(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче май, Алена Мирошниченко).
Бүген Казан Мэры, Идел буе шәһәрләре ассоциациясе рәисе Илсур Метшин РФ
Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле
каршындагы җирле үзидарәне үстерү буенча округ консультатив советы утырышында авария хәлендәге торак һәм
мәдәни мирас объектларын саклау темасын күтәрде. Казан Мэры мәдәни мирас
объектларын торгызу өчен федераль һәм төбәк бюджетларыннан максатчан финанслау
мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
Илсур Метшин хезмәттәшләренә авария хәлендәге торакны
ликвидацияләү һәм шәһәр халкын күчерү мәсьәләсен хәл итүдәге Казан тәҗрибәсе
турында сөйләде. Аерым алганда, ТР беренче Президенты Минтимер Шәймиев
инициативасы белән чыккан тузган торакны бетерү буенча моңарчы күрелмәгән
программа турында билгеләп үтте, аның ярдәмендә шәһәрдә 33 меңнән артык гаилә
төзекләндерелгән торакка күчкән, 315 күпфатирлы йорт төзелгән һәм файдалануга
тапшырылган.
«Әмма авария хәлендәге һәм тузган торакны бетерү
проблемасын тулысынча хәл итеп булмады, һәм 2013 елда яңа программа расланды,
аңа 1600 гаилә яшәгән 89 авария хәлендәге йорт кертелде», - дип хәбәр итте Мэр.
Ул билгеләп үткәнчә, күп кенә шәһәрләр өчен авария хәлендәге торакны
ликвидацияләү программасын гамәлгә ашыру катлаулы, дәүләт тарафыннан саклана
торган һәм сүтәргә ярамаган мәдәни мирас объектлары исемлегендә.
Программа мондый йортларда яшәүчеләрне күчерүне генә
финанслый, ә соңыннан йортларны яңадан торгызу аерым һәм зур чыгымнар таләп
итә. Аларны капремонт программасына 185-ФЗ номерлы Федераль закон шартлары
буенча кертү мөмкин түгел.
Илсур Метшин, халыкны күчергәннән соң, мәдәни мирас
объектларын торгызуга федераль һәм төбәк бюджетларыннан максатчан финанслау
булдыру кирәклеге турындагы тәкъдим белән чыкты. «Моның өчен федераль дәрәҗәдә
ихтыяри карар кирәк. Һәйкәлләр көннән-көн җимерелә, һәм муниципалитетлар көче
белән генә аларны торгызып булмый», - дип белдерде Казан Мэры.
Ул
шулай ук халык күчерелүче торакның бәясен билгеләү темасына да кагылды.
И.Метшин, «Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды турында»гы
Федераль законны гамәлгә ашыру кысаларында гражданнарны күчергәндә бер квадрат
метрның бәясе күләмен билгеләү өчен билгеләнгән субъектлар башкалаларында торак
бәясенең федераль дәрәҗәдә мониторингы кирәклеген билгеләп үтте.
Бу мәсьәлә башка шәһәрләр, аерым алганда, Пенза өчен
дә шактый кискен тора, моның турында шәһәр хакимияте башлыгы Виктор Кувайцев
сөйләде. «Авария хәлендәге торактан күчерү программасын гамәлгә ашырып, аның
федераль булуын һәм муниципалитетларга зур йөк булмаска тиешлеген истә тотарга
кирәк. Без, әлбәттә, эшлибез һәм моны дәвам итәчәкбез, әмма объективлык өчен
аны тагын да гамәлиерәк, реаль итәргә кирәк. Эш шунда ки, без бу программаны
сузабыз, әмма бу безгә төп бурычларыбызны үтәргә мөмкинлек бирми торган билгеле
бер чыгымнар белән бәйләнгән», - дип аңлатты ул.
Муниципалитетларның вәкаләтләре темасын дәвам итеп,
Илсур Метшин аларның керем чыганаклары белән тәэмин итү кирәклеген билгеләп
үтте. «Җирле бюджетларда муниципалитетлар мөстәкыйль эш итә ала торган шәхси
керемнәр аз өлешне алып тора, гамәлдәге шартларда муниципаль берәмлекләр югары
бюджетларга бәйле рәвештә эш алып бара», - дип ассызыклады Идел буе федераль
округы рәисе. ТР башкаласы Мэры билгеләп үткәнчә, шәһәрләргә Россия Федерациясе
Президенты куйган катлаулы бурычны хәл итәргә кирәк - шәһәр мохитенең
уңайлылыгын кардиналь арттыруны, шәһәр мохитенең сыйфат индексын 30%-ка
арттыруны тәэмин итәргә, бу күрсәткеч нигезендә тискәре мохит булган шәһәрләр
саны 2 тапкыр кимүне тәэмин итәргә кирәк. «Бер генә муниципалитет та моны үз
көче белән генә эшли алмый», - дип ассызыклады Казан башлыгы.
Ульяновск башлыгы Сергей Панчин, үз чиратында,
И.Метшин Идел буе шәһәрләре ассоциациясе рәисе һәм тәҗрибәле җитәкче буларак,
шәһәр һәм муниципалитетларда тупланган проблемаларны төгәл һәм дөрес итеп
тасвирлады, дип ассызыклады. «Без барыбыз да Казанның, гомумән Татарстанның
бөтен Идел буе федераль округыннан алда баруын таныйбыз. Ульяновск төбәге һәм
аның үзәге Татарстан белән күптәнге дуслар, без бер-беребездән күп тәҗрибә
алабыз», - дип уртаклашты С.Панчин.
Саратов өлкәсе губернаторы Валерий Радаев билгеләп
үткәнчә, җирле үзидарә халыкка иң якын, тормыш иминлеге өчен турыдан-туры җавап
бирә торган хакимият бүлеге булып тора. «Әмма җаваплылык арта гына бара.
Региональ һәм муниципаль хакимиятләр милли проектларны уңышлы гамәлгә ашыру
белән кызыксыналар, шуңа күрә эшне шулай ук бергә дәвам итәчәкбез, нәкъ менә
монда, Владимир Путин әйткәнчә, төп милли мәсьәләләр гамәлгә ашырыла бит.
Аларның нәтиҗәләре һәр субъектта күренергә тиеш», - дип ассызыклады ул.
Нәтиҗә ясап, Илсур Метшин Россия Президентының һәр
милли проектларда алга китеш максатларын билгеләвен һәм аларны гамәлгә ашыру
күрсәткечләренең югары планкасын куюын билгеләп үтте. «Без, шәһәр җитәкчеләре буларак,
үз җаваплылыгыбызны аңлыйбыз һәм үзебез өчен билгеле бер стратегия билгеләдек,
әмма тагын бер кат шуны ассызыклыйсым килә: бары тик бергә генә, барлык дәрәҗә
һәм бюджетларның мөмкинлекләрен берләштереп, без куелган максатларга ирешә
алачакбыз: шәһәр халкының тормыш сыйфатын күтәрү, икътисадның тотрыклы үсеше,
уңайлы һәм куркынычсыз мохит булдыру һәм гражданнарның шәхес буларак
формалашулары өчен барлык шартларны тудыру», - дип нәтиҗә ясады Казан Мэры.
Исегезгә төшерәбез, утырыш
Балаково АЭС мәгълүмат үзәгендә (Саратов өлкәсе) узды. Анда Россия Федерациясе
Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь
Комаров, Россия Федерациясе Федераль җыены, Төзелеш министрлыгы һәм Россия
Икътисадый үсеш министрлыгы вәкилләре, округ төбәкләренең административ
үзәкләре башлыклары, муниципалитетлар вәкилләре, экспертлар катнашты.