(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май). Казан Башкарма комитетында шәһәр муниципаль берәмлек органнары һәм Башкарма комитет бүлекчәләре җитәкчеләренең аппарат киңәшмәсе бара. Эшлекле дүшәмбене ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин уздыра.
Киңәшмәдә 2018-2019 уку елына якынча нәтиҗәләр һәм Казандагы Жизнелюб көнен бәйрәм итү буенча фикер алышырга планлаштыралар.