(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстанда наркотикларга каршы комиссиянең күчмә утырышын уздырды.
Утырышта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары һәм территориаль федераль структуралар җитәкчеләре, республика муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
Утырыш барышында министрлыкларның һәм ведомстволарның, ТР муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнарының 2018 елда наркотиклар һәм психотроп матдәләр таратуга каршы көрәш һәм Татарстанда халыкны наркотиклаштыруны профилактикалау эшенә йомгак ясалды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде.
Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республиканың икътисади потенциалы мөһим социаль мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә. «Безнең эшнең төп критерие - халыкның тормыш сыйфаты булды һәм шулай булып кала да. Наркомания таралуга каршы көрәш безнең дәүләт сәясәтенең аерылгысыз өлеше булып тора», - дип ассызыклады ТР Президенты.
Төп доклад белән Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, соңгы 5 елда республикада наркотикларга каршы проектларны гамәлгә ашыру һәм коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар эшчәнлегенә ярдәм итү өчен шактый акча бүлеп бирелгән. Бу наркомания таралуның куркыныч тенденциясен туктатырга, авырулар һәм үлүчеләр саны кимүенең уңай динамикасын ныгытырга, шулай ук наркология учреждениеләренең матди-техник базасын сизелерлек ныгытырга мөмкинлек бирде.
Республика территориясендә наркотикларга бәйлелек булган кешеләр өчен 9 дәүләт тернәкләндерү үзәге эшли. Казанда «Роза ветров» муниципаль социаль-тернәкләндерү үзәге наркотикларга бәйлелек кичерүчеләрне 1 айдан 2 айга кадәр дәвамлылыктагы курс белән ресоциальләштерү буенча 7 программаны уңышлы тормышка ашыра. 13 ел эшләү дәверендә үзәктә ике меңнән артык кеше ярдәм алды, аларның 60%-ы тотрыклы ремиссиядә.
Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, IT-технологияләренең тиз үсүе төрле мәгълүмат тарату чикләрен киңәйтергә мөмкинлек бирә, шул исәптән наркотикларның законсыз әйләнеше линиясе буенча да. Узган ел республикада, хокук саклау органнары мәгълүматлары буенча, наркотик чаралар турында искә алынган 750 интернет-бит ябылды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Утырышта шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов чыгыш ясадылар.
Утырышка йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына наркотиклар куллануны иртә ачыклауның нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар эшләргә, куркыныч янаган төркемдәге яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары белән эшләүнең адреслылыгын көчәйтергә кирәк. ТР Президенты ТР сәламәтлек саклау министрлыгына дәүләт сегментының тернәкләндерү үзәкләрен үстерү эшен активлаштырырга кушты.
«Хокук саклау органнарына республика территориясендә тыелган матдәләр тәкъдимнәре үсешен булдырмау буенча нәтиҗәле чаралар күрергә, башка төбәкләрдән килгән коллегалар белән хезмәттәшлекне киңәйтергә, IT-технологияләр мөмкинлекләрен киңрәк файдаланырга, наркобизнес белән көрәшнең яңа ысулларын кертергә кирәк», - дип ассызыклады ул.
Шулай ук Татарстан Президенты яшьләр белән актив эш алып барырга, адреслы социаль проектлар әзерләргә һәм гамәлгә ашырырга кушты.