(Казан шәһәре
KZN.RU, 26-нчы февраль, Ксения Швецова). Казан Россиядә елына 3 миллионнан
артык кешене кабул итүче бишенче шәһәр булып тора. Шәһәрнең керү туризмын
үстерү өчен мөмкинлекләре зур, әмма бу юнәлеш даими эш һәм камилләшүне таләп
итә, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ратушада узган
Казан шәһәре Думасының XXXII сессиясе утырышында.
Узган елның
ноябрендә Казан беренче тапкыр 3 миллионынчы турист булган юбилей кунагын -
мәскәүле Дарья Чепурны каршы алды, дип искә төшерде үзенең докладында Казан
Мэры Илсур Метшин һәм 2018 елда Казанда барлыгы 3 млн 200 мең кеше булып китте
– бу 2013 ел белән чагыштырганда 2 тапкырга күбрәк, дип өстәде.
Казанга янә
әйләнеп килүче туристлар саны арта - 2018 ел нәтиҗәләре буенча туристларның 35%
элек Казанда булган. "Без көн саен туристлык инфраструктурасын үстерү
буенча эш алып барабыз: бу туристик навигация, туристик автобусларның яңа
маршрутлары, халыкара туристик күргәзмәләрдә катнашу. Бүген туризм шәһәр
икътисадының тулы хокуклы тармагына әверелә дип ышаныч белән әйтергә
мөмкин", - диде Мэр. Шәһәр башлыгы фикеренчә, мондый күрсәткечләргә Зөя
һәм Болгарның туристик картасында барлыкка килүе ярдәм итте, алар Казанны
Бөтендөнья мирасының уникаль объектлары белән бәйләде. "Моның өчен
Минтимер Шәрип улы Шәймиев һәм Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка аерым рәхмәт
әйтергә кирәк. Бу изге урыннарны торгызуга финанслар һәм идарә карарлары гына
түгел, Ватаныбыз тарихына мәхәббәт һәм җан салынган", – диде И.Метшин.
"Туристларны
җәлеп итү буенча Казанның мөмкинлекләре бик зур. Масштаблы программа бу юнәлеш
буенча гамәлгә ашырыла, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең өч төп объектыбыз
туристларга кызыклы, әмма кунакларның төп өлеше башкалага килә. Туристлар тагын
да күбрәк булсын өчен, тагын нәрсә эшләргә кирәклеген игътибар белән карарга
кирәк".
2020 елга Казан
үзенең 5 миллион туристын каршы алыр дип планлаштырыла, дип планнары белән
уртаклашты И.Метшин. Кунакчыллык өлкәсен һәм вакыйгаи туризмны үстерү генә бу
нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. "Без туристларны җәлеп итү нокталарын үстерү һәм
киңәйтү буенча эшне дәвам итәчәкбез. Кремль, Иске Татар бистәсе,
"Казан" гаилә үзәге белән беррәттән яңа туристик пакетлар
эшләнә" - дип нәтиҗә ясады Мэр.