«Александр Мищихин үз вазыйфаларын моңа кадәр дә яхшы
башкарган, шактый хезмәт юлын үткән, Менделеевск, Лениногорск полициясендә
эшләгән, көньяк-көнчыгыш һәм Кама аръягы төбәгендә хезмәт куйган һәм Казанда
полиция башлыгы булып лаеклы эшчәнлек алып барган. Иң имин шәһәрдә яшәвебезне
дәвам итәр өчен, сезнең барлык шартлар да бар», - дип билгеләде И.Метшин.
Исегезгә төшерәбез, элек Россия Эчке эшләр
министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы вазыйфасын Алексей Соколов
башкарган иде, ул Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры урынбасары
– полиция башлыгы итеп билгеләнде.