(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче март, Алсу Сафина). Казанда каты көнкүреш калдыкларны бүлеп җыюны кертү
мәсьәләләре буенча шәһәр штабы эшли башлады. Беренче киңәшмәне Казан Мэры Илсур
Метшин бүген шәһәр Башкарма комитетында уздырды. Шәһәр башлыгы эшлекле
очрашуларның даими булачагын һәм атна саен үткәреләчәген, шәһәр объектларына да
барачакларын ассызыклап үтте.
Башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре,
район администрацияләре башлыклары, «Торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе»
идарәче компаниясе» ҖЧҖ генераль директоры, каты көнкүреш калдыклар белән эш
итү буенча региональ оператор Сергей Богатов, идарәче компанияләр директорлары
катнашкан киңәшмәдә калдыклар белән эш итү инфраструктурасының агымдагы торышы,
шулай ук Казанның мәгариф учреждениеләрендә калдыкларны аерып җыюны гамәлгә
кертү турында фикер алыштылар.
Казанда
контейнерларның 80% ы каты көнкүреш калдыкларын аерып җыю өчен наклейкалар
белән маркировкага әзер
Каты көнкүреш калдыкларын аерып җыю мәсьәләләре буенча
шәһәр штабын җитәкләгән Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин 1
гыйнвардан Татарстан башкаласының калдыклар белән эш итүнең яңа тәртибенә
күчүен билгеләп үтте. "Реформаның максаты - каты көнкүреш калдыклары белән
эш итү мәсьәләләрендә тәртип урнаштыру, тармак инфраструктурасына инвестицияләр
җәлеп итү, аларның барлыкка килү вакытыннан алып утильләштерүгә яки күмүгә
кадәр каты көнкүреш калдыкларын исәпкә алуны һәм контрольдә тотуны оештыру», –
дип билгеләде һәм каты көнкүреш калдыкларны нульле полигон күмүгә омтылырга
кирәк дип җиткерде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе. Бу мәсьәләдә икенчел
чимал эшкәртү мөһим роль уйный, ә моның өчен, үз чиратында, калдыкларны
сыйфатлы сортларга аеру кирәк.
Казанның Авиатөзелеш районында узган елның августында
калдыкларны аерып җыю буенча пилот проекты старт алды.
Районнарның күпфатирлы йортлары территориясендә соры һәм
сары наклейкалар белән контейнерлар куелды, алар ярдәмендә сортларга аерыла
торган коры чиста калдыклар һәм башка дымлы калдыклар аерып җыела. Д. Калинкин сүзләренчә, проект казанлыларның
калдыкларны аерып җыю белән
кызыксынуын күрсәтте. "Проект стартында икенчел эшкәртүгә яраклы 7-дән
алып 10%ка кадәр ресурслар алынды, бүген исә контейнерлардан эшкәртелә торган
калдыкларның аз дигәндә 20-25% өлеше чыгарыла», - дип билгеләп үтте ул.
Денис Калинкин сортларга бүленгән калдыкларны чыгару
өчен нульле ставка кертү буенча Россия Хөкүмәте дәрәҗәсендә тәкъдим каралуына
игътибар итте. "Инде хәзер үк акча туплау нормативлары буенча түгел, ә
калдыкларны аерып җыю вакытында чыгару факты буенча түләү каралган", - дип
аңлатты Казан Башкарма комитеты җитәкчесе.
"Бездә яңа контейнер мәйданчыкларын төзүгә һәм
булганнарын төзекләндерүгә ихтыяҗ турында төгәл күзаллау булырга тиеш", -
диде штаб җитәкчесе һәм контейнер мәйданчыклары санитар нормаларга һәм
кагыйдәләргә җавап бирергә тиеш, моннан тыш, алар белән эшләү уңайлы булсын
өчен әйләнә-тирә шәһәр мохитенә туры килергә тиеш, дип өстәде.
Мәсәлән, калдыклар белән эш итү өлкәсендә булган инфраструктура
турында сөйләгәндә, ТКХ комитеты рәисе Дмитрий Анисимов хәзерге вакытта
күпфатирлы йортлар һәм шәхси сектор территориясендә контейнер мәйданчыкларына
инвентаризация үткәрелүен, социаль объектлар, предприятие һәм оешмалар
территориясендә шундый ук эш башкарылуын хәбәр итте. Һава торышы җылыну белән,
Авиатөзелеш районының пилот проекты үрнәгендә сары һәм соры төстәге наклейкалы
контейнерларны яңадан тамгалап чыгу планлаштырыла. Дмитрий Анисимов хәзерге
вакытта контейнерларның 80% маркировкага әзер, калган форматлары булмаган
контейнерларны алыштырырга кирәк, дип аныклап үтте. Аның сүзләренә караганда,
идарәче оешмалар һәм төбәк операторы арасында килешүләр төзү процессы тәмамлану
стадиясендә.
Уку елы ахырына
кадәр Казанның барлык мәктәпләрендә дә батарейкаларны җыю өчен контейнерлар
барлыкка киләчәк
Белем бирү учреждениеләрендә калдыкларны аерып җыюны
гамәлгә кертү киңәшмәнең тагы бер темасы булды. Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар
Һидиятов 1 гыйнвардан шәһәрнең барлык мәктәпләрендә һәм өстәмә белем бирү
учреждениеләрендә дуаль җыю һәм урам евроконтейнерлары урналары урнаштырылуы
турында сөйләде. Шәһәр мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында макулатура җыю
оештырылган, шуңа күрә чүп контейнерларына кәгазь ташланылмый диярлек, дип
билгеләп үтте докладчы. «Бу уку елы башыннан гына да мәктәпләрдә 900 тоннадан
артык макулатура җыелган. Җыелган акчалар «Игелекле Казан» проекты кысаларында
кулланыла һәм хәйриячелеккә тотыла", - дип билгеләп үтте И. Һидиятов.
Моннан тыш, 76 мәктәптә һәм 61 балалар бакчасында батарейкалар
җыю оештырылды. 15 марттан батарейкаларны җыю өчен махсус контейнерлар барлык
мәктәпләрдә, ә 1 сентябрьдән барлык балалар бакчаларында урнаштырылачак. Моңа
февраль урталарында Сочида Россия инвестиция форумында Татарстан Президенты
Рөстәм Миңнеханов һәм «Дюраселл Раша» ҖЧҖ директоры Юрий Коротаев имзалаган
килешү ярдәмендә ирешелде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр
Гыйниятуллин аңлатып үткәнчә, ел ахырына кадәр компания барлык мәгариф
учреждениеләрендә дә батарейкаларны җыю өчен контейнерлар урнаштырачак. Алга
таба мондый нокталар, шулай ук электрон техника һәм куркыныч калдыкларны җыю
өчен павильоннар бөтен шәһәр буенча барлыкка киләчәк - Татарстанда һәм аның
башкаласында 2300 нокта оештыру күздә тотыла.
"Безнең теләктән тыш, шундый эре компаниянең
ресурслары булуы һәм Татарстан Республикасы Президентының кызыксынуы да яхшы", - дип билгеләде Казан Мэры.
Яшь казанлыларны экотәрбияләү проекты кысаларында,
мәктәп укучылары «Игелек капкачлары», «Батарейкаларны тапшыр да табигатьне
сакла» акцияләрендә катнашты. Моннан тыш, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары
укучылары өчен тематик лекцияләр,
әйләнә-тирәлекне саклау турында фильм, фәнни-гамәли конференция
үткәрелде. Казанның 12 мәктәбе яңа уку елыннан экологик белем бирү үзәкләре
итеп билгеләнде.
Очрашуга нәтиҗә ясап, Казан Мэры шәһәрдә каты көнкүреш
калдыкларын аерып җыю мәсьәләләре белән, 20 ел элек Европада узган юлны үтәр
өчен, системалы рәвештә шөгыльләнәчәкләрен билгеләп үтте. «Безгә кадәр Россиядә
бу юлны берәү дә алай киң колач белән узмады. Казан чүпне цивилизацияле аерып
җыю буенча пилот шәһәр булырга тиеш», - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.