(Казан шәһәре
KZN.RU, 26-нчы февраль). 2019 елда Казанда алданган өлешчеләр өчен проблемалы 4
йортны 733 фатирга тапшыру планлаштырыла. Моннан тыш, быел авария хәлендәге
торактан күчерүнең яңа 6 еллык программасын кабул итү планлаштырыла. Казан
шәһәре Думасының XXXII хисап сессиясендә шәһәрнең төзелеш тармагын ниләр көтүе
турында Казан Мэры Илсур Метшин сөйләде.
"Катлаулы
бурыч – Казанда алданган өлешчеләрнең һәм авария хәлендәге йортларда
яшәүчеләрнең торак проблемаларын хәл итү республика җитәкчелеге ярдәме белән
планлы рәвештә башкарыла", - дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Ул бүгенге
көндә Казанда "Фон" һәм "Свей" фирмаларының өлешләп төзү
программасында проблемалы 14 йортның булуын искәртте. Узган ел Казанда 974
фатирлы 4 йорт файдалануга тапшырылган. Быел 733 фатирлы тагын 4 йортны тапшыру
планлаштырыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта Нокса авышлыгындагы
"Молодежный" торак комплексының беренче һәм икенче йортларында,
Четаев урамындагы дүртенче йортта, шулай ук Чистай урамындагы 68-нче кварталда
эшләр актив алып барыла.
Шәһәр халкын
авария хәлендәге торактан күчерүгә килгәндә, Мэр 2018 елда 2013-2017 елларга
адреслы программаны гамәлгә ашыру тәмамланды, дип искәртте. Программага
Казанның 89 авария хәлендәге йорты кертелгән иде. Әлеге программаны гамәлгә
ашыру нәтиҗәсендә, авария хәлендәге торактан 5 меңгә якын казанлы күчерелгән.
"2019 елда
без 2024 елга кадәр яңа программа кабул итүне көтәбез. Бу тагын 51 авария
хәлендәге йортны күчерергә мөмкинлек бирәчәк - бу 557 гаилә", - дип
билгеләде шәһәр башлыгы.
Тулаем алганда,
торак төзелеше тотрыклы, дип ассызыклады И.Метшин. Узган ел Казанда 804 мең кв.м
торак файдалануга тапшырылган, шулардан 692 мең кв.м - күпфатирлы. Еллык
программа 100,5% үтәлгән.
"Файдалануга
тапшырылган торак үсеше темплары буенча миллионлы шәһәрләр арасында без
Ростов-на-Дону, Новосибирск, Екатеринбург һәм Самар белән беррәттән, беренче
унлыкка ныклы керәбез",-дип билгеләде Мэр.