(Казан шәһәре
KZN.RU, 26-нчы февраль, Ксения Швецова). Казан Мэры Илсур Метшин Казан шәһәр
Думасының XXXII сессиясе барышында Татарстан башкаласында кече һәм урта
бизнеска ярдәм итү буенча пилот проектын оештыру тәкъдиме белән чыкты, аның
вәкилләре калдыкларны эшкәртү өлкәсендә эшчәнлек алып барачак.
Исегезгә
төшерәбез, 2019 елда Татарстанда һәм аның башкаласында каты көнкүреш
калдыкларын аерым җыю проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Сессия эшендә
катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, проектны гамәлгә
кертү бурычы – катлаулы, әмма аны республиканың барлык районнарында һәм
шәһәрләрендә хәл итәргә кирәк.
Казан шәһәренең
Авиатөзелеш һәм Мәскәү районнарында калдыкларны аерым җыю башланды. "Менә
безнең киләсе көн, чүпне аерым җыю өчен менә шундый урыннар булырга тиеш, – дип
билгеләде Мэр, презентация слайдларында чүпне аерым җыю принципларының Казанның
ике районында тормышка ашырылуын күрсәтеп. "Без эксперимент рәвешендә
чүпне аерым җыю өчен 400-дән артык савыт урнаштырдык, һәм проект шуны күрсәтте:
аеру хисабына чүпне инде 30% кимрәк чыгарабыз", – дип ассызыклады ул.
Гомумән алганда,
Казан турында сөйләгәндә, Илсур Метшин шәһәрдә пластикны җыю өчен 1700
контейнер урнаштырылуын билгеләп үтте. Икенчел чимал җыю павильоннары урнаштыру
өчен 50 җир кишәрлеге бирелде, 41 павильон урнаштырылды инде. Мэр Россия
Президентының Федераль Җыенга Юлламасында чүплекләрне бетерү һәм калдыкларны
эшкәртү өлешен 8-дән 60% кадәр арттыру бурычын куйганын искә төшерде.
Бөтен шәһәр
буенча калдыкларны аерым җыю программасын гамәлгә кертү берничә мөһим мәсьәләне
хәл итүне таләп итә, дип ассызыклады Мэр. Алар арасында - шәһәрдә яшәүчеләргә
аңлату, калдыкларны аерым җыю һәм аеру өчен барлык шартлар тудыру, шулай ук
каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә эшләүче кече һәм урта бизнеска
ярдәм итү. Өченче бурычны хәл итүдә Мэр аеруча игътибарны юнәлтте, калдыкларны
эшкәртү өлкәсендә эшләүче кече бизнеска дәүләт дәрәҗәсендә ярдәм итү кирәклеген
билгеләп үтте.
"Без калдыкларны эшкәртүчеләргә ярдәм итү
буенча безнең инициативаларны тәкъдим итәргә һәм Казанда бу өлкәдә эшләүче кече
һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча пилот проектын оештырырга әзер", - дип
тәкъдим белән мөрәҗәгать итте Мэр.
Каты көнкүреш
калдыклары белән эш итү өлкәсенә республиканың барлык шәһәр һәм районнарына
игътибар итәргә кирәк, дип билгеләп үтте ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.
"Чүпне аерым җыю, эшкәртү – безнең өчен зур бурыч, безне бик зур эш көтә.
Әмма башка юл юк. Әлеге өч мәсьәләне хәл итәргә һәм аларның һәркайсы буенча
җитди эшләргә кирәк", – дип йомгаклады Р.Миңнеханов.
Шуны да өстәп
үтик: каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең яңа кагыйдәләрен кертү шәһәрне
төзекләндерү кагыйдәләрендә дә чагылыш табачак – ишегалларын капиталь ремонтлау
кысаларында чүпне аерым җыю өчен контейнер мәйданчыклары оештырырга кирәк
булачак.
И.Метшин шулай ук
искә төшергәнчә, узган ел Казанда Химия урамы буенча каты коммуналь калдыклар
полигонының икенче картасын төзегәннәр, Самосырово чүплеген рекультивацияләүнең
технологик этабы тәмамланган. Хәзер, дип өстәде шәһәр башлыгы, яшел үсентеләр
утырту һәм чистарту корылмалары урнаштыру белән рекультивацияне тәмамлау
планлаштырыла.