(Казан
шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель, Ксения Швецова). Быел Казанда шәһәрнең 15 парк
һәм скверында стационар булмаган 53 сәүдә объектын урнаштыру планлаштырыла.
Шәһәрнең төрле районнарындагы тагын 261 урын сезонлы сәүдә өчен бүлеп бирелгән.
Казан Мэры Илсур Метшин бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә стационар булмаган
сәүдә объектларының барысын да бертөрле итеп оештырырга һәм тәртипкә китерергә,
сатып алучыларга хезмәт күрсәтү культурасын арттырырга кушты.
Парклар һәм скверлар территориясендә стационар
булмаган сәүдә объектларын урнаштыруга беренче аукционнар нәтиҗәләре турында
«Парклар һәм скверлар дирекциясе» муниципаль бюджет учреждениесе директоры
Марат Закиров сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Татарстан
башкаласында 25 лот уйнатылган инде. Эшмәкәрләр өчен уйнатылган барлык
объектлар буенча да эшләр башланган һәм паркларга май башында чыгачак. Сүз
уңаеннан, сатуларда беренче тапкыр җиңгән эшмәкәрләр үзләренең объектларын
шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә 2 җәйге сезон рәттән урнаштыра алачак – бу
тәҗрибә Казан эшмәкәрләре үтенече буенча кертелгән.
Сәүдә барышында уйнатылган лотларның гомуми бәясе 3
тапкырдан артык – 1 млн 310 мең сумнан 4,5 млн сумга кадәр арткан. Сатуларны
үткәрүдән акча җәмәгать киңлекләрен үстерүгә – парк инфраструктурасын
төзекләндерү һәм ремонтлау, шулай ук мәдәни чаралар үткәрүгә юнәлдереләчәк.
Инде бүген үк 7 аукцион узачак, ә калган 12-се 13-нче
майга кадәр барачак. Алар буенча гаризалар бирү 6-нчы майга кадәр дәвам итәчәк.
Бу аукционнар «Комсомолец», «Сосновая роща», «Континент», «Крылья Советов»
паркларына, Җиңү паркына, «Ак чәчәкләр» һәм «Фестивальный» бульварларына кагылачак.
«Алдан уздырылган аукционнар нәтиҗәләре буенча без
парк һәм скверлар территориясендә стационар булмаган сәүдә объектлары базарының
тотрыклануын, системалы уенчылар барлыкка килүен күрәбез. Без алга таба да
партнерларыбыз өчен уңайлы шартлар тудырырга җыенабыз, бу аларның эшчәнлегенә
дә, парклардагы һәм скверлардагы эшкә дә уңай йогынты ясаячак», - диде спикер
һәм Казан эшкуарларын торгларда катнашырга чакырды.
Шәһәр территориясендә (парклардан тыш) сезонлы сәүдә
объектларын сату апрель аенда тәмамланачак. Сезонлы сәүдәнең старты,
гадәттәгечә, 1-нче майда башлана.
Стационар булмаган сәүдә объектларының барысы да
Казанда бердәм стандарт буенча урнашырга һәм тышкы кыяфәте буенча да, хезмәт
күрсәтү дәрәҗәсе буенча да таләпләргә туры килергә тиеш, дип билгеләде Казан
Мэры Илсур Метшин. «Шәһәрдә сәүдә итүдә катнашучыларның барысын да җыеп
алуыгызны сорыйм. Әгәр кемдер русча начар сөйләшә икән – тәрҗемәчеләр алып
килегез. Әмма диалог булырга тиеш! - диде Мэр. - Кичә генә ящиклардан сату эше алып барган
«колхоз»ның шәһәрдә булуы белән
килешмим. Бердәм стандарт булырга тиеш. Без мәрмәрдән яки граниттан павильоннар
ясавыгызны сорыйбыз, ләкин барысы да пөхтә һәм цивилизацияле булырга тиеш, шул
исәптән кием формасы да. Әйдәгез, Казанны, Татарстан башкаласын лаеклы итеп
күрсәтик».
Шәһәр башлыгы шулай ук быел Казан эре халыкара
вакыйганы – WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын кабул итүен искә төшерде
һәм бу вакытка шәһәрдә стационар булмаган сәүдә объектлары өлкәсендә тәртип
урнаштырырга кирәклеген ассызыклады. «Безгә яңа кешеләр киләчәк, бу шәһәр
инфраструктурасын иртәгәсе көнгә яхшырту өчен сәбәп. Мин сездән әлеге мәсьәләгә
игътибар итүегезне сорадым, таләп иттем һәм эш нәтиҗәләрен дә көтеп калам», -
дип нәтиҗә ясады Мэр.