(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче апрель). Казанның «Казан
ЭКСПО» халыкара күргәзмә үзәгендә Россия венчур форумы ачылды. Ачылыш тантанасында ТР Президенты Рөстәм
Миңнеханов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Казан
Мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре
катнашты.
Республика җитәкчесе форумның ачылыш тантанасында билгеләп үткәнчә, Россия
венчур форумы – инновацион продуктлар уйлап табучылар потенциаль инвесторлар
белән очрашу өчен бик яхшы мәйданчык.
Форум кысаларында венчур проектлары ярминкәсе дә оештырылган.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә,
венчур ярминкәсендә катнашуга 200-дән артык проект тәкъдим ителгән, шуларның
иллесен биредә күреп була. Финалга 15 проект чыгачак.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә,
венчур ярминкәсендә чит ил партнерлары да катнаша.
Тантанада катнашкан Новосибирск
өлкәсе губернаторы Андрей Травников сүзләренчә, Новосибирск өлкәсеннән дә
венчур проектлар биредә катнаша. «Без, әлбәттә, коммерциальләштерергә телибез, –
диде Андрей Травников. – Башка катнашучыларга да шуны телибез».
Россия венчур форумы 14 ел рәттән
Татарстанда үткәрелә. Инновацион идеяләр ккүргәзмәсе – Россия төбәкләрендә,
бөтен дөньядагы кебек үк, интеллектуаль үсеш бара, ә дәүләт һәм бизнес
фәнни-техник мөмкинлекләрне үстерү яклы.
Чарада сәламләү сүзе белән
Инновацияләргә ярдәм фонды генераль директоры киңәшчесе Иван Бортник, Европа
бизнес-инновацион үзәкләр челтәре генераль директоры Хавьер Эчари, Россия
венчур инвестицияләре ассоциациясе башкарма директоры Альбина Никконен һәм
башкалар чыгыш ясады, дип хәбәр
итә ТР Президенты матбугат хезмәте.