(Казан шәһәре, 10-нчы апрель, Алинә Бережная). Казанда
үзмәшгульләргә ярдәм итү программасын булдыру планлаштырыла, программа аларның
эшчәнлеген җайга сала торган федераль закон барлыкка килгәнче гамәлдә булачак.
Бу хакта бүген Казан Мэры Илсур Метшин үзмәшгульләр белән очрашуда хәбәр итте.
Ачык диалог режимында узган чара KazanExpress сәүдә мәйданчыгы базасында узды.
Казанда
3 меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән
Катнашучыларны
сәламләп, Казан Мэры шуны да искәртте: Татарстан 2019 елның 1-нче гыйнварыннан үзмәшгульләр өчен
эксперименталь салым режимы эшли торган дүрт пилот төбәк арасына керде. Ул билгеләп
үткәнчә, мондый очрашулар шәһәр һәм муниципаль хакимиятнең үз эшен булдырган
кешеләргә эшчәнлекләрен үстерүдә ничек ярдәм итә алуын аңларга булыша.
«Без диалог режимында безнең
нинди старт позицияләребез, сезнең нинди ачык сорауларыгыз барлыгын аңларга
теләр идек, безгә Казанның үзмәшгульләр үсеше ноктасына әверелүе, сезнең һәм
эшчәнлегегезнең үсеше бик мөһим. Безгә ничек хезмәттәшлек итү турында килешергә
кирәк», - диде И.Метшин.
Очрашуда шулай ук катнашкан ТР
Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур
Нагуманов бүгенге көндә Татарстанда теркәлгән үзмәшгульләр саны актив үсүен
билгеләде. Бүгенге көндә алар 7 меңгә якын кеше, шуларның 3 меңнән артыгы
Казанда яши. «Республикада үзмәшгульләр, үз хезмәтләре белән акча эшләгән
кешеләр бик күп, алар ярдәмгә мохтаҗ», - дип өстәде Т.Нагуманов.
Бүген Казанда үзмәшгульләргә
ярдәм итү үзәге эшли, ул үзмәшгуль гражданнар өчен салым җыемнарын кертү
проектын популярлаштыру белән шөгыльләнә. Лиана Пахарева - үзәкне
оештыручыларның берсе, үзмәшгуль кондитер буларак, үз эшен теркәгәнчегә кадәр
юридик затлар белән эшләү проблемалары белән еш очрашуын аңлатты. Аерым
алганда, ул чек, товар белән җибәрелә торган документ һәм башка рәсми кәгазьләр
бирә алмаган. Әйтик, салым режимына күчкәч һәм
ташламалы 4% ставкасы буенча салым түләгәч, Лиана үз эшен легаль рәвештә
алып бара һәм эштән табыш ала ала, законсыз эшкуарлык эшчәнлеге өчен штраф
салыну мөмкинлеге өчен борчылмый.
Үзмәшгульләр
парк һәм скверларга чыгачак
Нигездә үзмәшгульләр продукциясе
интернет аша сатыла, чөнки сәүдә нокталарын арендалау бәясе бик кыйммәт, диләр
эшмәкәрләр. Ташламалы арендалы продукция сату өчен мәйданчык бирү тәкъдиме
белән Казан Мэрына үзмәшгуль Юлия Райвайн мөрәҗәгать итте.
«Җәйге сезон алдыннан бу бик
актуаль булыр иде, без хәтта башка үзмәшгульләр белән дә эксклюзив сувенир
продукциясен уйлап таба алыр идек», - дип мөрәҗәгать итте эшмәкәр И.Метшинга.
Илсур Метшин ханымның
инициативасын хуплады, май ахырына мондый мәйданчыклар һичшиксез төзеләчәк дип
ышандырды. «Без мәйданчыклар сайларбыз, аларны бердәм форматка китерербез,
урыннар билгеләрбез, мәсәлән, парклар һәм скверлар булачак, май ахырына мондый
ярминкәне эшләргә мөмкин булачак», - диде Казан Мэры.
«Без
мораторий алачакбыз, һәм бернинди штраф та булмаячак»
Үзмәшгульләрне элмә такталарын
рәсмиләштерү мәсьәләсе дә кызыксындырды. Аерым алганда, 2018 елда Ямал-Ненец
автономияле округыннан Казанга күчеп килгән Егор Попов Казандагы KazanExpress
компаниясе вәкиле булган, әлеге оешма товарларны тиз арада заказ бирүчегә
китерү белән шөгыльләнә. Компаниянең офисы шәһәрнең тарихи өлешендә урнашкан,
шуңа күрә элмә такталарны килештерү белән проблемалар килеп чыга, шул ук
вакытта стандартлар билгеләгән регламент та юк.
Илсур Метшин Казанга башка шәһәрләрдән креатив,
перспективалы кешеләр килүенә һәрвакыт шат булуын билгеләп үтте. «Без
башкалабызда шәһәрне үзгәртергә әзер булган кыю, креатив кешеләр килерлек итеп
шартлар тудырабыз», - диде И.Метшин һәм, элмә такталар өчен регламент
эшләнмәгәнгә, шәһәрнең Административ-техник инспекциясе идарәсе үзмәшгульләрне
штрафка тартмаячак дип өстәде.
«2019 ел ахырына кадәр без
мораторий алачакбыз, һәм административ комиссия линиясе буенча шәһәр ягыннан
бернинди дә штраф булмаячак, дип вәгъдә итә алам. Без кисәтү кысаларында
эшләячәкбез», - дип тынычландырды И.Метшин.
Ташламалы
субсидия
Үзмәшгульләр
арасында очрашуда күптәннән үз эшләре белән шөгыльләнүчеләр дә бар иде.
Мәсәлән, Ләйсән Яруллина 2 ел җиләк-җимеш чипсылары ясый. Кыз үзмәшгуль буларак
теркәлгән, әмма, эшмәкәр статусы булмаганга, ул ташламалы рәвештә кредит алудан
файдалана алмый. «Банкларның безнең өчен тәкъдимнәре юк. Шулай да зур булмаган
җитештерүчеләр өчен әйләнештәге акчаларны тулыландыру мәсьәләсе бик мөһим,
әмма, җитештерү күләме түбәнрәк булу сәбәпле, без уртача ставка буенча
кредитлар ала алмыйбыз», - дип аңлатты Ләйсән.
Шәһәр башлыгы әлеге мәсьәләнең
бик актуаль булуын һәм җентекләп эшләүне таләп итүен билгеләп үтте. Шулай итеп,
Казан Мэры проектны эшләп бетерергә кушты, аның буенча үзмәшгульләр
субсидияләнгән ставка буенча кредит алачак. «Бүген без үзебез өчен өстенлекле
булган, мәсәлән, туризм өлкәсен хуплыйбыз. 1-нче июньгә программада катнашучы
булуыгызны да эшләргә тырышырбыз», - диде И.Метшин.
«Беренче адымны
ясарга һәрвакытта да авыр, әйдәгез, аны бергә эшлик»
Ахырда шәһәр башлыгы Казанга үзмәшгульләргә ярдәм итү
программасы төзеләчәген хәбәр итте, ул үзмәшгульләрнең эшчәнлеген җайга сала
торган федераль закон барлыкка килгәнче гамәлдә булачак. «Без Казанда
үзмәшгульләргә ярдәм итү программасын булдырачакбыз, әлегә сез үсеш юлында.
Әлеге эшне системалы агымга куйыйк һәм федераль закон чыкканчыга, сез
ныгыганчыга кадәр элемтәдә торыйк. Озын юлда беренче адымны ясарга һәрвакытта
да авыр, әйдәгез, аны бергә эшлик», - диде И.Метшин һәмкилгән барлык
кешеләргә ачыктан-ачык әңгәмә өчен
рәхмәт белдерде.
Чара барышында шәһәр башлыгы үзмәшгульләр продукциясе
белән танышты.
Очрашуда шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе
урынбасары Илдар Шакиров, Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов,
Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Жанна
Белицкая, Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Марат Закиров, банк
вәкилләре һәм башкалар катнашты.