(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль, Алена Мирошниченко). 2018 елда хокук саклау органнары тырышлыгы белән Казанда оператив хәл шактый тыныч һәм тотрыклы булды. Теркәлгән җинаятьләр саны 2017 ел белән чагыштырганда 13% кимегән. Җинаятьчелек торышына караганда, Казан - иң уңышлы миллионлы шәһәрләр арасында. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Алексей Соколов Казан шәһәре Думасының XXXII хисап сессиясендә белдерде.
Теркәлгән җинаятьләр саны 13% кимегән
"Узган ел безнең алда шактый җитди бурычлар куйган вакыйгаларга бай булды: РФ Президентын сайлау, футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм башкалар. Минем хезмәттәшләрем шулай ук көндәлек хезмәт бурычларын үтәделәр, ел дәвамында республика, федераль һәм халыкара әһәмияттәге 3160 чара үткәргәндә куркынычсызлык тәэмин иттеләр, аларда 4 миллионнан артык кеше һәм кунак катнашты. Җәмәгать тәртибен саклауга 54 меңнән артык полиция хезмәткәре җәлеп ителде", - дип хәбәр итте Алексей Соколов.
2018 елда дежур частьлар 240 меңнән артык һәлакәт турында хәбәр теркәгән. "Соңгы елларда уңай динамика сакланган. Теркәлгән җинаятьләрнең гомуми күләме 13% кимегән, аеруча авыр җинаятьләр, үтерүләр, талау, урлау, хулиганлык азрак кылынган. Балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны кимеде. "Исерек" һәм рецидив җинаятьләрнең кимүе билгеләнде. Шәхескә каршы, шулай ук көнкүреш авыр җинаятьләр саны 4% кимегән, үтерүчеләр саны 18% кимегән. Җинаятьчелек дәрәҗәсе 100 мең кешегә 1,5 мең җинаять тәшкил иткән. Җинаятьчелек торышына караганда, Казан - миллионлы иң уңышлы шәһәрләр арасында", - дип ассызыклады ул. Бер ел эчендә идарә гаепле 7,5 мең җинаятьне ачыклаган, шуларның 1,5 меңе – авыр һәм аеруча авыр җинаять.
Эчке эшләр идарәсе белгечләре оператив хәл индикаторы дип милеккә каршы җинаятьләр саный. Фатир урлаучылар саны 6% кимегән, ә аларны ачу нәтиҗәләре соңгы 14 елда иң яхшылардан санала. Талау һәм талаулы һөҗүм очраклары 19% һәм 27% кимегән. Аларның беренчесенең ачылуы 87%, икенчесенеке 95% тәшкил итә. Бу эшнең нәтиҗәлелеге соңгы 15 елда шулай ук арткан.
А.Соколов билгеләп үткәнчә, кылынган караклык саны кимүгә һәм кәрәзле элемтә һәм интернет челтәреннән файдаланып ачылган җинаятьләр саны 1,5 тапкыр артуга карамастан, бүген кылынган җинаятьләр саны буенча караклык урлауларлан гына калыша. Анардан 2,5 мең граждан һәм 637 юридик зат зыян күргән, зыян 2 млрд сум тәшкил иткән. Хәер, республикада мондый җинаятьләрне тикшерү алгоритмы эшләнгән. "Казан оперативниклары, тикшерүчеләре эше географиясе һәм, караклар челтәрен файдаланып, юк ителгәннәр саны буенча 2018 елда безгә илдә тиңнәр булмады. "Картада кызыл нокта" чегән авылларының берсендә яшәүчеләрне тоткарлау булды. Алар казанлыларга карата дистанцион караклык сериясен кылдылар", - дип сөйләде докладчы.
Казан Эчке эшләр идарәсенең өстенлекле бурычларыннан берсе - наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш. Узган ел идарә хезмәткәрләре 595 наркоҗинаять ачыклаган, 620 килограммнан артык наркотик матдә алганнар һәм 14 канал ябылган. Наркоҗинаятьләрне кисәтүнең нәтиҗәле чараларыннан берсе Алексей Соколов үсеп килүче буын белән эшләүне саный. "Яшьләрнең наркотик матдәләр куллануга тотрыклы иммунитет һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баруга мотивация формалаштыруын дәвам итәргә кирәк", - дип билгеләп үтте ул.
Видеокүзәтү ярдәмендә 15% җинаять ачылган
"Имин шәһәр" программасы кысаларында хокук тәртибен һәм иминлекне тәэмин итү мәсьәләләрендә алыштыргысыз ярдәм күрсәтә. Урам хокук бозулар саны кимегән, бу өлкәдә күп фатирлы секторда видеокүзәтү зур роль уйный", - дип белдерде А.Соколов.
2016 елдан башлап Казанда 2262 күпфатирлы йортка 7787 камера урнаштырылган. Алар ярдәмендә инде бүген үк 1251 җинаять ачылган – теркәлгән җинаятьләрнең гомуми саныннан 15% һәм 682 административ хокук бозу кисәтелгән. Агымдагы елда программаның партнеры булган "Таттелеком" компаниясе кабель челтәрләрен сузуны тәмамлаячак, бу күпфатирлы торак төзелеше территорияләрен 100% колачлаячак.
А.Соколов билгеләп үткәнчә, якын арада җәмәгать киңлекләрендә 600-дән артык күзәтү камерасы һәм күп фатирлы йортларда якынча 3700 камера урнаштыру мөмкинлеге карала. "Бу җәмәгать тәртибен саклауда һәм җинаятьләрне ачуда менә дигән ярдәм. Безгә илнең барлык төбәкләреннән дә көнләшәләр һәм безгә бу уңай тәҗрибәне алырга киләләр. Җәмәгать шәһәр киңлегендә видеокүзәтү булуы инде уңай кисәтү нәтиҗәсе бирә", - дип ассызыклады ул.
Шәһәрдә 400-дән артык ирекле халык дружинасы оештырылган
"Гражданлык җәмгыяте, хакимият органнарының җәмәгать тәртибен саклауда катнашуы актив бара. Урам җинаятьчелеккә каршы көрәштәге уңышларга, шул исәптән, гражданнарны урамнарда тәртип саклауга җәлеп итү нәтиҗәсендә ирешелде. 2018 елда 20 халык дружинасы булдырылды. Бүген бу форма тыныч яшәү һәм яшәү тирәлеген тәэмин итүгә этәргеч булып тора. Ел ахырына шәһәрдә 400-дән артык ирекле халык дружинасы оештырылган, алар катнашында 65 җинаять ачылган, 3600 административ хокук бозу кисәтелгән", - дип ассызыклады А.Соколов.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яшүсмерләр мохитен декларацияләү процессы дәвам итә. Балигъ булмаганнар тарафыннан яки алар катнашында соңгы 14 елда иң аз кылынган җинаятьләр теркәлгән, диде спикер. Хәер, Казан шәһәре Думасының законлылык, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссиясе рәисе Лилия Бакулина, депутатларның уртак фикерен белдереп, яшүсмерләр хокук бозуларын профилактикалауга, шулай ук әлеге мәсьәлә буенча ведомствоара хезмәттәшлекне көчәйтергә кирәклеген белдерде.
WorldSkills уздыру чорында җәмәгать тәртибен саклауда Эчке эшләр министрлыгының 3600-дән артык хезмәткәре катнашачак
Агымдагы елда РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе хезмәткәрләре алдында һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын әзерләү һәм үткәрүдә куркынычсызлыкны тәэмин итү, Республика Дәүләт Советына сайлаулар тора. Экстремизмга һәм оешкан җинаятьчелеккә каршы тору эше игътибар үзәгендә кала.
ТР Дәүләт Советы депутаты Хафиз Миргалимов WorldSkills чемпионаты вакытында шәһәрлеләр өчен мөмкин булган уңайсызлыклар турындагы сорауга җавап биреп, Алексей Соколов "бу чорда иминлекне көчәйтү буенча чаралар күреләчәк", - дип билгеләп үтте. "Без моның аша уздык инде, һәм бу тормыш эшчәнлегенә дә йогынты ясамады, шәһәр кунакларының уңай фикерен дә җиткерде. Шәһәр территориясендә без куркынычсызлык периметрын булдырачакбыз, куркынычсызлык өчен тиешле җиһазлар булган үткәрүчән чатырлар оештырабыз. Чемпионатны ачу һәм ябу чорында юл хәрәкәте буенча өстәмә вакытлы чикләүләр булырга мөмкин", - диде ул һәм җәмәгать тәртибен саклауда чаралар үткәрү чорында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының 3600 хезмәткәрен һәм милли гвардия гаскәрләренең 600-гә якын хезмәткәрен җәлеп итү планлаштырыла, дип өстәде.
Казан Мэры Илсур Метшин РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенә һәм Казан гарнизоны полициясенең шәхси составына башкарган эшләре, көндәлек хезмәтләре һәм шәһәрлеләрнең имин тормышы өчен шартлар тудырганнары өчен рәхмәт белдерде. "Әлеге җентекле һәм системалы уртак эштән башка төзекләндерелгән һәм уңайлы Казанны күз алдына да китереп булмый. Без сезгә барлык эре вакыйгаларда, көндәлек тормышта үз вазифаларыгызны профессиональ башкаруыгыз, шәһәрдә тотрыклы иминлекне тәэмин итәүегез өчен рәхмәтле. Безнең беренчел бурыч – халыкның тулы иминлеген тәэмин итү. Шәһәр Башкарма комитеты һәм Казан шәһәре Думасы алга таба да идарәгә барлык башлангычларда ярдәм итәчәк", - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.