(Казан шәһәре
KZN.RU, 5-нче февраль, Ксения Швецова). Казан Мэры Илсур Метшин "ПАТП
№4" Муниципаль унитар предприятисендә булды, анда шәһәрнең иң өлкән
транспорт предприятиеләренең берсенең автопарк торышын бәяләде һәм
хезмәткәрләрнең эш шартлары белән танышты. Казан юлларында ун ел эшләгән иске
автобусларга башка шәһәрләрдә ихтыяҗ зур икән.
1962 елда
төзелгән 4-нче номерлы Пассажир автотранспорт предприятиесе бүген Казанда иң
эреләрнең берсе булып тора – пассажирларның чиреге (22,5%) аның хезмәтеннән
файдалана, ә ПАТПның маршрут челтәре шәһәрнең барлык районнарын колачлый.
Предприятие 21 автобус маршрутына хезмәт күрсәтә, шул исәптән 19 шәһәр һәм 2
сезонлы махсус маршрутларга. ПАТП №4 бер айга 4,9 млн кеше яки көненә 163 мең
пассажир йөртәчәк.
Шәһәр башлыгы
автобуслар паркын карап чыкты. "ПАТП № 4" МУП директоры Айрат Исхаков
сөйләвенчә, предприятиенең хәрәкәттәге составының гомуми саны 247 берәмлек
тәшкил итә. ПАТП даими рәвештә автопаркны яңарту буенча эш алып бара - узган ел
гына да "МАЗ" маркалы 40 автобус һәм газ-мотор ягулыгында эшләүче
"НефАЗ" маркалы 37 автобус сатып алынган. Аларның барысы да түбән
идәнле. "Предприятие футбол буенча дөнья чемпионатына яңартылды.
Автобусларның уртача яше шәһәр буенча 3,5 ел тәшкил итә, ә бу предприятиедә – 3
ел", – дип аңлатты Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков.
Паркны
газ-моторлы автобуслар белән тулыландыру белән бергә узган ел аңа хезмәт
күрсәтү өчен яңа җиһазлар сатып алынган иде. Шулай итеп, ПАТП дегазация постын
сатып алган. А.Исхаков аңлатканча, диагностикага китәр алдыннан автобус барлык
баллоннардан газны, участок буенча йөрергә җитәрлек кенә калдырып, бетерергә
тиеш.
"2012 елда
сатып алынган 130 автобусыбыз бар. 2022 елда аларга 10 яшь булачак, аларны да
алыштырырга кирәк булачак", – дип сөйләде А.Исхаков.
"Бу вакыт
эчендә алар күпме юл үтте? Миллион километр җыеламы?"- дип кызыксынды
Илсур Метшин. "10 ел булганда әлеге күрсәткечкә якынаячак. Берничә
автобусны башка машиналарны ремонтлау өчен "донор" буларак
калдырырбыз, ә зур өлешен акрынлап башка шәһәрләргә чыгарырбыз. Чиләбедән безгә
мөрәҗәгать иттеләр инде", - дип билгеләп үтте ПАТП җитәкчесе.
И.Метшин шулай ук
техник хезмәт күрсәтү алдыннан лицензияле техник тикшерү һәм транспортны
тикшерү үткәрелә торган диагностика участогын карап чыкты. Белгечләр бәяләмәсе
алгач, машина йөртүче автобусны техник хезмәт күрсәтү участогына җибәрә, анда
аны куелган "диагноз" нигезендә ремонтлыйлар.
Шәһәр башлыгы
автобусларның көн саен техник күзәтү узулары һәм хәрәкәт составының линиягә
чыгарылуының проценты белән кызыксынды. "Контроль һәр иртә үткәрелә, – дип
аңлатты А.Исхаков. - Безнең предприятие буенча линиягә чыгу проценты шактый
яхшы – бүген иртән ул 93% тәшкил итте".
"Иң мөһиме –
сезнең сыйфатлы күчмә составыгыз булу. Предприятиедә үз эшләренә бирелгән яхшы
кешеләр эшли – күп кенә машина йөртүчеләр 10 елдан артык эшли. Яхшы ремонт
цехы, гомумән, предприятиенең торышы шәһәрнең җәмәгать транспортына алга таба
да ышана алуыбыз турында сөйли", – дип билгеләде И.Метшин.
Бүгенге көндә
предприятиедә 900 дән артык кеше эшли, шуларның 430 автобус йөртүчесе, 136
кондуктор, шулай ук ремонт һәм ярдәмче хезмәт хезмәткәрләре. А.Исхаков
сүзләренә караганда, предприятиедә кондукторлар һәм 100-ләп машина йөртүче
җитми. Әлеге проблеманы өлешчә хәл итәргә юл йөрү өчен тарифны арттыру ярдәм
итәчәк. Исегезгә төшерәбез, 3 февральдән Казанда җәмәгать транспортында йөрү
бәясе 2 сумга артты.
"Тарифны
арттыру хисабына безгә күчмә составны яңартуга бәйле рәвештә быел гына да узган
ел белән чагыштырганда 100 млн сумга арткан лизинг түләүләрен түләүгә акча
җитәчәк. Предприятие ихтыяҗын өлешчә каплату өчен, тагын 20-30 машина йөртүчене
эшкә алырга мөмкинлек бирәчәк", - диде ПАТП директоры.
Мэр шулай ук
диспетчер бүлмәсен, валидаторлар, физкабинет һәм медпунктны карап чыкты.
Соңгысында ПАТП хезмәткәрләренә терапевт, стоматолог, кичектергесез ярдәм
алырга, кардиограмма төшерергә, флюорографияне ясарга мөмкин.
Бүген Казанда
транспорт тармагына зур игътибар бирелә, дип билгеләде И.Метшин. "Без
кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Хәзер иң мөһиме пассажирларга хезмәт
күрсәтү сыйфаты – машина йөртүчеләрнең мөнәсәбәте, тиз йөрешле режим,
пассажирлар кимемәсен өчен чират. Менә нәрсә өстендә без бергә эшләргә тиеш.
Җәмәгать транспорты пассажирларына хезмәт күрсәтү культурасы һәм сыйфаты -
бүген беренче номерлы мәсьәлә. Калган эшләрне без шушы елларда тормышка ашыра
алдык", - диде Мэр һәм предприятие хезмәткәрләренә уңышлар теләде.
Әлеге чарада
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Киров һәм Мәскәү районнары
администрациясе башлыгы Сергей Миронов катнашты.