(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче март, Алена
Мирошниченко). Бүген Казан теннис академиясендә ІХ Халыкара “Ельцин Кубогы”
теннис турниры финалы узды. Ялгыз разрядта җиңүчеләрне Казан Мэры Илсур Метшин,
Россиянең беренче Президенты хатыны, “Б.Н.Ельцинның Президент фонды”
попечительләр советы әгъзасы Наина Ельцина, Россия Теннис федерациясе
президенты Шамил Тарпищев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова,
ТР Спорт министры Владимир Леонов, теннис буенча Россиянең атказанган спорт
мастеры Анастасия Мыскина һәм башкалар котлады һәм бүләкләр тапшырдылар.
Ярышлар 23 февральдә старт алды һәм 20 илдән 150 дән
артык иң яхшы теннисчы егет һәм кызларны берләштерде. Бүләкләү тантанасындагы
чыгышы вакытында Наина Ельцина турнирның, Беренче халыкара категориягә ия булып
һәм зур дәрәҗәле чарага әйләнеп, озын юл узуын билгеләп үтте. “Быел безгә
дөньяның төрле почмакларыннан спортчылар килде. Бу безнең турнирның үзенә җәлеп
итәрлек, әһәмиятле булуы турында сөйли, һәм без моның белән горурланабыз.
Спортчылар биредә бәяләп бетергесез тәҗрибә алалар, үзләренең һөнәри
мохитләрендә аралашалар, һәм һәркем үзен күрсәтә ала”, – дип билгеләп үтте ул.
“Турнир һәрвакыт кунакчыл Казанның теннис академиясе
мәйданчыкларында уза. Биредә искиткеч атмосфера хөкем сөрә. Татарстан һәм Казан
җитәкчелегенә спортка игътибары һәм әлеге турнирга ярдәм итүләре өчен зур
рәхмәт әйтәсе килә, – диде Россиянең беренче Президенты хатыны. – Мин
җиңүчеләрне һәм финалистларны чын күңелдән котлыйм. Җиңел җиңүләр булмый. Һәр
җиңү артында спортчы һәм тренерның авыр хезмәте, шулай ук туганнарының һәм
якыннарының зур ярдәме тора”.
Бүген Теннис академиясе кортында ялгыз разрядта иң
яхшы спортчыларны билгеләделәр. Өч раунд, чирекфинал һәм ярымфиналдан соң, уен
финалга чыгучылар өчен кубокта алтынчысы
булды. Кызлар арасында Самара теннисчысы Алинә Чараева җиңү яулады. Ике
финал сеты нәтиҗәләре буенча ул Латвиядән килгән Дарья Семенистаны җиңде. “Беренче
сетта мин шунда ук 3:0 исәбенә килдем, Дарьяның подачасын алдым һәм ышанычлы
уйный башладым. Минем өстенлегем күренгәндер дип уйлыйм, – дип шәрехләде финал
уенын Алинә Чараева. – Аннары Дарья активрак уйный башлады, мин ялгыша
башладым, озын уеннар башланды. Сулыш алуы кыенлышканын сиздем сиздем. Беренче
сет тәмамланганда, болай уйнауны дәвам итә алмавымны, миңа һөҗүм итәргә
кирәклекне, шулай гына җиңүләргә ирешәчәгемне аңладым”.
Теннисчы сүзләренә караганда, “Ельцин Кубогы”нда ул
өченче тапкыр катнаша, әмма беренче тапкыр җиңү яулаган. “Әлеге турнир Россиядә
иң дәрәҗәлеләрдән санала. Ул ел башында, февраль аенда үткәрелә, һәм яңа
сезонга ныклап әзерләнүчеләр, әзерлектә иң көчле уенчылар монда килә һәм тулы
көченә чыгыш ясыйлар. Бу – елның үзенчәлекле ачышы”, - дип билгеләп үтте турнир
җиңүчесе. Аның фикеренчә, иң көчле спортчылар - Россия уенчылары, чөнки алар
нык характер күрсәтә һәм ахыргача көрәшергә әзерләр.
Егетләр арасында ялгыз разрядта финалда Украинадан
Эрик Ваншельбойм һәм Россиядән Евгений Филиппов очрашты. Өч кырлы челтәр
нәтиҗәләре бууенча, өстенлек бер спортчыдан икенчесенә күчеп йөрүгә карамастан,
Украина спортчысы җиңү яулады. Эрик Ваншельбойм сөйләгәнчә, аның өчен бу
беренче “Ельцин Кубогы” булып тора. “Теннисчы-юниор өчен бу ярыш бик әһәмиятле
булып тора, чөнки бу беренче категорияле турнир”, – дип ассызыклады спортчы.
Моңа кадәр турнирда парлы разрядта җиңүчеләрне
билгеләделәр. Шулай итеп, кызлар арасында Нина һәм Валерия Оляновскийлар иң
яхшылар булдылар. Финалда алар көндәшләрен һәм ватандашларын Алинә Чараева һәм
Мария Тимофееваны җиңделәр. Егетләр арасында Россиядән Александр Бинда һәм
Үзбәкстаннан Сергей Фоминның парлары иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Финалда алар
кортка Бөекбритания көндәшләре Джеймс Стори һәм Оскар Вейтман белән чыкты.
Шамил Тарпищев билгеләп үткәнчә, Россиядә тенниска
игътибар Борис Ельцин ярдәме белән бирелә башлаган. “Үз вакытында ул халык
алдына кортка кулына теннис калагы тотып чыкты һәм моның белән теннис язмышын
хәл итте, чөнки аның артыннан яшьләр кортка килә башлады, нәтиҗәләр барлыкка
килде, спортның бу төренә зур игътибар бирелә башлады”, – диде ул.
Татарстан спорт министры Владимир Леонов билгеләп
үткәнчә, әлеге теннис турниры республиканың спорт тормышында аерым роль уйный. “Казанда
һәм Татарстанда үткәрелә торган күп санлы ярышлар булуга карамастан, “Ельцин
Кубогы” безнең өчен барыбер әһәмиятле чара булып тора. Кортта спортчылар
күрсәтә торган дәрәҗәнең елдан-ел үсүенә куанабыз”, – дип ышанып әйтте В.
Леонов.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан җыелма
командасы составында Казан спортчылары да чыгыш ясады. Әйтик, Полина
Кудерметова, турнирның көмеш призеры Дарья Семенистадан калышып, финалдан бер
адымга гына калышты. Турнирда шулай ук Елизавета Дементьева, Рүзәл Фәтхуллин,
Анна Григорьева, Мария Бондаренко, Алена Кубанова, Авелина Сәйфетдинова, Дана
Шакирова һәм Азалия Бадегыева чыгыш ясады.
“Ельцин Кубогы” теннис турниры – Россиядә 19 яшькә
кадәрге егетләр һәм кызлар өчен бердәнбер беренче халыкара категориядәге
турнир. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яшь спортчылар өчен әлеге турнир – үзенә
күрә зур тенниска “юллама”. Турнирның приз фонды 25 мең доллар тәшкил итә.