(Казан шәһәре KZN.RU,
7-нче май, Алена Мирошниченко). Бүген дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына
кандидатлар сайлау буенча алдан тавыш бирүдә катнашучылар Татарстан
гаиләләренең иминлеге турында фикер алыштылар. Бу уңайдан Казан Мэры, «Бердәм
Россия» партиясенең Казан җирле бүлекчәсе секретаре Илсур Метшин да үз фикерен
җиткерде. Очрашу партиянең төбәк башкарма комитетында Горький ур., 12 адресы
буенча узды.
Казан шәһәре башлыгына ТР
Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов,
«Каенкай» компанияләр төркеме генераль директоры Рузилә Тимергалеева, шәхси
эшмәкәр Айдар Ашрапов, «Татагролизинг» акционерлык җәмгыяте генераль директоры
Азат Җиһаншин һәм «Автострада» акционерлык җәмгыяте Директорлар советы рәисе
Валерий Власов оппонентлар булдылар.
«Казан - зур, тату, күп
милләтле, хезмәт сөючән гаилә. Мин гасырлар буе дуслыкта яшәвебезгә һәм
милләтара әңгәмәбезне, мәдәниятара традицияләр һәм гореф-гадәтләребезне югары
бәяләвебезгә шатмын. Һәм без балаларыбызга һәм оныкларыбызга шушы иң зур
казанышыбызны тапшырырга тиешбез», - дип башлады чыгышын Илсур Метшин.
Татарстан башкаласының төп
казанышларының берсе - халыкның шәһәр шартларыннан канәгать булу дәрәҗәсе.
Илсур Метшин тикшеренүләрнең Казанның
бәхетле кешеләр яши торган шәһәрләр арасында булуын күрсәткәнен
искәртте. «Һичшиксез, бу Татарстан Президенты, «Бердәм Россия» партиясенең
Югары советы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов командасының зур хезмәте һәм четерекле
эше нәтиҗәсе», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Ул Татарстан башкаласында торак
фондка капиталь ремонт үткәрелүен һәм бу юнәлештә Казанның Идел буе федераль
округында гына түгел, ә гомумән Россиядә миллионлы шәһәрләрдән алда баруын
искәртте. Моннан тыш, шәһәрдә социаль өлкә объектларына капиталь ремонт ясала,
болар ишегаллары, мәктәпләр, сырхауханәләр, юллар, шул исәптән бистә юллары.
Мэр сүзләренә караганда, күрше төбәкләрдә әлеге программаларның күбесенең аналоглары юк. «Әлбәттә, әле эшлисе эшләр
күп, ләкин без гаиләләребез, шәһәр, Татарстан һәм тулаем Россия имин булсын
өчен тырышачакбыз», - дип ассызыклады И.Метшин.
Дебатларда гаилә иминлеге
өчен мөһим булган төрле аспектларга, аерым алганда, шәһәрдә һәм тулаем
республикада социаль инфраструктура үсеше турында сүз барды.
Партиянең төбәк башкарма
комитеты залында сүз көрәше артыннан күзәтүче тамашачылар да үз сорауларын бирә
алды. Бүтән сораулар арасында аларны педагогик кадрларны мәгариф
учреждениеләренә беркетү, аз керемле социаль катлам вәкилләренең үз
балаларыннан баш тартуы, талантлы яшьләргә ярдәм итү һәм шәһәр халкының
иминлеген тәэмин итү кебек темалар да кызыксындырды.
Илсур Метшин фикеренчә,
халыкның иминлеге - шәһәр иминлеге шартларының берсе, һәм бу мәсьәлә шәһәр
хакимияте өчен өстенлекле булып тора, шуңа күрә Татарстан башкаласында «Имин
шәһәр» системасы булдырыла. Аның кысаларында, аерым алганда, Казанда
видеокүзәтү камералары урнаштырыла. Әйтик, бүген күп фатирлы йортларда 8,7
меңнән артык камера урнаштырылган, алар бина тирәсендәге хәлне реаль вакыт
режимында күрергә мөмкинлек бирә. Камералар шулай ук шәһәрнең барлык
паркларында һәм скверларында, социаль өлкә учреждениеләрендә урнаштырылган.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, узган ел видеокамералар ярдәмендә хокук
бозуларның 15%-ы ачылган.
Казан башлыгына бирелгән
сорауларның берсе талантлы яшьләргә ярдәм итүгә кагылышлы иде. «Бездә талантлы
балаларга ярдәм итү программасы гамәлгә ашырыла, ул олимпиада хәрәкәте дип
атала. Без бу юнәлешкә акча бүлеп бирәбез һәм йолдызчыкларны һәм аларны
әзерләгән укытучылары бүләклибез. Шулай ук елга бер тапкыр Мэр стипендиясе тапшырыла», - дип сөйләде Илсур Метшин һәм бу юнәлештә эш ел
дәвамында алып барылуын да өстәде. Талантлы балалар спорт һәм иҗади конкурсларда үз уку
йортларының гына түгел, ә Казан, Татарстан, ә кайвакыт Россия данын да
яклыйлар. «Җиңү яулаудан тыш, шәһәр һәм республика ягыннан да ярдәм күрсәтелүе
мөһим. Бу инде үз нәтиҗәләрен бирә торган зур программа», - дип билгеләп үтте
ул. Мэр сүзләренә караганда, шәһәр хакимияте талантлы яшьләргә ярдәм итү буенча
яңа тәкъдимнәр кабул итүгә һәрвакыт ачык.
«Минем ныклы инануым –
бәхетле кешеләр һәм гаиләләр яши башлагач кына шәһәр бәхетле булырга мөмкин.
Мин, мэр һәм Казанда «Бердәм Россия» партиясе лидеры буларак, шәһәрдә имин һәм
бәхетле гаиләләр күбрәк булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез,
дип ышандырырга телим», - дип нәтиҗә ясады үзенең чыгышында Мэр.
Искәртеп узабыз,
праймеризда катнашучылар арасында дебатлар 15-нче майга кадәр дәвам итәчәк,
«Бердәм Россия»нең төбәк Башкарма комитеты 150 дебат оештыра, ә алдан тавыш
бирү 26-нчы майда узачак, аның нәтиҗәләре буенча республика парламентына
булачак сайлауларда катнашучылар билгеләнәчәк.