(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май Ксения Швецова). Казан Мэры Илсур Метшин бүген ишегалды территориясен карап чыгу барышында Четаев урамы буенча 20, 22 һәм 24-нче номерлы йортлар ишегалларын төзекләндерү проектын эшләргә һәм җирле халык белән фикер алышырга кушты. Ишегалдын ремонтлау мәсьәләсен алдагы көнне дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына кандидатлар сайлау буенча алдан тавыш бирү дебатлары барышында язучы Камил Кәримов күтәрде.
Исегезгә төшерәбез, дебатлар кичә «Бердәм Россия» партиясенең төбәк башкарма комитетында узды, аларның төп темасы - «Мәдәният: республика халкының сыйфатлы мәдәни продуктка ия булуы». Чакырылган мәдәният эшлеклеләре арасында язучы Камил Кәримов та бар иде, әңгәмә барышында ул Мэрга Четаев урамы буенча урнашкан ишегалдын төзекләндерү соравын бирде. Ул капиталь ремонт программасына кертелгән ишегалларының исемлеге белән кайда танышырга мөмкин булуы белән кызыксынды һәм үз ишегаллары торышына зарланды. «Безнең шәһәрдә ишегалларын ремонтлау программасы бар, анда ниндидер зур саннар... әмма әлеге исемлекләрне кайда күрергә, ремонт безнең ишегалдыбызга кайчан килүен кайдан белергә була? Бездә моны аңламыйбыз, - дип аңлата К.Кәримов. – Мин үз йортымда инде 25 елдан артык яшим, бу вакыт эчендә безнең ишегалды бер генә тапкыр да ремонтланмады».
Ишегалдында яшәүчеләр инициативасы белән 70 машина урынына парковка оештырылган, әмма К.Кәримов сүзләренчә, шәһәрлеләргә ул комачауламый. Биредә яшәүчеләрнең төп дәгъвалары – асфальт-бетон өслеге торышына - җимерелгән юллар аркасында бөтен машиналар да ишегалдына керергә базмый. «Дәүләт автоинспекциясе норма билгеләде – чокырлар 5 см артык булырга тиеш түгел. Ә бездә 7-12 см», - ди язучы.
Сорауга җавап биреп, И.Метшин ишегаллары исемлеге Мэриянең рәсми порталындаурнаштырылуын билгеләп үтте. Шәһәр башлыгы проблемалы ишегалдын карарга вәгъдә итте. «Элек Казан юллар һәм ишегаллары торышы буенча тәнкыйть үзәгендә булды, ләкин без Татарстан Президенты һәм федераль үзәк ярдәме белән алга киттек», - диде Мэр. Казанда ишегалды территорияләре акрынлап ремонтлана, аларны программа беренче чиратта, халыкның теләкләренә һәм фикерләренә нигезләнеп үз эченә ала, дип өстәде ул.
Бүген шәһәр башлыгы күчмә киңәшмә үткәрде, аның барышында проблемалы ишегалдын карап чыкты һәм Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаевка төзекләндерү проектын эшләргә кушты. Бу эшкә ул «Уңайлы йорт» идарәче компаниясен җәлеп итәргә кушты. Әзер проект буенча яшәүчеләр белән, аларның теләкләрен исәпкә алу өчен, фикер алышырга кирәк, дип ассызыклады И.Метшин.
Исегезгә төшерәбез, быел Казанда 300 мең квадрат метрдан артык мәйданда 296 ишегалды төзекләндерү планлаштырыла. Беренче чиратта, ишегалларын ремонтлау планлаштырылган территорияләр исемлегенә халык саны буенча иң күп яшәүчеләр һәм асфальт-бетон өслеге иң таушалган территорияләр керде. Моннан тыш, күптән түгел капиталь ремонт үткәрелгән йортларның ишегалларына өстенлек бирелә. Тулаем алганда, 2013 елдан, агымдагы елны исәпкә алып, Казанда 1885 ишегалды ремонтланачак.
KZN.RU порталында «Капремонт» бүлеге ачылган, анда шәһәрлеләр 2019 елда капиталь ремонтланырга тиешле йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм яшүсмерләр клублары, шулай ук ишегалды территорияләре һәм квартал эчендәге йөрү юллары исемлеге белән таныша ала.