(Казан шәһәре
KZN.RU, 21-нче февраль, Алинә Бережная). Казан шәһәре Думасының XXXII хисап
сессиясе 26 февральдә узачак. Ул Казан Ратушасында үткәреләчәк. Сессия эшенең
башлануы 10:00 сәгатькә планлаштырылган. Мондый карар бүген Казан шәһәре Думасы
Президиумының Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә узган утырышында кабул
ителде. Утырышта Президиумның 11 әгъзасының 10-сы катнашты, карар кабул итү
өчен кворум бар иде.
Депутатлар карары
нигезендә, чираттагы сессия көн тәртибенә 14 мәсьәлә кертеләчәк. Казан
муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева "Казан
территориясендә законсыз урнаштырылган сәүдә объектларын мәҗбүри рәвештә
демонтажлау һәм күчерү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында"гы карар
мәсьәләсен фикер алышына торган сораулар исемлегенә өстәмә рәвештә кертергә
тәкъдим итте. Шулай итеп, сессиядә түбәндәге мәсьәләләр каралачак:
Казан шәһәре
Мэрының 2018 елдагы эшчәнлеге турында хисап;
Казан шәһәре Думасының
2018 елдагы эшчәнлеге турында хисап;
Казан шәһәре
Башкарма комитетының 2018 елдагы эшчәнлеге турында хисап;
Контроль-хисап
палатасының 2018 елдагы эшчәнлеге турында хисап;
РФ Эчке эшләр
министрлыгының Казан шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсе эшчәнлеге турында хисап;
Казан шәһәре
Думасының "Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2019 елга һәм 2020-2021
елларның планлы чорына бюджеты турында"гы карарына үзгәрешләр кертү
турында;
Казан шәһәре
Думасының "Казан шәһәре муниципаль милкен түләүсез файдалануга бирү
тәртибе турында"гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре
Думасының Казан шәһәре Башкарма комитетының структур бүлекчәләре турында аерым
карарларына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәренең
Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары
зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре
Думасының аерым карарларын үз көчен югалткан дип тану турында;
Казан шәһәре
муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре
Думасы Регламентына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре
муниципаль берәмлеге Сайлау комиссиясе әгъзасы вәкаләтләрен вакытыннан алда
туктату турында;
Төрлеләр.
Президиумда шулай
ук ике даими комиссия хисаплары тыңланды. Шәһәрлеләр сәламәтлеген һәм
әйләнә-тирә мохитне саклау буенча даими комиссия рәисе Рафаэль Шәвәлиев хисап
чорында депутатларның 20-дән артык сәламәтлек саклау учреждениесендә булуын
хәбәр итте. "Комиссия эшенең нәтиҗәлелегенә ТР Сәламәтлек саклау министры
катнашында уртак утырышлар йогынты ясый. Мондый киңәшмәләр барышында министр
һәм республика ведомстволары җитәкчеләре депутатларга сәламәтлек саклау
учреждениеләрен капиталь ремонтлау, яңа җиһазлар сатып алу буенча республика
программасын гамәлгә ашыруның барышы, шулай ук Казанда медицинаны үстерү
перспективалары турында сөйлиләр", - дип билгеләп үтте Р.Шәвәлиев.
Комиссия
әгъзалары даими рәвештә шәһәрнең мәгариф учреждениеләренә чыгалар, анда
балаларның сәламәтлеген саклау шартларының сыйфатын контрольдә тоталар, шулай
ук медицина кабинетлары эше белән танышалар. "Безнең беренче күчмә
киңәшмәләр барышында медицина кабинетларын җиһазландыруда туры килмәү
ачыкланды. Барлык кисәтүләр җитешсезлекләрне бетерү өчен Казан Башкарма
комитетына һәм ТР ССМ Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсенә
тапшырылды", - дип шәрехләде Р.Шәвәлиев. Моннан тыш, ел саен җәйге сезонда
депутатлар лагерьларда ял итү шартлары белән таныша. Әйтик, узган ел алар
Казанның шәһәр читендәге 6 һәм 4 мәктәп яны лагерында булдылар.
Шәһәрлеләрнең су
объектларында куркынычсыз булу мәсьәләсе дә игътибарсыз калмый. Халык күпләп ял
итә торган урыннарны тикшерү барышында депутатлар барлык объектларның да тиешле
хәлдә булуын, әмма төзекләндерү таләп ителүен билгеләп үтте.
Казан Мэры Илсур
Метшин комиссия эшенең мөһимлеген билгеләп үтте. "Бу эшнең ТР сәламәтлек
саклау министрлыгы белән алып барылуы бик мөһим, ул алга таба да дәвам
итсен", - диде Мэр һәм шәһәрдә Сәламәтлек саклау учреждениеләрен капиталь
ремонтлау һәм аларны заманча техника белән тәэмин итү алып барылуын искәртте.
"Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, диварлар
һәм шартлар тудырылган, хәзер медицина хезмәтләрен күрсәтүнең сыйфаты, тар
белгечләр булу мөһим. Казан тон биреп кенә калмыйча, барлык яңалыкларның
локомотивында да булырга тиеш, шәһәрдә моның өчен барысы да бар", - дип билгеләде
И.Метшин.
Мәгариф, мәдәният
һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссия эшчәнлеге турында аның рәисе Нияз
Гафиятуллин сөйләде. Хисап чорында комиссия тарафыннан 27 утырыш һәм 5 түгәрәк
өстәл үткәрелде.
Шәһәр уку
учреждениеләрен карау барышында депутатлар билгеләп үткәнчә, Казанда белем бирү
һәм мәктәпләрне тәэмин итү дәрәҗәсе шактый арткан, әмма элеккечә үк,
мәктәпләрдә балаларның артык күп булуы, балалар бакчаларына чират һәм мәгариф
учреждениеләрен көндезге сак белән тәэмин итү проблемалары кала. Уку учреждениеләрендә
булганда мәктәп укучыларын тукландыруны оештыруга аерым игътибар бирелә.
И.Метшин
докладчыга белем бирү учреждениеләренә кагылышлы мәсьәләләрне контрольдә
тотарга һәм быел Казанда тормышка ашырылачак чүпне аерым җыю проектына
кушылырга кушты. "Бу бик мөһим һәм зур проект, һәм без, мәгариф
ресурсларына нигезләнеп, аны гамәлгә ашырырга планлаштырабыз", - дип
билгеләде И.Метшин һәм комиссия эше шәһәрнең мөһим проблемаларын күрергә
мөмкинлек бирә, дип өстәде. "Сессияләр арасындагы тәнәфесләрдә барлык
комиссияләр дә зур эш алып баралар, урыннардагы эшләр торышын җентекләп
өйрәнүләрен билгеләп үтәргә кирәк, шуңа күрә сессиядә без шәһәрдәге эшләрнең
торышы турында объектив мәгълүмат алабыз”, - дип нәтиҗә ясады Казан Мэры.