(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель).
Казанда ел саен шәһәр икътисадында кече һәм урта бизнес өлеше үсә. Бүген Казан
Мэры Илсур Метшин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында
видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, Казанның тулай
территориаль продуктында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өлеше бүген
38,5%-ка җитте, ВТП 768,1 млрд. сум тәшкил итә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов
үткәргән киңәшмәдә шәһәр башлыгы Казанда кече һәм урта бизнес үсеше, шулай ук
Татарстан башкаласында үзмәшгульләр өчен нинди чаралар күрелүе турында сөйләде.
2018
елда Татарстан Республикасы башкаласында 80 меңнән артык кече һәм урта
эшмәкәрлек субъекты үз эшчәнлеген алып барды - 2017 ел белән чагыштырганда бу
1,2%-ка күбрәк. Шуларның 44,3 меңе - кече һәм микропредприятиеләр, 238-е – урта
һәм 36 меңе – шәхси эшмәкәрләр. 2018 елда кече һәм урта предприятиеләрнең
әйләнеше 2017 елга карата шактый үсеш кичергәнлеген күрсәтте – 29,3%-ка, ягъни
187 млрд. сумга күбрәк һәм 826,2 млрд. сум тәшкил итте. Казан буенча артым
сәүдә һәм эшкәртү предприятиеләре хисабына барлыкка килде.
2018
елда шәһәр казнасына кече һәм урта бизнес субъектларыннан 4,8 млрд сум салым
кергән, бу барлык салым керемнәренең 37,6%-ы дигән сүз.
И.Метшин
үз чыгышында Татарстан башкаласында эшмәкәрләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән
программалар гамәлгә ашырылуын искәртте. Аерым алганда, ташламалы кредит бирү
программасы. «2018 елда муниципалитеттан барлыгы 20,4 млн сумга 94 предприятие
финанс ярдәме алды. Нигездә, бу җитештерүчеләр, сәламәтлек саклау, торак -
коммуналь хуҗалык һәм туризм өлкәләренең вәкилләре», - дип билгеләде шәһәр
башлыгы. Ул хәбәр иткәнчә, быел программа шартлары гадиләштерелгән, бүгенге
көндә 15 кредит оешмасыннан гаризалар килгән инде, шуларның 4-се аккредитация
узган һәм кредит бирүгә керешкән. «Бу әле башы гына», - дип ышана И.Метшин.
Ташламалы
кредит бирү программасы белән беррәттән Казанда «Аренда каникуллары» проекты
гамәлгә ашырыла. Әйтик, узган ел сатуларда тагын 2 бина гамәлгә ашырылган.
Гомуми мәйданы 8,4 мең кв.м булган 59 бина буенча аренда килешүләре төзелгән,
шуларның 33-ендә эшмәкәрлек эшчәнлеге гамәлгә ашырыла инде.
Үз
чыгышында Казан Мэры шулай ук үзмәшгуль гражданнар темасына да кагылды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын
куллану юлы белән үзмәшгуль гражданнарның керемнәрен легальләштерү механизмы эшкәртеләчәк
дүрт беренче башлаучы төбәктән берсе булачак. Хәзер үзмәшгульләр сыйфатында
3000-нән артык кеше теркәлгән. «Ел ахырына кадәр әлеге сан ким дигәндә 7 тапкыр
артырга тиеш», - диде И.Метшин. Аның сүзләренә караганда, хәзер шәһәрдә
Россиядә беренче тапкыр үзмәшгульләргә ярдәм итү буенча махсус муниципаль
программа эшләнә. «Казан Экспресс» коворкингында узган очрашуда казанлылар белән аеруча актуаль мәсьәләләр хакында фикер
алыштылар. Очрашу нәтиҗәләре буенча ел ахырына кадәр Казанда
административ-техник комиссия тарафыннан каралган хокук бозулар буенча
үзмәшгульләрнең штрафларына мораторий игълан ителүе билгеле булды.
Үзмәшгульләрне кече һәм урта бизнесны ташламалы финанслау муниципаль
программасына кертү планлаштырыла, моннан тыш, үзмәшгульләргә мөлкәти ярдәм
чаралары да каралган.
Очрашу
ахырында И.Метшин быел Казанда WorldSkills стандартлары буенча эшче һөнәрләр
чемпионаты узачагын искәртте. Чемпионат көннәрендә башкалага 16 меңнән артык
кеше килергә тиеш. «Чемпионатта Казанның кече бизнес предприятиеләре җәлеп
ителәчәк, бу шулай ук агымдагы елда кече һәм урта предприятиеләр әйләнеше
артуга китерәчәк», - дип билгеләде И.Метшин.