(Казан шәһәре
KZN.RU, 15-нче апрель, Алена Мирошниченко). Мәскәү Генплан институты Казанның
Генераль планы проектын эшләп бетерде. Хәзерге вакытта документны федераль һәм
республика структуралары һәм ведомстволары белән килештерү процессы башлана. Бу
хакта бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе
башлыгы Ирина Дябилкина сөйләде.
Ирина Дябилкина хәбәр иткәнчә, бүген шәһәрдә 2035 елга
кадәр шәһәр төзелеше сәясәтен билгели торган документлар формалаштырыла. Алар
арасына шәһәрнең Генераль планы, җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре,
шәһәр төзелешен проектлауның җирле нормативлары керә.
Ирина Дябилкина Казан Генплананың Мәскәү институтында
килештерелгәнлеге турында сөйләгәндә шуны билгеләп үтте: законнар үзгәрүгә һәм
Россия урман хуҗалыгы федераль агентлыгы кисәтүләрен бетерүгә бәйле рәвештә, Архитектура
һәм шәһәр төзелеш идарәсе Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты белән берлектә
Казан чикләрен үзгәртте һәм шәһәр чикләренә кергән урман фонды участокларын
билгеләде. 28-нче мартта Генераль план проекты территориаль планлаштыруның
федераль геомәгълүмат системасына урнаштырылды һәм яңадан федераль һәм
республика органнарына килешүгә җибәрелде. «Без 17 федераль структура, 7
республика министрлыгы, шулай ук Казанның 5 административ чиктәш районнары ягыннан килештерү көтәбез. Безгә бу
документны килештерү буенча зур һәм катлаулы юл үтәргә кирәк, аңа 3 ай вакыт
бирелә. Искәрмәләр булган очракта, мәсьәлә килештерү комиссиясенә чыгарылачак,
һәм бу аны карау вакытын тагын 3 айга озайтачак», - дип хисап тотты
И.Дябилкина.
Казанның Генераль планы 2019 ел ахырына кабул
ителәчәк, ул Казан шәһәр Думасы карары белән расланачак. Аны кабул итү белән
җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең яңалары булдырылачак. Спикер
ассызыклавынча, әлеге шәһәр төзелеше документы һәр зона буенча файдалануның
рөхсәт ителгән төрләрен һәм проектлауның чик параметрларын җентекләп өйрәнәчәк.
Ул, Генплан расланганнан соң, 6 айдан да соңга калмыйча кабул ителергә тиеш. Иң
катлаулысы - шәһәр төзелеше зоналарының барысы да кадастр исәбенә куелырга
тиеш.
«Шәһәр хакимиятенең беренче бурычы – өч төп шәһәр
төзелеше документларын - Генплан, җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре һәм
җирле шәһәр төзелешен проектлаштыру нормативларының эшчәнлеген бер-берсенә
яраклаштыру. Хәзерге вакытта булган проблемалар бетерелер һәм шәһәр төзелеше
регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү буенча сораулар азрак булыр
дип өметләнәбез», - диде идарә башлыгы.
Шулай ук ул, 2018 ел башында законнардагы үзгәрешләр
һәм норматив-хокукый җайга салуны камилләштерү белән бәйле рәвештә, Казанның
гамәлдәге Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр
кертелгәнен искә төшерде. Ә узган ел ахырында Казан шәһәр Думасы җирле шәһәр
төзелешен проектлаштыру нормативларының яңа редакциясен раслады.
«Теләсә кайсы шәһәрнең шәһәр төзелеше эшчәнлеге - эре шәһәр
эшен планлаштыруның мөһим тармагы. Теләсә кайсы карар бер тармак белгечләре
генә түгел, ә дистәләгән чиктәш юнәлешләр үз бәяләрен биргәннән соң гына кабул
ителә. Бары тик шул вакытта гына шәһәр үсешен унъеллыкка алдан билгели торган
бердәнбер дөрес карар кабул итееп була», - дип билгеләде Казан Мэры Илсур
Метшин һәм әлеге карарларның һәрвакытта да бик үк яхшы кабул ителмәвен
искәртте.
Әйтик, узган атнада Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләрне яңа юлны Генераль планга кертү мәсьәләсе борчуга
салган иде. «Дулкынлану өчен
бернинди сәбәп дә юк. Төзергә планлаштырган юл 1969 елның Генераль планы белән
каралган иде. Генпланга салына торган теләсә кайсы карар күп кенә факторлар,
шул исәптән икътисади вәзгыять һәм шәһәр, республика һәм федераль бюджетларның
мөмкинлекләренә бәйләнгән. Шул ук вакытта иң оптималь вариант сайлап алына.
Әлеге юл 10-15 елдан соң гына төзеләчәк», - дип аңлатты И.Метшин.