(Казан шәһәре
KZN.RU, 6-нчы февраль). Казан Мэры каршында хисап барышында Балалар һәм яшьләр
эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов 2018 елда Татарстанның яшьләр белән
системалы эш сыйфаты буенча Россия төбәкләре арасында беренче урынны алуы һәм
95% бу нәкъ менә Казан белгечләренең һәм
яшьләренең казанышы икәнлеген сөйләде. Яшьләр эшләре буенча федераль
агентлыкның йомгаклау семинары нәкъ менә Казанда очраклы гына үткәрелмәде.
Айрат Фәизов
Казанның яшьләр сәясәте өлкәсендә мөһим вакыйгалар үткәрү өчен даими мәйданчык
булуын билгеләп үтте. 2018 елда Казанда Россия Президенты Владимир Путин
катнашында "Бергә алга!" Бөтенроссия студентлар клубларының белем
бирү форумы, "Россия Ел студенты" конкурсы, "Эзләү фронты"
бөтенроссия эзтабарлар мәктәбе, "Россия студентлары гүзәле" V милли
талантлар конкурсы, Бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре
форумы һ.б. узды. Өстәвенә, Казан әлеге чараларның югары дәрәҗәдә оештырылуын
гына күрсәтеп калмыйча, аларда актив катнашты. Мәсәлән, "Ел студенты"
Бөтенроссия конкурсында илнең иң яхшы җәмәгатьчесе итеп КФУ студенты Игорь
Смирнов билгеләнде.
Казан
активистлары Россия форумнарында катнашу нәтиҗәләре буенча Казанга 1 млн 250
мең сумлык грантлар алып килделәр, ә аларның проектлары буенча финанслау 2 млн
350 мең сум тәшкил итте. Үз чиратында ведомство буйсынуындагы яшьләр
сәясәте учреждениеләре бөтенроссия һәм
республика дәрәҗәсендәге конкурсларда 4 млн 240 мең сумлык грант оттылар. Грант
алучылар арасында - "Доверие" комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге,
"Подросток" МБУ, Казан яшьләр
үзәге.
А.Фәизов Мэрга
яшүсмерләр клубларын ремонтлау программасын гамәлгә ашыруда ярдәмнәре өчен
рәхмәт белдерде. Соңгы өч елда гомуми мәйданы 12 мең кв. метр булган 36
яшүсмерләр клубы ремонтланган. Моннан тыш Залесный бистәсендә,
"Танкодром" микрорайонында, Әмәт, Яңа Аракчино, Дәрвишләр бистәсендә,
"Салават күпере" торак комплексында яңа клублар ачылды. Соңгы өч елда
яшьләр сәясәте объектлары инфраструктурасы 70% яңартылды.
"Салават
күперендә" клубы ачылганнан соң, ул шуплап тула, ә ихтыяҗ тулысынча
канәгатьләндерелмәде. Халык тагын клуб сорый", - диде профильле комитет
рәисе. Мэр билгеләп үткәнчә, бу "Салават күпере" проблемасы гына
түгел, төзелеп килүче башка микрорайоннар проблемасы да. Ул Балалар һәм яшьләр
эшләре комитеты рәисенә төзүчеләр белән яшүсмерләр клубларын урнаштыру өчен
төзелә торган торак комплексларда биналарны арендалау мөмкинлеге турында фикер
алышырга кушты. Аның фикеренчә, бу үзара файдалы карар булырга мөмкин.
Бүген, Фәизов
сүзләренә караганда, Юдинода, "Весна" торак комплексында,
"Салават күпере" торак комплексында, Адмиралтейство бистәсендә, Яңа
Аракчино һәм "Станция спортивная" торак комплексында тагын бер клуб
ачу карала. Комитет рәисе яшүсмерләр клубларына ихтыяҗ Яңа Савин районында,
Борисковода зур булуына игътибар итте.
Шәһәр яны
лагерьларын капиталь ремонтлау буенча яңа республика программасы алга китте.
2019 елга беренче чират кысаларында "Заречье",
"Молодежный", "Юнитур" һәм "Огонек" шәһәр яны
лагерьларын ремонтлау планлаштырыла. Мэр әлеге лагерьларны реконструкцияләү
проектларын җентекләп әзерләргә кушты.
Айрат Фәизов
сөйләгәнчә, башка төбәкләрдән килгән кунакларның күбесе Казанның Совет чорыннан
яшүсмерләр клубларының һәм шәһәр яны лагерьларның инфраструктурасын ничек
саклап калуга гаҗәпләнәләр. "Мин ничек икәнен сөйләячәкмен, - дип елмая
Мэр. - Үз вакытында безгә шул ук "Заречье" үзәге, яшүсмерләр клублары
өчен зур акчалар тәкъдим иттеләр. Чөнки аларның күбесе сәүдә өчен яңадан җиһазландыру
өчен бик яхшы туры килә. Тик без клубларга вакыт һәм акча килүенә һәм без
аларны тәртипкә китерә алуыбызга ышандык. Шулай килеп чыкты да.
Балалар,
студентлардан тыш, Комитет яшь гаиләләр белән дә эш алып бара. "Казан
шәһәрендә яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү" максатчан программасын
гамәлгә ашыру кысаларында соңгы өч елда 102 яшь гаиләгә торак сатып алу өчен
социаль түләүләр күчерелгән. Ә эшче яшьләр өчен Комитет "Үз һөнәрендә иң
яхшысы" конкурсын үткәрә.