(Казан шәһәре
KZN.RU, 20-нче февраль). Демографик хәл, инфраструктураны үстерү һәм
WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерлек Казан өчен якын
арада эштәге мөһим юнәлешләр булачак, дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин, РФ
Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасын шәрехләп.
"Безнең өчен
ил Президенты Юлламасы – ул һәрвакыт вакыйга, чөнки анда ил җитәкчесенең төп
юлламасы күрсәтелә һәм киләсе елга бурычлар карала", - дип билгеләп үтте
Илсур Метшин Мәскәүдәге ТНВ телеканалы филиалының махсус белгече Динә
Газалиевага биргән интервьюсында. Федераль Җыен Юлламаларында илнең барлык төбәкләре
һәм шәһәрләре үсеше өчен зур әһәмияткә ия булган төрле проектларны һәм
программаларны гамәлгә ашыру планнары турында хәбәр ителә, дип өстәде ул. Шулай
итеп, мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелеше буенча федераль программалар
Казанга мәктәп һәм мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген арттырырга мөмкинлек бирә.
"Хәзер без элек балалар 2 сменада укыган микрорайоннарда 3 яңа мәктәп
тапшырабыз, моның өчен зур рәхмәт", - дип билгеләде Мэр.
Бу елның
Юлламасында илдәге демографик вәзгыять иң мөһим темаларның берсе булды.
"Минем өчен мэр буларак һәм күп балалы әти буларак бу бик якын. Чыннан да,
бу чакырулар ил һәм шәһәрләр алдында тора", - диде шәһәр башлыгы һәм
2000-нче елларда Казан демографик рекорд куйды, әмма узган ел нәтиҗәләре буенча
туучылар санының берникадәр кимүе күзәтелә, дип искәртте. "Демография
мәсьәләсе инфраструктура булдыру, мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү, салым
салу, пособие төзү, бер тапкыр бирелә торган түләүләрне үз эченә ала. Президент
бурычларны төгәл куйды, без нәрсә өстендә эшләргә кирәклеген күрәбез. Шунысы
мөһим – моның өчен ресурслар бүлеп бирелгән", - дип ассызыклады И.Метшин.
Казан өчен тагын
бер мөһим тема - һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты.
Чемпионатны иң югары дәрәҗәдә уздыру гына түгел, ә бу вакыйгадан бөтен ил
буенча эшче һөнәрләрен популярлаштыру эшендә максималь файда алу да мөһим, дип
билгеләп үтте И.Метшин. "Бездә халыкара чаралар уздыру тәҗрибәсе булуга
карамастан, һәр чараның үз үзенчәлекләре бар. WorldSkills Универсиада белән дә,
футбол буенча дөнья чемпионаты белән дә чагыштырмалы түгел. Без моңа
әзерләнәчәкбез һәм куелган бурычларны башкарачакбыз", - дип нәтиҗә ясады
И.Метшин.
Исегезгә
төшерәбез, Владимир Путин бүген Гостиный дворда Федераль Җыенга еллык юллама
белән чыгыш ясады. Чарада Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы
депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, Конституция, Югары һәм арбитраж судлар
җитәкчеләре, губернаторлар корпусы, Федерация субъектларының закон чыгару
җыеннары рәисләре, традицион конфессияләр башлыклары, җәмәгать эшлеклеләре, шул
исәптән төбәкләрнең иҗтимагый палаталары башлыклары, эре массакүләм мәгълүмат
чаралары җитәкчеләре катнашты. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.