(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель, Алена Мирошниченко). Апрель аенда Казанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,62% тәшкил иткән. Россиянең эре шәһәрләре арасында бу күрсәткеч иң түбәннәрнең берсе, бу исә хезмәт базарында, шулай ук гомумән икътисадның тотрыклылыгы турында сөйли, дип билгеләп үтте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин.
2019 елның беренче кварталында 2 меңнән артык кеше эш белән тәэмин ителгән
Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Марат Хәйруллин хәбәр иткәнчә, эшсезлек дәрәҗәсе түбән булуга карамастан, мәшгульлек хезмәтенә зур ихтыяҗ күзәтелә. Boston Consulting Group эксперт хисабы мәгълүматлары буенча, әлеге хезмәтләр Россиядә электрон рәвештә күрсәтелә торган иң кирәкле һәм арзан хезмәтләр өчлегенә кергән. Бу ел башыннан мәшгульлек хезмәтенең төп 8 дәүләт хезмәтен электрон рәвештә алырга мөмкин.
Марат Хәйруллин хәбәр иткәнчә, беренче кварталда дәүләт хезмәтләре күрсәтелсен өчен 22 мең мөрәҗәгать теркәлгән, шул исәптән төрле мәсьәләләр буенча консультацияләр алу да. 4 меңнән артык кеше үзләренә туры килә торган эшне эзләү өчен, шул исәптән 486 пенсия яшендәге граждан теркәлгән. Нәтиҗәдә, 2 меңнән артык кеше эшкә урнаштырылган, шуларның 110-ы пенсия алды яшендә.
«1-нче апрельгә булган мәгълүматларга караганда, шәһәр буенча эшсезлек статусында 3970 кеше теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 63 кешегә күбрәк. Иң күп эшсезләр Совет, Яңа Савин һәм Идел буе районнарында теркәлгән», - дип аңлатты М.Хәйруллин.
16,5 мең вакансия арасыннан 60%-ы - эшче белгечлекләре
Вакантлы эш урыннары ярминкәләре шәһәр халкына эш табарга ярдәм итәчәк. Ел башыннан Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 20 вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәргән, аларда 100-дән артык предприятиенең кадрлар хезмәте һәм 5 меңнән артык шәһәр кешесе катнашкан. Шулай ук «Актив озын гомер» күргәзмәсе кысаларында өлкән яшьтәге казанлылар өчен һәм инвалидлар өчен вакансия ярминкәләре үткәрелә.
«Вакансияләр структурасында 60%-тан артыгын эшче белгечлекләре тәшкил итүен дәвам итә, хезмәткәрләр белгечлекләре барлык эш урыннарының 40%-ын били», - дип билгеләп үтте М.Хәйруллин. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда вакансияләр саны бераз арткан һәм 16,5 мең тәшкил иткән.
Халыкны нәтиҗәле эш белән тәэмин итү, күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең сыйфатын күтәрү максатыннан мәшгульлек үзәге ел саен Казанда Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм программасын эшли һәм раслый. Шулай итеп, ел башыннан 441 кеше, шул исәптән 67 пенсия яшенә кадәрге казанлы, җәмәгать эшләрендә, 48 кеше, шул исәптән пенсия яшенә кадәрге 14 граждан эш эзләүдә кыенлыклар кичерүчеләрне вакытлыча эшкә урнашу программасында катнашты. Моннан тыш, 440 кеше, шул исәптән 43 пенсия яшенә кадәрге казанлы социаль адаптация буенча һәм психологик ярдәм алдылар. Резервланган эш урыннарына социаль яклауга аеруча мохтаҗ 17 кеше, шул исәптән пенсия яшенә җитмәгән 9 кеше эшкә урнаштырылган.
Казан Мэры фикеренчә, мәктәп укучылары белән дә активрак эшләргә кирәк. М.Хәйруллин хәбәр иткәнчә, хәзер «Һөнәргә кереш» комплекслы хезмәт күрсәтү кысаларында 150 укучы «Бизнес нигезләре» программасы буенча һөнәри әзерлек уза, яшьләр һәм студентлар хезмәт отрядында 156 катнашучы эшче һөнәрләр буенча һөнәри әзерлек уза.
«Һөнәр сайлау үз парыңны табу кебек үк мөһим. Шуңа күрә өлкән сыйныф укучыларына җәйге эшкә урнаштыру, вакантлы эш урыннары ярминкәләре, вуз программалары аша төрле һөнәрләр барлыгын күрсәтергә кирәк, алар кайда эшләргә һәм кемгә укырга кирәклеген аңласын өчен», - дип билгеләде шәһәр башлыгы һәм бу эшне мәгариф идарәсенә, Балалар һәм яшьләр эшләре комитетына, югары уку йортларына һәм Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә йөкләде.
Ел башыннан мәшгульлек үзәгендә 134 оешма теркәлгән
Казанда балигъ булмаган балаларга алимент түләү буенча бурычлы ата-аналарын шулай ук чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтеп кайткан затларны эш белән тәэмин итүгә булышлык итү дәвам итә. Моның белән бергә элек мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать итмәгән яңа оешмаларны җәлеп итү буенча эш алып барыла. «Ел башыннан алып үткәрелгән эш нәтиҗәләре буенча шәһәрнең мәшгульлек хезмәтенә 134 оешма мөрәҗәгать иткән һәм теркәлгән, шуларның 93-е 700-дән артык вакансия тапшырган», – дип хәбәр итте М.Хәйруллин.
Спикер Россия законнары буенча эш бирүчеләрнең ай саен мәшгульлек хезмәтенә буш эш урыннары турында мәгълүмат бирергә тиешлеген искәртте. Шул ук вакытта алар «Россиядә эш» порталында вакансияләр турында мәгълүмат урнаштыра алалар.
Казан Мэры Илсур Метшин искә төшергәнчә, соңгы 7 елда Казанда эшсезлек дәрәҗәсе 1%-тан артык күтәрелмәгән. «Бу, барыннан да элек, икътисадта булган тотрыклы вазгыять турында сөйли. Моннан тыш, безнең оборона да, авиатөзелеш, машина төзелеше, IT, химия, нефть химиясе, туризм өлкәсе, җәмәгать туклануы да эшли. Ягъни кешеләр үзләренең һөнәри сәләтләрен теләсә кайсы тармакта диярлек куллана ала. Гомумән алганда, эшкә урнаштыру буенча тәкъдимнәр палитрасы шактый киң», - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.