(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы май, Ксения
Швецова). Казанда «Үлемсез полк» бөтенроссия хәтер акциясе узды. Быел аңа 169
мең кеше кушылды, алар Бөек Җиңүгә өлеш керткән туганнарының портретлары белән
шәһәрнең үзәк урамнары буйлап уздылар.
Акциядә катнашучылар арасында республиканың беренче
затлары – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан
Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы
Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит
Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин, шулай ук республика министрлыклары һәм
ведомстволары, шәһәр Башкарма комитеты вәкилләре бар иде.
Иртәдән үк шәһәр урамнарында һәм җәмәгать
транспортларында туганнары портретлары төшерелгән транспарантларны кулларына
тоткан шәһәр халкын күрергә була иде. Татарстан башкаласы акциядә катнашучылар
саны буенча инде берничә ел лидер булып тора, шуңа күрә колоннаны алдан ук
формалаштыра башлыйлар, һәм казанлылар үзләре акциягә иртәрәк килүне өстен
күрә.
Карл Маркс урамында катнашучыларны җыю 13.00 сәгатьтә
башланды, бу вакытка биредә йөзләгән кеше җыелган инде. «Улым мине «Үлемсез
полк»та катнашырга рухландырды, – дип сөйләде Лали Чохели, ул быел беренче
тапкыр үзенең улы Марк белән акциядә катнаша. – Аның мәктәп дуслары ел саен
әлеге чарада катнаша, һәм ул да теләк белдерде. Бик шатмын аның өчен, чөнки иң
мөһиме – тәрбия. Әлеге акция ярдәмендә без балаларны хөрмәт итәргә өйрәтәбез,
ватанпәрвәрлек хисен тәрбиялибез». Маркта
– әнисе сатып алган Кызыл Армия пилоткасы, күкрәгенә Георгий тасмасы
беркетелгән, кулларында өлкән бабасы Кирсанов Михаил Семеновичның портреты
балкый. «Сугышка ул бик иртә киткән, ике ел көрәшеп өлгерә һәм фронттан исән
кайта. Миңа 15 яшь булганда үлде», - дип сөйләде Лали Чохели.
Җиңү байрагы белән колонна «Үлемсез полк» хәрәкәтен
15.00 сәгатьтә башлап җибәрде. Йөрешне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнеханов җитәкләде, ул акциягә әтисе – Миңнеханов Галимҗан Миңнехан улы
портреты белән чыкты. Ул 19 яшендә фронтка китә, 359-нчы укчы полкы составында
сугыша. Мәскәү янындагы каты сугышлар нәтиҗәсендә 1941 елның 15-нче декабрендә
һәлак була.
Шулай ук беренче рәтләрдә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер
Шәймиев әтисе Шәймиев Шаһишәрип Шәймөхәммәт улының портреты белән узды, аның
әтисе Мәскәү астындагы сугышта каты яралана һәм 1942 елда комиссияләнә. Аннары
Шаһишәрип Шәймиев 25 ел Актаныш районында колхоз рәисе булып эшли.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге акциягә
әтисе Хәйрулла Динкәй улы Мөхәммәтшин портреты белән кушылды, аның әтисе 1941
елда фронтка китә һәм сугыштан 1945 елның июлендә өлкән сержант дәрәҗәсе белән
әйләнеп кайта. ТР Премьер-министры Алексей Песошин үз бабасы Владимир
Яковлевның портретын кулында тотып йөрештә катнашты.
Казан Мэры Илсур Метшин маршка әтисе ягыннан бабасы
Мөҗәһит Мөхәммәтшә улы Метшинның портреты белән чыкты. Ул сугышның беренче
көннәреннән алып 1945 елгы җиңүгә кадәр сугышта булган, биш тапкыр яраланган
һәм ике контузия алган.
Йөрешкә Мөштәри, Гоголь һәм Жуковский урамнарыннан
кушылырга мөмкин иде, шуңа күрә акциядә катнашучылар саны колонна хәрәкәтенең
барышы вакытында артып торды. Яшь гаилә Алинә һәм Артур йөрешкә туй киемнәрендә
кушылдылар. «Әле күптән түгел генә без тормышыбыздагы мөһим вакыйганы билгеләп
үттек. Әмма бүген шулай да безнең илнең иң төп бәйрәме, без аны калдыра
алмадык, - дип сөйләде Алинә. – Мин бүген үземнең бабам портреты белән чыктым.
Ул 1941 елда сугышка китә һәм 42-нче елда гаиләсенә хәбәрсез югалуы җиткерелә.
Аны таба алмаганнар, без дә аның турында берни дә белмибез. Һәм бүген безнең илебез
өчен сугышкан барлык сугышчыларны, шул исәптән бабабызны да искә алу мөмкинлеге
туды».
Хәрәкәт маршруты буенча акция катнашучыларына тавыш
колонкалары куелды, алардан «Катюша», «Җиңү көне», «Изге сугыш» җырлары һәм
башка композицияләр яңгырады.
«Үлемсез полк»та катнашучылар саны ел саен арта бара.
Мондый масштаблы акцияне оештыру һәм үткәрү өчен 500-дән артык волонтер ярдәме
кирәк булган. Әйтик, Җиңү волонтеры Мария колонна формалаштыруда катнашты.
«Бөтен кешеләр белән бергә маршта катнашмасак та, без дә бүген бик мөһим миссия
башкарабыз, - дип саный ул. - Әйтик, бүген бик эссе, кешеләргә дә авыр. Без
аларга су урнаштырылган тартмаларның кайда булуын күрсәтәбез, медицина ярдәмен
ничек алып булуын әйтәбез».
«Үлемсез полк» 2 сәгать эчендә Карл Маркс, Лобачевский
урамнары, «Черек күл» паркы һәм Кремль урамы буйлап узды. Ирек мәйданында акция
хөрмәтенә вокаль һәм бию ансамбльләре чыгышы белән концерт оештырдылар.
Исегезгә төшерәбез, «Үлемсез полк» – Бөек Ватан сугышы
буыны турында хәтерне саклауга юнәлтелгән бөтенроссия хәрәкәте. Хәрәкәттә
катнашучылар Җиңү көнендә туганнарының фотографияләре белән шәһәр урамнары
буенча колонна булып узалар. Катнашучыларның кулларындагы фотолар арасында
армия һәм флот ветераннары, партизаннар, каршылыклы сугышчылар, тыл хезмәтчәннәре,
концлагерь тоткыннары, блокадниклар, сугыш балалары һәм Бөек Җиңүгә үз
өлешләрен кертүчеләр бар. Йөреш беренче тапкыр 2011 елда Томскида узды, ә бүген
ул 80-нн артык дәүләтне һәм территорияләрне үз эченә ала. Узган ел Казанда акциядә 163 мең кеше катнашты.