(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы май, Алинә
Бережная). Бүген Меңьеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына
багышланган Казан гарнизоны гаскәрләре парады узды. Мәйдан буенча 2 меңнән
артык хәрби хезмәткәр, хәрби училищелар, кадет сыйныфлары һәм Юнармия
курсантлары, хәрби техника узды. Парадта Татарстан Республикасы Президенты
Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев,
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан Мэры Илсур Метшин һәм
башкалар катнашты.
Казан Кремле янындагы яшел трибуналарга - парадны
күзәтү өчен иң яхшы урыннарга – иртәдәнүк казанлылар урнашты. Күпләр бу кояшлы
көндә гаиләләре белән килгән иде. Кайбер кешеләр бәйрәмгә ныклап әзерләнгән -
пилоткалар кигәннәр, шарлар күперткәннәр һәм үзләре белән флажоклар алганнар.
«Җиңү парадын ирем белән беркайчан да калдырмыйбыз, быел беренче тапкыр нәни
кызыбызны алдык, аңа да күрсәтергә теләдек. Балалар ватанпәрвәр булып
тәрбияләнергә тиеш», - дип тәэсирләре белән уртаклашты Казанда яшәүче Анна
Ефремова.
Тантананың төп сәбәпчеләре - Бөек Ватан сугышы
ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре - үзәк трибуналарда урнаштылар. Ветераннарның
парадлы мундирлары орденнар һәм медальләр белән тулган. Алар өчен бу
үзенчәлекле көн. «Дүрт сугыш уздым һәм исән калдым, Җиңү көне - бәхет бәйрәме.
Сугыш вакытында без көн саен Җиңү турында хыялландык, өмет белән яшәдек.
Хәзерге буынның сугышны беркайчан да белмәвен телим. Куркыныч еллар бу, шуңа
күк йөзе һәрвакыт тыныч булсын», - диде Бөек Ватан сугышы ветераны Фәрах
Хәйретдинов.
Традиция буенча Җиңү Парады А.Александровның «Изге
сугыш» музыкасына Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт
флагларын һәм Җиңү байрагын чыгару белән башланды.
Зур экранда казанлылар Мәскәүдәге Кызыл мәйданда хәрби
парадтан турыдан-туры трансляцияне күрделәр, анда ил Президенты Владимир Путин россиялеләрне Җиңү көне белән котлады. Ил башлыгы билгеләп үткәнчә, ил
тарихында истәлекле даталар һәм вакыйгалар күп, әмма иң мөһиме - фашизмны җиңү.
«Җиңүгә бөтен халыкның тырышлыгы белән ирешелде. Беренче булып илбасарларның иң
нык, кискен бәрелешен Брест ныклыгы гарнизоны кабул итә. Ахыргача көрәшәләр,
яшь буынга ныгытылган корылманың диварларында язулар калдыралар, аларны укыган
саен йөрәк калтырап куя. Алар безнең өчен ант һәм үгет кебек яңгырыйлар: «Үләм,
әмма бирешмим». Солдатларыбыз илнең иреге өчен, тыныч киләчәге өчен,
һәркайсыбыз өчен гомерләрен дә кызганмады. Без беркайчан да аларның
батырлыкларын һәм үзләрен корбан итүләрен онытмаячакбыз, алар Җиңүне гомерләре
белән түләде. Безнең изге бурычыбыз - чын геройларны саклау. Без җиңүчеләр
буынының барлык ветераннары алдында баш иябез. Сез төрле илләрдә яшисез, әмма
сез бергә кылган батырлыкны бүлеп булмый. Без һәрвакыт сезнең барыгызны да
хөрмәт итәчәкбез, барыбыз өчен дәбер булган Җиңүне данлыячакбыз», - дип котлады
россиялеләрне В.Путин.
Сугыштан кайтмый калган ветераннарны бер минут тынлык
белән искә алдылар. Соңыннан РФ Дәүләт гимны яңгырады.
Ветераннарга рәхмәт сүзләре белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та мөрәҗәгать итте. «74 ел элек фашизм Совет
халкының батырлыгы һәм бердәмлеге, бөек көрәш һәм хезмәт батырлыгы алдында
берсүзсез юк ителде. Ул вакытта барлык халыклар да нәкъ менә Советлар Союзы,
безнең Кызыл Армия һәм күпмилләтле совет халкының Икенче бөтендөнья сугышы
нәтиҗәләрен билгеләвен аңлады», - диде Р.Миңнеханов. Республика башлыгы Совет
халкы дәүләтләр һәм халыклар белән түгел, ә җинаятьчелек һәм милләтчелек белән
сугышты, дип ассызыклады. Бөек Җиңү авыр югалтулар аша яуланды. «Без сугыштан
кайтмаган ватандашларыбызның якты истәлеге алдында баш иябез, арабыздан киткән
кешеләрне хөрмәт белән искә алабыз. Сугыш геройлары безнең йөрәкләрдә, алар
безнең белән «Үлемсез полк» сафларында, һәйкәлләрдә һәм мемориалларда», - дип
билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук ТР Президенты Татарстан Республикасында Совет
халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенең 75 еллыгы уңаеннан Җиңү паркында
урнаштырылачак Бөек Ватан сугышында җиңүчегә һәйкәлнең иң яхшы проектына
конкурс игълан ителүен билгеләп үтте.
Ветераннарга мөрәҗәгать итеп, ТР Президенты
билгеләп шуны үтте: «Сезнең тормыш, язмыш – безнең өчен дә, киләчәк буын өчен
дә үрнәк. Без сезнең васыятьләрегезне үтәячәкбез, халкыбызның традицияләрен
дәвам итәчәкбез, тынычлык, игелек һәм гаделлек идеалларына тугрылыкны
саклаячакбыз, күпмилләтле бөек
Ватаныбызның куркынычсызлыгын һәм иминлеген тәэмин итәчәкбез». ТР Президенты
чыгышы ахырында Татарстан гимны яңгырады.
Аннары Меңьеллык мәйданы буенча Казан Суворов хәрби
училищесының барабанчыларының җыелма ротасы барабаннары ритмы астында Казан
гарнизоны гаскәрләре, Эчке эшләр министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр
министрлыгы хезмәткәрләре, Казан хәрби училищелары, республика иҗтимагый
берләшмәләре вәкилләре, студентлар узды.
Аның артыннан хәрби техника үтте, алар арасында ИС,
ИС-3 һәм Т-34 танклары һәм ретроавтомобильләр бар иде.
Бәйрәм парады театральләштерелгән пролог һәм 1400
кешедән торган җыелма хор белән тәмамланды, алар «Җиңү көне» җырын башкардылар.
Артистларга аягүрә тамашачылар кушылып җырладылар.
Исегезгә төшерәбез, бүген казанлыларны һәм шәһәр
кунакларын бәйрәм уңаеннан зур чаралар программасы көтә, ул 22.00 сәгатьтә матур
салют белән тәмамланачак.