(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель, Алена
Мирошниченко). 28-нче апрельдә Казанда Бөтендөнья хезмәтне саклау көнен билгеләп
үтәчәкләр, быел шулай ук халыкара хезмәт оешмасы оешуның 100 еллык юбилее да
була. Татарстан башкаласында җәрәхәтләнүне һәм һөнәри авыруларны
профилактикалауга багышланган хезмәтне саклау айлыгы бара. Бу юнәлештә Казанда
нинди эш алып барылуы турында бүген эшлекле дүшәмбе утырышында Икътисади үсеш
комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов хәбәр итте.
Комитет Социаль иминиятләштерү фонды белән берлектә
шәһәр оешмалары белән даими рәвештә җитештерү барышында алган җәрәхәтләр
барлыкка килүнең кисәтү чаралары турында аңлату эшләре алып бара, дип сөйләде
спикер. Төп максат - эш бирүчеләргә Социаль иминиятләштерү фондыннан алынган
акчалар хисабына тиешле чаралар үткәрү мөмкинлеге турында мәгълүматны җиткерү.
Алар арасында түбәндәгеләр бар: хезмәт шартларын махсус бәяләүне үткәрү,
хезмәтне саклау буенча укыту, хезмәткәрләрне шифаханә-курорт дәвалаулары белән
тәэмин итү, мәҗбүри медицина тикшерүләре уздыру һәм башкалар. Мондый чараларның тулы исемлеге Социаль иминиятләштерү фонды,
Профсоюзлар ассоциациясе, республика предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре
ассоциациясе сайтларында һәм kzn.ru порталында урнаштырылган, дип аңлатып үтте
А.Вәлиәхмәтов.
Финанс тәэмин ителешен алу өчен гаризаны кәгазьдә генә
түгел, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша электрон документ формасында
да бирергә мөмкин. Комитет рәисе билгеләп үткәнчә, 2019 елдан оешмалар пенсия
алды яшендәге хезмәткәрләрне Социаль иминиятләштерү фонды акчалары хисабына
шифаханә-курорт дәвалануына җибәрә ала. Бу максатлар өчен акча күләме иминият
кертемнәреннән 30%-ка кадәр тәшкил итәчәк. Моннан тыш, район администрацияләре
мәйданчыкларында өстәмә рәвештә кадрлар һәм бухгалтерлык хезмәтләре эшчеләре
өчен, фонд белгечләрен җәлеп итеп, укыту семинарлары үткәрү планлаштырыла.
«Моннан тыш ведомствоара эш бирүчеләр тарафыннан
хезмәткәрләрнең вакытлыча эшкә яраксызлыгы буенча хезмәт законында каралган
шартлар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. «Демография» проекты кысаларында бу
йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләрне кәгазь чыганакта да, электрон
форматта да эшкә яраксызлык турында документ нигезендә билгеләүгә һәм түләүгә
кагыла», - дип хәбәр итте А.Вәлиәхмәтов һәм Казанның кайбер оешмалары "больничный"ларны
электрон рәвештә кабул итми, ә үз хезмәткәрләрдән кәгазь бланклар таләп итә,
дип өстәде. Спикер документ әйләнешен электрон рәвешкә күчерү, беренче чиратта,
эш бирүчеләрнең үзләренә отышлы булуына басым ясады, чөнки бу дәүләт хезмәткәрләре
белән хезмәттәшлекне җиңеләйтә.
«Хезмәтне саклау – изге эшләр. Кеше яллап алып барылга
торган хезмәтне файдаланучы һәр җитәкче законнарны үтәргә һәм үз кешеләре
турында кайгыртырга тиеш», - дип шәрехләде Казан Мэры Илсур Метшин һәм әлеге
эшне контрольдә тотарга кушты.