(Казан шәһәре
KZN.RU, 28-нче февраль). Эшче һөнәрләренең абруен арттыру– безнең өстенлекле
бурычыбыз. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Наше
время – Безнен заман” эшләүче яшьләр иҗатының еллык ачык республика телевизион
фестивалендә җиңүчеләр һәм активистлар белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Татарстан
Республикасы Президенты фикеренчә, фестивальгә әзерлек эре һәм урта
компанияләрнең эшче коллективларында уңай тирәлек тудыра. “Кешеләр бергә эшләп
кенә калмыйлар, бергәләп ял да итәләр, үз коллективы мәнфәгатьләрен дә
яклыйлар. Зур предприятиеләрнең яшьләр белән эшләү өчен тиешле структуралары булырга тиеш. Монда төп
көч – безнең һөнәр берлекләре”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул Татарстан
предприятиеләрендә эшләүче иҗат яшьләрен төрле республика вакыйгаларында
катнашырга җәлеп итәргә тәкъдим итте. Аерым алганда, ТР Президенты Казан мэры
Илсур Метшиннан республика башкаласында узучы чараларга Татарстан
Республикасының төрле районнарында яшәүче яшьләрне дә җәлеп итүен сорады.
Рөстәм Миңнеханов
билгеләп үткәнчә, эре предприятиеләргә фестивальдә катнашу өчен берничә команда
әзерләргә кирәк.
“Предприятиеләр
җитәкчеләре өчен бу фестиваль – яшьләр тирәлеген аңлауда шәп мөмкинлек. Бу –
бик яхшы тәрбия рәвеше дә. Яшьләр үз коллективына, районына, шәһәренә,
республикасына, иленә патриотик мөнәсәбәттә булачак”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук ул
фестивальнең зона этапларын яктыртуны киңәйтергә тәкъдим итте.
Азакта Рөстәм
Миңнеханов белдергәнчә, “Наше время – Безнен заман” фестиваленә Татарстан
җитәкчелеге киләчәктә дә ярдәм итеп торачак.
Белешмә
“Наше время –
Безнен заман” эшче яшьләрнең ачык теливизион республика фестивале 2013 елдан Татарстан
Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән уздырыла. Ел саен анда 18-35
яшьлек нефть, энергетика предприятителәрендә һәм оешмаларында, машина төзү
сәнәгатендә, шулай ук мәгариф, социаль өлкәләрдә һәм алар өчен бәйгедә катнашу
төп һөнәрләре булмаган, эшләүче яшьләр катнаша.
Командалар “Музыкаль
юнәлеш”, “Бию юнәлеше”, “Дан минуты” һәм “Визит карточкасы” номинацияләрендә
ярышалар.