(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Инвестиция советы утырышын уздырды. Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган утырышта Татарстанда гамәлгә ашырырга планлаштырылган проектларны карадылар. Алар арасында - «Түбәтәй тауэр» манарасы, Казанда медицина реабилитациясе үзәген төзү проекты һәм башкалар.
Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм Торак коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Утырышта катнашучылар беренче эш итеп «Түбәтәй тауэр» манарасын төзү проектын карадылар. Инвестор буларак Пермьнән эшмәкәр чыгыш ясый. Ул билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Казан туризмны үстерү өлкәсендә зур нәтиҗәләргә ирешкән. «Түбәтәй тауэр» проекты әлеге трендка ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Манараны Су спорт төрләре сарае янында Казансу елгасының уң як ярында урнаштыру планлаштырыла. Конструкциянең биеклеге 125 метр тәшкил итәчәк. Проект 95 метр биеклектә күзәтү мәйданчыгы оештыруны һәм тематик парк төзелеше белән якын-тирә территорияне төзекләндерүне күздә тота. Инвестор бәяләвенчә, «Түбәтәй тауэр» елына 500 меңгә кадәр кунак кабул итә алачак. Проектны гамәлгә ашыру срогы 2,5 елга бәяләнә.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, киләчәктә «Түбәтәй тауэр» Казанның мөһим символына әйләнәчәк һәм шәһәрнең туристик картасында әһәмиятле урын алачак. Татарстан Республикасы Президенты ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишманга һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына манараның һәм янәшәдәге паркның архитектур йөзе проектын эшләүгә халыкара конкурс оештыру белән шөгыльләнергә кушты. Шулай ук ул әлеге проект буенча җәмәгать тыңлаулары үткәрү кирәклеген дә билгеләп үтте.
Икенче эш итеп Казан шәһәрендә медицина реабилитациясе үзәген төзү проекты каралды. Проект терәк-хәрәкәт аппараты травмаларыннан, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан һәм неврологик зарарланулардан соң тернәкләндерү, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләрне карау буенча халыкка медицина хезмәте күрсәтүгә юнәлдерелгән заманча югары технологияле учреждение булдыруга йөз тота. Проектның максаты - хирургия катнашыннан һәм реанимация процедураларыннан соң пациентларны тернәкләндерүнең икенче этабын киңәйтү һәм гамәлгә кертү. Яңа медицина үзәгендә мәҗбүри медецина иминияте линиясе буенча да хезмәт күрсәтү күздә тотыла.
Рөстәм Миңнеханов республиканың әлеге проектны гамәлгә ашыру белән кызыксынуын билгеләп үтте һәм профильле министрлыкларга инвесторга участок сайлауда һәм инженерлык челтәрләрен тоташтыруда ярдәм итәргә кушты.
Шулай ук Р.Миңнеханов «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге базасында медицина сәнәгать паркын булдыру проекты белән танышты. Шундый тәкъдим белән «Татарстан Республикасы ФармМедПолис» идарәче компаниясе чыгыш ясады. Проект кысаларында медицина инструментларын һәм башка шуңа бәйле товарларны эшләү һәм җитештерү өчен резидентлар җәлеп итеп сәнәгать паркын оештыру планлаштырыла.
Р.Миңнеханов республикада медицина сәнәгать паркын булдыру перспективаларын югары бәяләде һәм проектны гамәлгә ашыруның барлык этапларын игътибар белән анализларга тәкъдим итте, резидентлар белән эшләүгә аерым игътибар бирде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.