(Казан шәһәре
KZN.RU, 7-нче февраль). Бүген тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеш эшчәнлеге
мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышында Казанның тарихи объектында 8
объект төзелеше каралды. Комиссия утырышын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов
уздырды. Проектларны Казанның төп рәссамы Жанна Белицкая тәкъдим итте.
Утырышта ТР Президенты
Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР мәдәният министры
Ирада Әюпова, ТР Президенты Олеся Балтусова катнаштылар.
Беренче комиссиядә
каралган объект Уң як Болак урамы, 51 адресы буенча төзү планлаштырыла. Бу -
күп функцияле 5-6 катлы, җир асты праковкалы комплекс. Биеклеге буенча объект
нормаларга туры килә. Комиссия әгъзалары билгеләгәнчә, объект бөтен яраштыру
этапларын узган, шул исәптән шәһәр төзелеше советы тарафыннан да. Комиссия дә
аны раслады.
Икенче объект - Мәҗит
Гафури урамындагы бинага кушылып төзеләчәк. Объект сәнәгать зонасында урнашкан,
аның алгы ягы тимер юлларына чыга. Объектны комиссия раслады.
Шуннан Каюм
Насыйри урамы, 31 адресы буенча төзеләчәк җир асты парковкалы объект каралды.
Бу - Апанай мәчете тарихи кварталы эчендәге торак йорт. Объект тирәдәге биналар
белән бер төстә була. Аны да комиссия раслады.
Аннары Зур Кызыл
урамда 5 катлы, җир асты парковкалы торак йорт каралды. Объект биеклеге,
бизәлеше буенча нормаларга туры килә. Аны да расладылар.
Шулай ук комиссия
Яшьләр урамы, 57 адресында шәхси торак йорт проектын да расладылар, бу бер
катлы тарихи традицияләргә туры килүче агач йорт була.
Щепкин урамы, 16
адресындагы бер фатирлы торак йорт проектын комиссия икенче кат карый. Бу ике
катлы йорт та расланды.
Киләсе
проект - Тельман урамы белән Касаткин
урамы киселешендә 4 катлы торак йорт. Проект буенча яссы түбә кору карала, бу
комиссиядә ризасыклыкка дучар булды. Әйләнә-тирәдәге йортларда кыеклы түбәләр.
Рөстәм Миңнеханов проектны үзгәртү турында уйларга тәкъдим итте.
Аннары
"Шамов хастаханәсе" тарихи объектына "Г" хәрефе формасында
янкорма төзү проекты комиссиягә тәкъдим ителде. Бина алты катлы, җир асты
парковкалы була. Комиссиягә тышкы бизәлешенең ике төстәге вариантлары тәкъдим
ителде. Рөстәм Миңнеханов Казан мэры Илсур Метшинга инвесторлар белән тагын бер
кат очрашып, төгәл кайсы төстә тукталуларын билгеләргә йөкләде.
Алга таба
комиссия "Казан" милли-мәдәни үзәге янында гаилә һәм балалар паркы
урнаштыру концепциясе тәкъдим итте. Парк Казан елгасы яр буе урамы системасының
дәвамы булачак дип карала. Анда төрле сорт агачлары үсәчәк. Рөстәм Миңнеханов
сүзләренчә, проект шәһәр өчен бик әһәмиятле. Ул искәрткәнчә, "Казан"
милли-мәдәни үзәге яныннан Миллениум күперенә кадәр һәм Киров дамбасыннан Ленин
дамбасына кадәр яр буе территориясен төзекләндерү идеясе бар.
Татарстан
Президенты парк концепциясен җентекләп сөйләшеп, әзерләргә йөкләде, дип хәбәр
итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Шулай ук комиссия
утырышында Алабуга башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Никитина шәһәр
үзәгендә объектларны төзү һәм төзекләндерү проектларын тәкъдим итте.