(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель, Алинә Бережная). Апрель башыннан Казанда 140 янгын очрагы теркәлгән, алар коры үлән яндыру аркасында килеп чыккан. Татарстанда табигый янгын чычу куркынычын киметү өчен 25-нче апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чордагы куркынычсызлык чаралары турында эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Башкарма комитетының Гражданлык саклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимерханов сөйләде.
Аның сүзләренчә, урман янгыннары куркынычы янаган зоналарга Красный Октябрь, Яңа Юдино, Лебяжье, Залесный, Крутушка, Щербаково, Голубое озеро, Петровский, Зур Дәрвишләр торак микрорайоннарында урнашкан торак пунктлары туры килә. Һәр районда урман янгыннарын кисәтү һәм профилактикалау буенча төркемнәр оештырыла.
Ф.Тимерханов үз кишәрлекләренең иминлеге өчен территорияләрнең хуҗалары җавап бирүен искәртте. Янгын кыркынычы янау мөмкинлеген булдырмау өчен, аларга кишәрлекне коры ботаклардан, ауган агачлардан һәм башка потенциаль «ягулык»тан алдан чистартырга кирәк. Кишәрлек белән урман арасында янгын чыгу объектларыннан ирекле 10 метрлы буфер булдырырга яисә 0,5 метрлы киртә белән милекне аерып куярга кирәк.
Янгынга каршы режим Татарстанда 10-нчы майга кадәр дәвам итәчәк, бу чорда коры үлән һәм чүп-чарны яндырырга, учакта азык әзерләргә ярамый. Ачык һавада ризык әзерләү тыела, ә урман-парк зоналарында һәм урман белән чиктәш территорияләрдә пиротехника куллану тыела.
Җил тизлеге секундына 5 метрдан артык булганда торфлы туфракларда, мангалларда учак ягып, аларда янучан һәм шартлау куркынычы булган сыеклык һәм предметларны яндырырга, утны күзәтүсез калдырырга ярамый.
«Янгынга каршы махсус режим шартларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга 4000 сумнан 5000 сумга кадәр; вазыйфаи затларга - 20000 сумнан 40000 сумга кадәр; юридик затларга-300000 сумнан 5000000 сумга кадәр административ штраф салу каралганлыгын аерым әйтеп үтәсем килә», - дип искәртте Ф.Тимерханов һәм, урман янгыннарын булдырмау өчен, халык белән профилактик чаралар үткәрергә, аерым алганда, мәктәп каникуллары башланганчы мәктәпләрдә янгын куркынычсызлыгы һәм урманнарны янгыннан саклау темасы буенча сыйныфтан тыш дәресләр оештырырга кирәк, дип өстәде. Шулай ук санитар чистарту икеайлыгын үткәрү вакытында урман-парк зонасыннан каты көнкүреш калдыклары полигонына чүп җыю һәм чыгару буенча чараларны дәвам итәргә, янгын куркынычсызлыгы һәм утка бәйле, янгын куркынычы булган эшләрне башкаруны контрольдә тотуны көчәйтергә һәм башка чаралар күрергә кирәк.
Казан мэры Илсур Метшин баш коткаручыга әлеге мәсьәләне контрольдә тотарга кушты. «Май бәйрәмнәре алдыннан янгынга каршы махсус режимга аерым игътибар бирүегезне сорыйм. Без аңа җаваплы караган вакытта гына проблеманы контрольдә тота алабыз. Коткаручылар тулы әзерлектә булырга тиеш», - дип билгеләде Казан Мэры.