казанның игелекле булуы, бер-беребезне ишетүебез, янәшәбездәге ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне күрүебез, - тормышка ашачак», – дип ассызыклады И.Метшин.
Игелек ярминкәләрен Казанда Мәгариф идарәсе, район администрацияләре һәм «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән оешмасы оештыра.