(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май, Алинә
Бережная). Бүген Казанның Киров районының Юдино торак массивында Җиңү көне
алдыннан яңартылган Дан аллеясы ачылды. Мемориаль комплекс территориясендә Бөек
Ватан сугышында һәлак булган геройларга һәйкәл куелды, җәяүлеләр юллары,
эскәмияләр яңартылды һәм агачлар утыртылды. Аллеяны ачу тантанасында ТР
Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, Горький тимер юлы
башлыгы Анатолий Лесун катнашты.
Бәйрәм чарасын ачып, Рөстәм Миңнеханов Юдино
поселогында яшәүчеләрне Җиңү көне белән котлады, татарстанлыларның сугыш
кырында да, тылда да җиңүгә зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте. «700 мең
татарстанлы фронтка китте, шуларның яртысы гына кире кайтты. Татарстан фронтка
600 төрдән артык хәрби продукция озаткан, һәр алтынчы самолет республикада
җитештерелгән, 100 мең тоннадан артык дарыны фронтка Казан дары заводы
әзерләгән, авылларыбыз фронтны азык-төлек белән тәэмин иткән. Һәркем үзенең
сугыш кырындагы һәм җитештерүдәге хезмәте белән җиңүгә өлеш керткән. Без
геройларыбызны истә тотарга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов һәм Юдино бистәсе
елдан-ел үзгәрә бара дип өстәде. «Юдиноның 100 еллыгы бистә үсешенә зур этәргеч
бирде. Хәзер спорт үзәген торгызу буенча зур эш алып барыла, мәдәният сарае
торгызылачак, Боз сарае эшли, ә бу аллея шәһәр халкы ял итә алачак тагын бер
урын булачак. Мин Юдиноның алга таба да чәчәк атуын телим, безнең бистәне
үстерү буенча планнарыбыз җитәрлек әле», - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов.
Казан Мэры Илсур Метшин, үз чиратында, сугыш башлану
турындагы хәбәрнең нәкъ менә Юдинога килүен ассызыклады. «Юдино тимерьюлчылары
беренче булып Бөек Ватан сугышы башлануы турында белгән. Вагоннарны илебезнең
көнбатыш чигенә җибәрмәү турында беренче сигнал нәкъ менә монда килгән. Мин
барлык ветераннарны котларга, аларның бөек батырлыгы һәм тыныч күк йөзе өчен
рәхмәт белдерергә телим», - дип билгеләде И.Метшин һәм бүген Юдино актив
рәвештә үсә һәм үзгәрә дип ассызыклады. «Без һәрвакыт та тормышыбызның, үзәктә
генә түгел, шәһәр бистәләрендә дә башкала дәрәҗәсенә туры килүен теләдек. Юдино
- моңа дәлил», - дип өстәде Казан Мэры.
Исегезгә төшерәбез, тарихи кыйммәткә ия булган
иҗтимагый киңлекне реконструкцияләү турындагы карарны Татарстан Республикасы
Президенты Рөстәм Миңнеханов торак массивта яшәүчеләр һәм Горький тимер юлының
Казан территориаль идарәсе – «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыяте
филиалы бүлекчәләре хезмәткәрләре белән очрашу барышында кабул итте, очрашу
узган елның март аенда тимерьюлчылар мәдәният йортында үткән иде.
Реконструкция барышында һәйкәлнең фундаменты
ныгытылды, бетон мәйданчыкларына ремонт ясалды, табигый таштан ясалган каплам
алмаштырылды, аркалар, стела, металл конструкцияләр, скульптура композицияләре
һәм мәгълүмати такталар ремонтланды.
Тулаем алганда, территорияне төзекләндерү 9 мең кв.
метрдан артык мәйданда башкарылган. Аны яшелләндерүдән тыш, аллея һәм балалар
мәйданчыгы алмаштырылган, борт ташлары һәм кече архитектура формалары
урнаштырылган. Шулай ук тышкы челтәрләргә ремонт ясалган, тышкы яктырту һәм
автополит системасы алмаштырылган.
«1949 елдан Юдино сизелерлек үзгәрде. Биредә ком гына
иде, тимер юл транспортыннан һәм предприятиеләрдән тыш берни дә юк иде. Бүген
Юдино - Казанның иң яхшы районнарының берсе. Безгә бирелгән әйберләрне саклагыз
дип яшь буынга җиткерәсе килә», - диде тантаналы ачылышта катнашкан Бөек Ватан
сугышы ветераны Исраил Сегаль.
Аллеяны ачу Мәңгелек утка чәчәкләр салу белән
тәмамланды, аны Кремль стенасы янындагы Билгесез солдат каберләреннән алып килделәр.
«Әле бер ел элек биредә җимереклекләр иде, без мондый
искиткеч аллея барлыкка килер дип хыяллана да алмадык. Сүз белән генә
хисләребезне җиткерә алмыйбыз. Иртәгә безнең бистәдә зур бәйрәм узачак, барлык
халык Мәңгелек утка сугыш геройлары истәлеген искә алу өчен киләчәк», - дип
уртаклашты Юдинода яшәүче ханым Надежда Елистратова.
Чарада
шулай ук Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин,
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы
министры Ирек Фәйзуллин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче
урынбасары Рөстәм Гафаров, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе
башлыгы Сергей Миронов катнашты.