(Казан
шәһәре KZN.RU, 18-нче май). Россиядә Җирле үзидарәне үстерү буенча милли
ассоциация төзелде. Мондый карар узган кич Мәскәүдә узган ассоциацияне гамәлгә
куючылар җыелышында кабул ителде. Чарада Казан Мэры, Идел буе шәһәрләре
ассоциациясе рәисе Илсур Метшин да катнашты. ТР башкаласы җитәкчесе
ассоциациянең Югары советы президиумы составына керде.
Ассоциацияне оештыручылар - Россиянең иң эре һәм
абруйлы иҗтимагый оешмалары, аларның максатлары һәм бурычлары илдә җирле
үзидарә институтларына ярдәм итүне күздә тоткан. Алар арасында Бөтенроссия
муниципаль берәмлекләр конгрессы, Бөтенроссия Җирле үзидарә советы, Россия
шәһәрләре берлеге, Башкалалар һәм эре шәһәрләр халыкара ассамблеясы, Идел буе
шәһәрләре ассоциациясе, «Рус провинциясе» тарихи җирлекләр үсеше ассоциациясе,
Атом сәнәгатенең ябык административ-территориаль берәмлекләре ассоциациясе,
Россия үзәге һәм Төньяк-Көнбатыш шәһәрләре берлеге бар.
Ассоциацияне төзү, Россиянең 22 мең муниципаль
берәмлегенең фикерен һәм үзенчәлекләрен исәпкә алып, җирле үзидарә системасын
үстерүдә бердәм килешенгән сәясәт булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Гамәлгә
куючылар фикеренчә, бу хәзерге вакытта гамәлдә булган барлык иҗтимагый
оешмаларның һәм берләшмәләрнең нәтиҗәлелеген арттырачак. Чараларны гомуми
планлаштыру аларның эшен сыйфатлы яңа дәрәҗәгә чыгарачак.
Ассоциациянең төп бурычы - халыкны, җирле үзидарә
вәкилләрен милли проектларны гамәлгә ашыру процессына җәлеп итү. Гамәлгә
куелган оешма гражданнар, җирле үзидарә системасы һәм дәүләт хакимияте
органнары арасында «кире элемтә» инструменты ролен үз өстенә алачак, дип хәбәр
итәләр Бөтенроссия Җирле үзидарә советы матбугат үзәгендә.
Оештыру җыелышында ассоциация уставын расладылар,
ассоциациянең югары советы әгъзалары санын билгеләделәр, рәисен һәм югары совет
урынбасарын, шулай ук ассоциация идарәсе рәисен сайладылар.
Шулай итеп, ассоциациянең югары советы рәисе итеп
Дәүләт Думасы депутаты Виктор Кидяев, Федерация Советының федератив төзелеш,
төбәк сәясәте, җирле үзидарә һәм Төньяк эшләре комитеты рәисе итеп Олег
Мельниченко, Федерация Советының икътисади сәясәт комитеты рәисенең беренче
урынбасары итеп Вячеслав Тимченко, идарә рәисе итеп Россия үзәге һәм
Төньяк-Көнбатыш шәһәрләре берлеге президенты, Псков шәһәре башлыгы итеп Иван
Цецерский сайланды. Шулай ук ассоциациянең Югары советы, Югары советы
президиумы һәм ревизия комиссиясе составы сайланды.