(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель). Бүген Кукмарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә террорчылыкка каршы комиссиянең күчмә утырышы узды. Ул профилактик террорчылыкка каршы эшләргә республиканың иҗтимагый берләшмәләрен җәлеп итәргә чакырды һәм бу мәсьәләдә муниципалитетлар арасында тагын да тыгызрак хезмәттәшлекне җайга салырга кушты.
Утырышта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТРда Террорчылыкка каршы комиссия әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары һәм территориаль федераль структуралар җитәкчеләре, республика муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
Утырышта катнашучылар профилактик эшне оештыруны камилләштерү буенча өстәмә чараларны карадылар.
Доклад белән Татарстан Республикасы Иминлек советы секретаре Рафаил Гыйльманов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, республикада 2016 елдан бирле ведомствоара эш төркемнәре кысаларында аерым игътибар категориясе булган затлар белән эшләү буенча методик рекомендацияләр нигезендә адреслы эш алып барыла. Бүгенге көндә мондый эшче төркемнәр 19 районда булдырылган, аларның күзәтүе астында 214 граждан һәм 629 гаилә әгъзасы, аларда 148 бала тәрбияләнә.
Узган елда коммерциягә нигезләнмәгән һәм дини оешмалар белән хезмәттәшлек итүнең өстәмә формаларын табу, опекуннарны һәм якыннарын эш белән тәэмин итүнең һәм ял итүнең төрле уңай формаларына җәлеп итү мөмкин булды. Белем бирү оешмалары балаларны адаптацияләүдә ярдәм күрсәтте. Өлкән гаилә әгъзаларын эшкә урнаштыру буенча сораулар хәл ителде. 17 кеше квалификацияле психотерапевтик һәм медицина ярдәмен алды, 30 гаиләгә социаль ярдәм күрсәтелә.
Р.Гыйльманов сүзләренә караганда, күрелгән чаралар комплексы билгеле бер уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек биргән. Шуның белән бергә ул, муниципаль берәмлекләрне бу чараларда активрак катнашырга чакырып, комиссияләр эшендә шактый резерв булуын билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов бүгенге көндә гаилә формасында белем бирү программаларын үзләштерүче укучылар саны арту тенденциясе билгеләнүен әйтте, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте. Андый укучылар саны 1359-га җитә. Әлеге уку формасын сайлау 11,5% очракта дини инануларга бәйле. Министр хәбәр иткәнчә, өйдә белем алган балаларның кайбер фәннәрдән БДИ нәтиҗәләре көндезге формада белем алучы укучыларныкыннан түбәнрәк.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, химия һәм физика кебек фәннәрне өйрәнү тиешле матди база таләп итә: лабораторияләр, махсус җайланмалар һәм башкалар, әлеге җиһаз белән бары тик мәктәп диварларында гына эшләп була, дип игътибар итте.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов билгеләп үткәнчә, бүген мөһим бурыч - яшүсмерләр белән мәгариф учреждениеләрендә эшләүче өлкәннәр арасындагы дистанцияне максималь дәрәҗәдә киметү. Ул ассызыклап үткәнчә, төрле хәвеф-хәтәр төркеме вәкилләре белән адреслы эштә мәктәпләрдә педагоглар һәм психологлар, шулай ук яшүсмерләр клублары һәм яшьләр үзәкләре тренерлары һәм белгечләренең роле аеруча әһәмиятле. «Нәкъ менә шушы белгечләр вакытында игътибар итәргә, яшүсмернең үз-үзләрен тотышында сизелгән потенциаль куркынычларны ачыкларга, моңа адекват җавап бирергә, файдалы эш белән шөгыльләнүләрен тәэмин итәргә тиеш», - дип саный Д.Фәттахов.
Соңыннан Р.Миңнеханов күп милләтле Татарстанда тынычлык һәм иминлекне тәэмин итү – уртак бурыч, һәм бу мәсьәләдә бары тик уртак көч белән генә уңышларга ирешеп була, дип билгеләп үтте. «Бу эшкә иҗтимагый берләшмәләрне, дини оешмаларны җәлеп итү, шулай ук мөмкин булган барлык резервларны мобилизацияләү мөһим», - дип өстәде ТР Президенты һәм муниципаль дәрәҗәдә ведомствоара хезмәттәшлек кирәклеге турында белдерде.