(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче
апрель). Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов
Казанның тарихи үзәген һәм Казан елгасы яр буе урамын җәяү узып карады.
Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты
Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Президенты
ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР
төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин озата
йөрделәр.
Муса Җәлил исемендәге Татар
академия дәүләт опера һәм балет театры янындагы мәйданчыкта Рөстәм Миңнехановка
шәһәрнең тарихи үзәгендә автомобильләр һәм җәяүлеләр агымнарын яңача бүлү
схемасы тәкъдим ителде. Юл хәрәкәтен үзгәртү ярдәмендә Ирек мәйданы –
Солтан-галиев мәйданы – Фукс исемендәге сквер арасына җәяүлеләр юлларын
бәйләүче элемтәләр барлыкка киләчәк. Аңлатмаларны Казан Мэры Илсур Метшин
биреп барды.
Аннан
Рөстәм Миңнехановка Карл Маркс ур., 56/11 бинасын күрсәттеләр. «Дротоевский-Молотов
йорты» объекты реконструкцияләнә, бу классицизм архитектурасы үрнәге 1837 елда
архитектор Петонди проекты буенча төзелгән (федераль әһәмияткә ия мәдәни
мирас объекты). Хәзерге вакытта бинаның кулланыш мәсьәләсе хәл ителә –
берничә вариант бар. Аерым алганда, автор җырлары музеен, бардлар хәрәкәте һәм
балалар иҗаты үзәген оештыру тәкъдиме дә яңгырады.
Рөстәм
Миңнеханов төзелеш экспертизасын узу мәсьәләсен хәл итәргә йөкләде.
Киләсе
объектлар Карл Маркс ур., 62, 64 адресы буенча урнашкан. Татарстан Республикасы
Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Р.М. Нургалиева ике катлы бу биналарны музейга тапшыруны
сорап мөрәҗәгать итте. Анда музей экспозицияләрен урнаштыру планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов Казан Мэрына әлеге мәсьәләне өйрәнергә кушты.
Карл
Маркс ур., 70/10 бинасында Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сынлы сәнгать институты филиалы
урнашкан. Хәзерге вакытта бинада ремонт эшләре бара.
Аннары
Рөстәм Миңнехановка Миллениум күпере астындагы территорияне куллану проектын
тәкъдим иттеләр – биредә
экстремаль спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен яшьләргә парк оештыру тәкъдим
ителә. Проект Подлужная урамын Горький исемендәге парк белән тоташтыруны да күзаллый.
Кремль
яр буе урамын караганда, Рөстәм Миңнеханов Миллениум күпереннән соң булган буш
территорияләрдә футбол кырын ясарга тәкъдим итте.
Шуннан
Казан елгасы яр буенда Үзәк стадион каршындагы суга төшә торган баскычлар янында
тагын бер территорияне – Фестиваль кварталын яңарту
презентациясе узды. Казан елгасының бу ярларын әлегә шәһәр халкы кулланмый.
Тиешле инфраструктура ясалса, биредә дә шәһәр халкы җәяү йөрер иде. Рөстәм
Миңнеханов 15 көндә фикер алышу өчен проектны эшләп бетереп тәкъдим итәргә
йөкләде, дип хәбәр итә ТР Президенты
матбугат хезмәте.