(Казан шәһәре
KZN.RU, 7-нче февраль, Ксения Швецова). "Салават күпере" торак
комплексында яшәүчеләрнең һәр өченче кешесе 16 яшьтән яшьрәк, шуңа күрә уңайлы
тормыш һәм микрорайонда яшьләрнең үсеше өчен шартлар тудыру - бүгенге көндә иң
төп бурычларның берсе. Бу хакта бүген Казан Мэры Илсур Метшин күптән түгел
җирле халыкка ишекләрен ачкан "Импульс" яшүсмерләр клубы һәм 4-нче
номерлы балалар сырхауханәсенең филиалы ишекләрен ачкан яңа социаль объектларны
карау барышында хәбәр итте.
"Импульс"
яшүсмерләр клубы директоры: "Без һәр сәгатьне файдалы итеп үткәрергә
тырышабыз"
"Импульс"
яшүсмерләр клубы "Салават күпере" торак комплексында уку елы башында
ачылды. Бинаның гомуми мәйданы 300,5 кв.м тәшкил итә. Клуб җитәкчесе Евгения
Сабируллова сүзләренә караганда, клубка 2 яшьтән алып 62 яшькә кадәрге 520 кеше
йөри.
"Клуб
халыкка бик кирәк. Бездә бик функциональ клуб, без сәгать саен иртәдән кичкә
кадәр файдалы эшләргә тырышабыз. Безгә балалар, яшь әниләр, мәктәп укучылары,
пенсионерлар бик күп йөри. Яшүсмерләр - ул шартлы исем. Безнең районда яшь
гаиләләр, декрет ялында торучы әниләр,
кечкенә балалар бик күп. Һәм монда әлегә башка шундый учреждениеләр юк, шуңа
күрә бу халык өчен зур бүләк булды", - дип сөйләде Е.Сабируллова.
Учреждение
базасында иҗади түгәрәкләр – рәсем сәнгате, скрапбукинг, спорт секцияләре -
карате, бокс, спорт һәм нәфис гимнастика, кечкенә балалар өчен үсеш дәресләре,
төрле бию юнәлешләре, шулай ук балаларны мәктәпкә әзерләү өчен дәресләр, инглиз
теле курслары оештырылды. "Безнең әле татар телендә театр түгәрәге бар,
аны Тинчурин исемендәге театр артисты Камилла Галиева алып бара. Без еш кына
төрле татар спектакльләрен куябыз, кунакларны чакырабыз. Бу ел -Театр елы, шуңа күрә без бу юнәлешкә шулкадәр
игътибар бирәбез", - дип сөйләде клуб директоры.
"Импульста"
гаилә атмосферасы хөкем сөрә диярлек: балалар педагоглар белән белем алганда,
яшь әниләр фитнес һәм бию белән шөгыльләнә, шул ук вакытта баланың үзен ничек
хис итүен тикшереп тора алалар.
Көннең беренче
яртысында дәресләр нигездә балалар һәм яшь әниләр өчен үткәрелә. Илсур Метшин 5
яшьтән узган балалар өчен рәсем сәнгате дәресендә булды.
"Салават
күперендә" һәр өченче кеше – 16 яшьтән яшьрәк, шуңа күрә яшьләр өчен
шартлар тудыру, балаларны үстерү – бүген безнең өчен иң төп бурычларның берсе.
Яшәү урыны буенча яшүсмерләр клубы - бик мөһим".
Ата-аналар белән
сөйләшкәндә шәһәр башлыгы сабыйларының балалар бакчасына йөрүләре белән
кызыксынды. "Без әлегә балалар бакчасына эләкмәдек, урын юк иде", -
дип җавап бирде әниләрнең берсе.
"Без бу
проблеманы тиздән хәл итәчәкбез. Хәзер "Салават күперендә" ике яңа
балалар бакчасы төзелә, быел эшләр тәмамланыр дип өметләнәбез, без дә моны
көтәбез", – дип билгеләде Мэр.
4-нче номерлы
балалар сырхауханәсе филиалы пациентларының 16% - бер яшьтән кечкенәрәк
Алга таба Илсур
Метшин шушы көннәрдә Заречье пр., 28 адресы буенча ачылган 4-нче номерлы
балалар сырхауханәсенең филиалына килеп китте. 360 квадрат метр мәйданлы яңа
бина 17 катлы йортның беренче катын тулысынча алып тора. Медицина фәннәре
докторы, 4-нче сырхауханәнең баш табибы Нияз Галиев сөйләгәнчә, филиал
структурасында 2 табиб кабул итү кабинеты, ЭКГ кабинеты, кан анализы һәм
биоматериаллар алу кабинеты, дежур табиб блогы, фильтр, балалар өчен туклану
бирү пункты, процедура-прививка кабинеты һәм ярдәмче бүлмәләр бар. 2 табиб
кабул итә, бу эшне көндезге ашка кадәр һәм аннан соң ике сменада оештырырга
мөмкинлек бирә.
"Бу - без
ачкан иң кирәкле филиал. Бүгенге көндә биредә 1607 бала хезмәт күрсәтә,
шуларның 262-се – бер яшькә кадәрге балалар. Бу торак-коммуналь хуҗалыгында
яшәүче балаларның гомуми санының 16% тәшкил итә! Чагыштыру өчен - сырхаухынәдә
25621 бала бар, шуларның 1608-е – 1 яшькә кадәрге балалар, бу бары тик 6% кына.
Бу биредә яшь халыкның ни дәрәҗәдә булуы турында сөйли", - дип билгеләп
үтте Нияз Галиев.
Мэр пациентларны
кабул итү кабинетларын, шулай ук эш көне дәвамында ачылган фильтр-бокс бинасын
карап чыкты. Монда аерым керү аша температура яки тимгелләре булган балалар
белән ата-аналар үтә ала. Бокста һәрвакыт шәфкать туташы кизү тора, кирәк
булган очракта табиб чакырыла.
Сырхауханәдә
күкрәк сөте ашату өчен бүлмә, анда кул юу урыны, биләү өстәле, МВЧ-мич бар -
баланы карау өчен барлык шартлар да тудырылган. "Бала чирләгәндә, әни
болай да стресс хәлендә, аңа уңайлы шартлар кирәк. Ә биредә һава чистартылган
һәм тиешле температурага кадәр җылытылган, барлык нормативлар тулысынча
үтәлгән", – дип билгеләде учреждениенең баш табибы. Ул шулай ук штат
сырхауханәнең үз эчке резервларыннан төзелгән һәм бүгенге көндә 13 ставканы
тәшкил итә, дип өстәде: 2 табиб ставкасы, 6 шәфкать туташы ставкаларын, теркәп
торучы, гардеробчы, идән юучы һ.б. "Медицина ярдәме күрсәтү өчен бу
расписание җитәрлек түгел. Хәзер без республиканың Сәламәтлек саклау
министрлыгы белән өстәмә ставкалар бүлеп бирү мәсьәләсен хәл итәбез", -
дип өстәде Н.Галиев.
"Без
шәһәрлеләр белән очрашканда, балалар сырхаухынәсе булмау уңаеннан бик күп
мөрәҗәгатьләр булды. Шәһәрлеләр Юдинога йөрергә мәҗбүр иде, без хәтта махсус
автобус та оештырдык. Ә хәзер табиблар "Салават күперендә" - бу бик
мөһим вакыйга, – дип билгеләде И.Метшин. - Биредә үсеп килүче район өчен бик
лаеклы шартлар тудырылган".
Визит ахырында
шәһәр башлыгы медицина учреждениеләренә килүчеләр белән аралашты һәм аларга нык
сәламәтлек теләде.
Яңа социаль
объектларны карап чыгуда Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы
Сергей Миронов, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек
саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе
Айрат Фәизов һәм башкалар катнашты.